поиск новостей
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 29 Апрель
  • Йолдыз Нигъмәтуллина - әдәбиятчы
  • Дмитрий Бикчәнтәев - бард
  • Рөстәм Заһидуллин - дәүләт эшлеклесе
  • Алсу Фәйзуллина - актриса
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
Архив
 
22.01.2021 Әдәбият

"Кара яла, нахак турында уйлап...": Мөхәммәт Мөһдиевнең энесе ХАТИРӘЛӘРЕ

Бу хәлнең булганына нәкъ илле елдан артып киткән. Университетның беренче курсында укыган чак, беренче семестр. Мин – юка гына, чандыр, 19 яшьлек егет. Дәрес-лекция, практик эшләр тәмамланды. Студент халкы гел ашыга, аудиториядән шыбырдап коридорга ябырылды. Шунда Мөхәммәт абый очрады.

– Эшләрең бармы? – дип сорады.
 
– Юк, – мин әйтәм, – өйгә кайтыш.
 
– Китмичә тор әле, аста мине көт, – диде.
 
Дәресләр ул елларда “химкорпусның” дүртенче катында була иде. Мин яңа, елкылдап торган көзге куртка, башка куе зәңгәр драп берет киеп көтеп торам. Озак та үтмәде, Мөхәммәт абый, чама белән нәкъ үзе буе, какча гәүдәле, киң маңгайлы, өстенә килешеп торган сөтле кофе төсендәге плащ кигән бер ир-ат белән аска төште.
 
Көн болытлы, вак кына, зәгыйфь, зыянсыз яңгыр сибәләп тора. Ленин (хәзер Кремлёвская) урамы буенча барып, Матбугат йорты артыннан Бауманга төштек. Соңыннан белдем: Мөхәммәт абый белән янәшә барган иптәше, филология факультетының рус әдәбияты, чит илләр әдәбияты укытучысы Җәмил Сафиуллин булып чыкты.
 
– Алайса болай итик әле, – дип тәвәккәлләде Мөхәммәт абый. – Әйдә, монда сугылыйк әле.
 
Һәм безне “Елочка” кафесына алып керде.
 
Өстәл артына утырдык, ул зур пыяла витринага терәлеп куелган иде. Мин урамны күзәтәм: кешеләр зонтик тотып, плащ кимәгәннәре янгырдан ышыкланырга тырышып, аз гына алга башларын иебрәк төшеп, үз эшләре-мәшәкатьләре белән ашыгалар иде. Бауман урамыннан ул елларда әле ике яклап троллейбус, җиңел машиналар чаптыра, алар клаксоннарыннан “бип-бип” дип әледән-әле тавыш бирә, ыгы-зыгы. Кафеда исә акрын гына эстрада музыкасы агыла, җылы. Официантлар – кыска җиңле ак күлмәк, чем кара чалбардан, хатын кызлар исә ак алъяпкычтан, башларында ак таҗ. һәрнәрсәдә – чисталык, пөхтәлек. Кешесе дә аз.
 
Тиз арада алдыбызда официант пәйда булды. Заказ кабул итте: әрмән коньягы (ул елларда җитди мәсьәлә “шуның” белән хәл ителә иде), кофе, пироженое, шоколадмы-конфетмы – анысы хәтердә түгел инде, чәк-чәк ныграк истә калган.
 
Кафега кергәндә, мин үземне уңайсызрак хис итә идем: Мөхәммәт абый мине нишләп үзе белән ияртте икән, дигән сорау күңелне тырный иде.
 
Берәрне тотып куйдык. Мин сүзгә катышмыйча гына, тәрәзә аша кешеләрне күзәтәм. Сөйләшкән сүзгә игътибар итмим, тыйнаклык саклыйм, чөнки бу – җитди темага охшаган, олы кешеләр сөйләшүе.
 
Мөхәммәт абый затлы коньяк шешәсен кулына алды да:
 
– Сиңа күп булмыймы? дип сорап куйды кинәт.
 
– И, мондый егеткәме! – дип елмайды Җәмил абый.
 
Миңа җавап кайтарырга хут калмады.
 
Мөхәммәт абый борынгы сары алтын төстәге затлы шәрабны уймак хәтле рюмкаларга салды. Абыйларның киеренке кәефләре җуелды, мангандагы җыерчыклар юкка чыкты, йөзләре алсуланды. Үземә дә дөнья ямьләнеп киткәндәй тоела башлады. Моңарчы аңлашылмаган дәресләр – борынгы славян, латин телләре, Маркс, Энгельс, Ленин тәгълиматлары шыплап туплаган КПСС тарихы... гүяки бөтенләй онытылды, белмим, әллә тагы, баш мие күзәнәкләре киңәеп киткәндәй итеп, сүзләр-җөмләләр аңлашыла, ачыклана башлаган кебек булды. Ә яңгыр тамчылары, озын юл калдырып, бер мизгелгә туктап, тәрәзә-витрина буйлап, аска тәгәрәп төшәләр. Урамда барган кешеләрнең дә кәефләре алай ук, баягыча, начар төсле димәссең, янгыр да салкын, көне дә шыксыз түгел сыман тоела. Бөтен тәнгә, аяк бармакларына хәтле, йомшак җылы таралган.
 
Без урамга чыктык, күпмедер ара узгач, Татар халык ашлары йорты каршында туктадык. Мөхәммәт абый “Опал” сигаретын алып, кабызып җибәрде.
 
– Син, Мөхәммәт, тыныч бул, күңелеңә эчкәре алма. Вакыт кем хаклы икәнен, үзе күрсәтер. Нык бул – сиңа киңәшем шул, – дип сүзен йомгаклады Җәмил абый.
 
Аннары, миңа карап: “Ну, энем, нихәл соң, кәефең ничек?” – дип сорап куйды.
 
– Әйбәт, – мәйтәм. – дөнья ямьле, бөтен кешеләр яхшы, якын дуслар кебек.
 
Кольцога барып җиткәч, дусларча кул биреп, саубуллаштык.
 
Шуннан соң, ничектер миңа билгеле булды: 1970 елның көзендә тарих-филология факультетыныңмы, университетныңмы партоешмасына Мөхәммәт абый өстеннән ниндидер кара яла язып, имза куймыйча хат тапшырганнар икән. Күрәсең, Мөхәммәт абыйның бик авыр, киеренке чагы булгандыр. Бер яктан, шул пычрак яла булса, икенчесе – үтә дә авыры –минем әби ягъни Мөхәммәт абыйның әнисе бик авыр хәлдә иде.
 
Мин, укулар башланыр алдынан университетка керү имтиханнарын тапшыргач, гел аның янында булдым, Равия апама әбекәйне карарга булыштым. Рабига абыстай (нәселе җиде буын рухани муллалар нәселеннән килгән, димәк, Казан ханлыгы чорына тоташкан булса кирәк) әкрен генә, бөтен ходай биргән түземлеген җыеп, сүнеп бара иде.
 
Мин 9-10 сыйныфта укыганда, әби бик картайган иде шул. Ул 70 яшен тутыргач – ничектер кечерәебрәк, буе минем иң башыма җитмичә, бераз бөкресе калкып, вак җыерчыклар каплаган кулларындагы беләзек сөякләре чыгыбрак тора иде. Ләкин бите, ни хикмәт, ямьсезләнмичә, табигый мөлаем, сөйкемле, нурлы булып кала бирә иде. Казанга килгәч, без аны кунакка алдыра идек. Ул исә, гел авылын, йортын сагынып безгә – шәһәрдәге ул-кызларына, туганнарына комачауламыйм дип, авылыма кайтарыгыз дип, йөдәтә иде.
 
Безгә килгәч, мин аны, шәлләр ябындырып, юка, җылысы беткән, кышкы пәлтәсен кидереп, һава суларга алып чыга идем. Ул минем култыгыма үз кулын куеп, тотыныбрак, янәшә атлый, гәүдәсе, атлаулары әкрен булса да, чөнки күзләре дә рәтләп күрми башлаган иде, ләкин аяк атлавы картларча йомшак һәм җиңел иде. Күз алдына китерегез: 17-18 яшьлек егет һәм картайган әбекәй, карт-коры, безне күреп, артыбыздан миңа рәхмәт сүзләре әйтеп кала иде. Мин әбине кызгану түгел, юк, мин аны жәлли идем: ул тормышында күпме михнәт-золым, авырлык күргән, шуңа да карамастан алда яшәүгә өмет чаткыларын җуймаган, кечкенә генә булса да яхшылык эшләү, кешеләргә ярдәм итү, аңа шатлык-куаныч китерә иде. Кечкенә чакта Равия апа белән ул мине һәм минем абыйны карап үстерделәр, һәм мин уйлый идем: нишләп әле әби бик тиз картайды соң, без бит менә нинди яшь, сәламәт булып өлгереп киләбез, нигә болай соң әле бу?
 
... Мин, Казанга килгәч, Мөхәммәт абый белән күрештем. Аның әтигә, ягъни үзенең бертуган абыйсына: “Рәсимгә олы кешеләр кыяфәте кергән”, – дип әйткәне, ничектер миңа килеп иреште. Шул көннәрдән соң күңелдә Мөхәммәт абыйның миңа карата гел ниндидер җылы, аерым игтибарлы мөнәсәбәте истә сакланып калган.
 
Хәзер исә, ул көннәргә чигенеп, әбине иң авыр чагында караган өчен, аны яраткан, иң олы инсан дип санаган һәм ихтирам иткән, әнисен караган өчен мине аеруча якын күргәндер, дип уйлыйм. Һәм үзенең тормышындагы авыр бер дәверендә мине – яшүсмерне, шул җитди, кырыс ир-атлар мәҗлесенә дә тикмәгә чакырмагандыр дип фараз кылам. Аңа ул чакта аның янында берәр туганы, якын кешесе, кардәш-ыру вәкиле кирәк булгандыр, дип уйлыйм.
 
Бу хәлнең булганына 50 ел... Мөхәммәт абыйга да ул чакта 40 яшь булган. Менә дигән, иң яхшы иҗат, фән, иҗтимагый эштә дә җимереп, гайрәтләнеп-илһамланып эшли торган чак... Ләкин кайберәүләр көнләшепме, башка сәбәптәнме, ут йотып, тәмле йокыларын калдырып, булыр-булмас көчен сарыф итеп, кара яла, нахак турында уйлап, кайчан шуны эшкә җигим дип баш ваткан.
 
Вакыт узган. Илле ел. Җир шары, зыр-зыр әйләнеп, үз күчәре тирәсендә илле тапкыр бөтерелгән.
 
 

Рәсим МӘҺДИЕВ, Казан
Татарстан яшьләре
№ --- | 22.01.2021
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»