|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
22.01.2021 Мәдәният
«Tatar сүзе» бәйгесе жюри әгъзаларының кызу эше дәвам итә (ФОТО)«Tatar сүзе» бәйгесенең жюри әгъзалары конкурска килгән 4000гә якын язманың әлегә 1200ен карадылар. Жюри утырышлары Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә уза, жюри төркемнәргә бүленеп эшли. Икенче турга узган эшләргә жюриның гомуми утырышында бәя бирәчәкләр һәм финалистларны билгеләячәкләр. Бәйгенең номинацияләре: шигърият (шигырь, поэмалардан өзекләр); проза; мәсәл. Һәрбер номинациядә һәр категория өчен өч премия карала. Профессиональ катнашучылар өчен, номинацияләргә бүлмичә, барлыгы өч премия каралган. Бәйге адресына язма юллаган һәр катнашучыга Татарстан Республикасы Президенты каршындагы татар телен саклау һәм үстерү комиссиясенең Рәхмәт хаты юллана.
--- |
Иң күп укылган
|