|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
22.01.2021 Криминал
«Мин бу карчыктан туйдым»: сиделка үзе караган әбине үтергәнКичә кич белән Мәскәүдә урамда яткан 82 яшьлек бер әбинең үз йорты тирәсендә үле гәүдәсен тапканнар. Аның фатир ишеге ачык була. Криминалистлар аның муенындагы пычак эзенә игътибар итә. Берничә сәгатьтән аны караучы сиделка хатын тоткарлана. 31 яшьлек хатын үзенең гаебен таный.
“Мин бу карчыктан туйдым. Үзем дә белештермичә калдым кулыма пычак кергәнен”, – дигән.
Хатын ярты ел сиделка булып эшләгән. Пенсионер әби белән бер фатирда яшәгән. Тикшерүчеләр мәгълүматы буенча, ул үзенең туган илендә психиатрия диспансерында исәптә торган.
--- |
Иң күп укылган
|