|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
21.01.2021 Фаҗига
Чаллыда руль артында үлгән ир-ат алты машина бәрдергән (ФОТО)Чаллыда коточкыч хәл булган. «Мерседес» маркалы машина йөртүчесе руль артында үлеп, алты машинаны бәрдергән. Бу хакта юл-транспорт һәлакәтендә катнашучылар хәбәр. Гадәттән тыш хәл бүген иртән Шишкиноның «Мерседес» бульварында парковкада булган. Анда «Мерседес» шоферын авто салонында үле килеш тапканнар. Беренчел фаразлар буенча, ир клиник үлем кичергән. Шуннан соң аның машинасы парковкадагы автомобильләрне бәрдергән. Массакүләм юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә алты машина зыян күргән. Фото: Татар-информ
--- |
Иң күп укылган
|