|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
20.01.2021 Әдәбият
"Ул компас иде. Тормыш арбасында ваемсыз пассажир түгел" - Казанда Рәфикъ Юныс белән хушлаштылар (ФОТО)Бүген Казанда Рәфикъ Юныс улы Юнысовны соңгы юлга озаттылар. Танылган язучы, журналист, публицист һәм шагыйрьгә 77 яшь иде. Хушлашу мәрәсимендә әдипнең хезмәттәшләре, иҗатташ дуслары белән бергә "Матбугат.ру" хәбәрчесе дә бар иде. Дусты Разил Вәлиев Рәфикъ Юныс турында: "Шулкадәр гадел һәм төгәл, компас кебек кеше иде, - дип искә алды. - Кеше бит ялгышырга да мөмкин. Ә ул үз эшендә беркайчан да хаталар җибәрмәде. Эшенең фанаты иде", - диде Разил абый. Яшьтәше Равил Фәйзуллин да аның эш кешесе булуын ассызыклады. "Казан утлары"ның 1000 сан басмаларыннан җыентык чыгарганда хәтта эштә кунган көннәре дә шактый иде, дип сөйләде ул. Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов сүзләренчә, 2020 елда Язучылар берлегенә кергән 20 язучы вафат булган. Быел тагын ике кешенең гомере өзелгән. Ул Рәфикъ Юнысны: "Эш урынында кәгазь арасында башы гына күренеп тора иде, - дип искә алды. - Тегене яки моны сорасаң, шул кәгазь өеменнән ике дә уйлап тормыйча кирәклесен табып, тартып чыгара иде", - диде ул. Иҗатташы Ислам Әхмәтҗанов исә дустын "Тормыш арбасында ваемсыз пассажир булмады" диде. "Матбугат.ру"га билгеле булганча, гаиләдә алар 6 бала үскән. Рәфикъ Юныс - төпчеге. Күптән түгел 92 яшендә иң өлкән абыйсы вафат булган. Язучы якташлары Гариф Ахунов, Мөхәммәт Мәһдиев ягына - туган ягы Арча районында җирләнәчәк. Ләбиб Лерон фотолары
--- |
Иң күп укылган
|