|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
19.01.2021 Медицина
7 яшьлек бала коронавирустан үлә язганКировта балалар өлкә дәваханәсе табиблары коронавирустан соң бөтен организмына җитди зыян килгән кызны коткарган. Тәүдә кыз бала Слобода хастаханәсендә дәваланган. Чир тән температурасы күтәрелүдән башланган, бернинди дәвалау чаралары да ярдәм итмәгән. Өлкә дәваханәсенә аны эче авыртып, 40 градуслы тән температурасы белән китерәләр, дип сөйли баш табиб Наталья Моратова.
Тикшеренү нәтиҗәсендә балада мультисистемалы ялкынсыну синдромы ачыклана. Бу авыруда йөрәк, үпкәләр, бөерләр, баш мие, күзләр һәм тән тиресендә үлемгә китерә алырлык ялкынсыну процесслары бара. Өстәвенә, кызчыкның гемоглобины түбән булган, канның башка күрсәткечләре дә үзгәрешләр кичергән, аңарда шешенү синдромы башланган. Барлык тукымаларда сыекча җыелган, сепсис башланган, ди Моратова.
Моратова сөйләвенчә, моңа кадәр кыз бала коронавирус кичергән. Тикшерә торгач, сабыйның әнисе ковид кичерүе ачыкланган. Бу очракта баланы коткаруда дәваханәнең барлык белгечләре катнашкан. Әле амбулатор тернәкләнә.
Чыганак: Lenta.ru
Фото: kirovreg.ru
Әлфия ШАКИРҖАНОВА |
Иң күп укылган
|