поиск новостей
  • 05.05 "Аферис" Тинчурин театры, 17:00
  • 06.05 "Яратам! Бетте - китте" Тинчурин театры, 18:30
  • 07.05 "Ай,былбылым" Тинчурин театры,18:30
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 05 Май
  • Дамир Гарифуллин - шагыйрь
  • Миләүшә Насыйбуллина - журналист
  • Гафур Коләхмәтов (1881-1918) - драматург
  • Назим Галимов - дальнобойщик
  • Зариф Бәшири (1888-1962) - язучы
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
17.09.2010 Интернет

КЕРИМ ӘЛЕ ИНТЕРНЕТКА...

Интернетта татар җырчыларының сайтлары буенча виртуаль сәяхәт

Интернетта үз сайтлары белән бик аз җырчы гына мактана ала. Русларда сайтсыз җырчыны табуы авыр, ә бездә алар күпчелекне тәшкил итә. Берәүләр сайтны кирәксенми, икенчеләр “интернет” дигән замана могҗизасын телевизордан гына ишетеп белә. Өченчеләр акчаларын жәлли, гәрчә сайт ясату чыгымнарын бер-ике туй-юбилейда җырлап каплый алган булсалар да. Бер мөхтәрәм җырчыдан мондый сүз дә ишетергә туры килде: “Мин сайтымны ясатмыйм, чөнки тамашачым өчен серле булып каласым килә”. Мондый “даһи” фикерләр бары тик безнең җырчылар башына гына килергә мөмкиндер.

 

Шулай да замана белән бергә атлаучы татар җырчылары юк түгел. Дөрес, татар интернеты әле тиешле дәрәҗәдә үсеш алмаган, шул рәвешле сайт тоту, аны алып бару да кызык түгелдер. Әмма бүген сайтларын ясаткан җырчылар башкалардан бер башка өстен тора, дип уйлыйм мин. Чөнки бу: 1) тамашачыга хөрмәт 2) заманадан калышмау 3) киләчәкне күзаллап иҗат итү. Шушыларны аңлаган җырчыларның сайтлары буенча сәяхәт итәргә интернетка чакырам.

 

GABDELFAT.RU

 

Менә Габделфәт Сафин сайты. Керүгә үк безне затлы диванда җәелеп утыручы җырчы каршы ала. Әйтерсең, әле генә майлы каймак белән сыйланган тук мәче. Габделфәт әфәнденең әлеге кыяфәте иҗатында һәм бизнесында бар да ал да гөл икәнне ассызыклый сыман. Сайт татарга берникадәр ят булган кап-кара стильдә эшләнгән. Дөрес, рус һәм чит ил йолдызлары арасында бу бик популяр төс. Бигрәк тә рокерлар һәм рэперлар арасында. Болай булса, Габделфәт Сафин да чәчен үстереп, сәхнәдә гитара ватып, авыр рокка күчмәсә ярый инде.  

 

Сайтның уңайлыгына килгәндә (компьютерчылар аны юзабилити дип атый), тел-теш тидерерлек түгел. Кирәк нәрсәне бик тиз табасың. Яңалыклар да эленгәли икән. Сайт “мүкләнмәгән”. Администратор кулы сизелә монда. Тик яңалыкларның күбесеннән ачыктан-ачык реклама исе килә. Дискография бүлегендә 21 (!) альбом тупланган. Һәркайсының фотосы, җырлар исемлеге бар. Мондый зур архив белән интернетта кайсы җырчы мактана ала икән?

 

KAZAN-EGETLARE.RU

 

Баксаң, “Казан егетләре”нең дә сайтлары кап-кара икән. Кара фонда кызыл язулар шактый матур һәм заманча. Әмма күпме генә эзләсәм дә, сайтта бер генә татар җөмләсе дә таба алмадым. Беренче альбомнары да, рәсми сайт хәбәр итүенчә, “Миләүшә” түгел, ә “Миляуша” икән. Егетләр! Ник татарча җырлап йөрисез сез?

 

Сайтның тутырылышы начар түгел. Аудио да бар, видео да. Ә кунак китабында “Казан егетләре”н котыртып берәр “тоз-борыч” язып калдырырга мөмкин. Сүз уңаеннан, “Казан егетләре” күңелебездә һәрвакыт дүртәү булып калды. Яңа состав өч кенә кешедән тора. Сайтның беренче битендә 3 солистлы фото каршы ала. Егетләр, дизайнга кайсыгыз сыймады, дип компьютер тычканын арлы-бирле йөртәсе киләсе башлый.

 

GULNARA-TIMERZHANOVA.RU

 

Гөлнара Тимерҗанованың элеккеге сайты бигрәк зәгыйфь иде. Монысы яхшырган. Шул ук бер кеше эшләгән булса да. Әллә программист егет остарган, әллә Гөлнара туздырган тегене. Дизайнда татар орнаментлары ошады. Шундый төсләрдә булырга тиештер ул татар җырчысы сайты. Тик теле әлеге дә баягы рус телендә. Ярый әле Гөлнараның сүзләре татарча. Менә сәламләү мөрәҗәгате: “Интернет диңгезенең мең бите арасыннан Минем сайтны сайлаганыгызга бик шатмын. Сезне шушы тарихи вакыйга белән котлыйм - бу көнегез бушка узмады!” Аллага шөкер! Ә мин көнем бушка узып бара дип курыккан идем. Баксаң, җырчының сайтына керү – тарихи вакыйга икән. Хәзер минем тормышым икегә бүленде: Гөлнара Тимерҗанова сайтына кергәнчегә һәм аңа кергәннән соңга.

 

AIDAR.RU

 

Айдар Галимов – татар җырчылары арасында иң актив интернетчы. Аның сайты инде 6 елдан артык эшләп килә. Эленеп тормый, ә нәкъ менә эшләп килә. Концертлар афишасы, яңалыклар, репортажлар – барысы да бик оператив эленә. Моннан тыш, сайт фанатлар белән аралашу өчен менә дигән мөмкинлек. Күрүемчә, Айдар әфәнде бер генә сорауны да җавапсыз калдырмый. Афәрин.

 

Бу сайт Салават Фәтхетдиновның рәсми сайты белән бер чорда ачылган иде дип беләм. Ул заманнан Зәкиеч сайты йөз тапкыр ачылып, йөз тапкыр ябылгандыр. Әллә ничә доменга (интернет-адреска) күчәргә өлгерде ул. Бүген ул сайт юк. “Яндекс” һәм “Рамблер”ларда Салават белән бәйле эзләүләр бик күп булса да, ресурс эшләми. Ахырчиктә, бик күп тамашачы нәүмиз кала. Айдар һәм Салават иҗатта үзара ярыша кебек тоела кайвакыт. Әгәр  бу шулай икән, Айдарга 1 балл язабыз. Аның сайты моңа лаек.

 

URAZOVA.RU

 

Менә Гүзәл Уразова сайтына килеп чыктык. Иң беренче күзгә ташланганы – заманча шәп дизайн. Беренче биттә үк мәгълүмат бик күп. Кайсын укырга, кайсын карарга белмәссең. Тик шунысы аңлашылып бетми, бу Гүзәл сайтымы, әллә Илдар Хәкимовныкы дамы? Язуы һәм адресы буенча – Гүзәлнеке. Ә яңалыклары, эчтәлеге буенча Илдарныкы да. Хәер, үзләре беләләрдер инде...

 

Сайт начар түгел. Матур да, бай да, даими яңартыла да. “Гүзәл-Илдар” җыр театры гастрольләрдән кайтып керми. Бүген ул читкә иң еш йөрүче коллективларның берседер. Һәр барган җирдә Гүзәл һәм Илдар сайт адресларын әйтеп калдыра. Икенче көнне шунда өелеп хатлар, сораулар, кайтавазлар килә. Җырчылар бик оператив булмаса да, әмма аларның һәркайсына җавап биреп барырга тырышалар. 

 

ISCHAK-HAN.RU

 

Исхак-Хан сайты шулай ук рус телендә булып чыкты. Хәер, җырчыбыз татарча берничә сүз генә белә бугай: “матур кызлар”, “какай-малай” һәм “секс давай”. Сайтта бер бүлек Исхак-Ханның шәхси студиясенә багышланган. Баксаң, ул продюсерлык белән дә шөгыльләнә башлаган икән. Кемнәрне сәхнәгә чыгарыр икән бу продюсер дип уйлап куйдым да, куркыныч булып китте.

 

Исхак-Хан дигән исем булган җирдә, һичшиксез, Алла Пугачева дигәне дә була. Җырчы егет инде ничә еллар буе үзен Примадоннаның һавадан тапкан баласы дип таныштыра. Бу пиар үз эшен эшли булса кирәк: “Пугачеваның никахсыз тапкан улы” турында “сенсация” күрсәтмәгән бер генә үзәк телеканал да калмагандыр. Сайтта да кая карама Пугачева. Исхак-Ханның “Мама, я вернулся!” дигән альбомы әллә каян кычкырып тора. Пугачева ничек түзәдер.

 

NIGMATULLINA.RU

 

Дилә Нигъмәтуллинаның сайты үзенең оригинальлеге белән җәлеп итә. Әйтерсең, бүлек эченә кермисең, ә слайдлар актарасың. Мондый формадагы сайт бер генә татар җырчысының да юк. Тагын бер үзгә як: сайтта Диләнең интернет-көндәлеге бар. Ул анда үз фикерләрен, кичерешләрен язып бара. Сайт администраторы исеменнән түгел, ә үз исеменнән. Димәк, Дилә Нигъмәтуллинаны чын блогер дип саный алабыз.

 

Шунысы уңайлы, Диләнең ире, композитор Марат Мухин компьютерны үзенең биш бармагы кебек белә. Шуңа да сайт белән проблемалар туа икән, Диләнең терәге бар.

 

ILNAZ.RU

 

Яшь җырчы Илназ Сафиуллинның сайтын тикшергәндә бернинди ташламалар да кабул ителми. Чөнки Илназ – белеме буенча программист. Сәхнәдә күзләрен йома-йома хисләрдә очса да, документта ул төгәл фән кешесе. Сайтны актарып чыктык, бәйләнер әйбер табылмады. Димәк, Илназ программистлыкка укыганда ыштан туздырып кына йөрмәгән. Шулай да, бар икән күңелне кыра торган бер момент. Сайт рус телендә! Ни өчен шулай? Русча бер генә җыр да башкармыйчы ник русча сайт ясарга? Бу минем өчен аңлый торган хәл түгел.

 

Хәер, Илназ Сафиуллин үз сайты белән генә  чикләнеп калмый. Мәдәният һәм шоу-бизнеска кагылышлы Tamasha.ru сайтының да парольләре Илназда. Ул бу сайтның хуҗасы һәм “кулы”.

 

HANIYAFARHI.RU

 

Хәния Фәрхи сайтына да китереп чыгарды компьютер тычканы. “Гомерләрне үлмәс җыр итәек” дигән шигарь янына Хәния апа автографын да сырлап куйган. Хәзер дөньяда электрон имзалар киң кулланыла башлады. Аларның асылында шифрлы код ята. Әгәр киләчәктә Хәния апаның фанатлары цифрлардан торган код күтәреп йөри башласа, аптырамагыз. Бу, әлбәттә, шаяру. Ә сайтның асылына килгәндә, мактарлык сүз әйтә алмыйм. Эшләнеше дә әллә ни түгел, соңгы эленгән яңалык та гыйнвар аена карый. Хәер, Хәния апа турында интернетта болай да мәгълүмат күп. Тик бик үк матур булмаган гайбәт жанрында. Шушы гайбәтләрдән арыныр өчен, сорауларга төгәл һәм тулы җавап табар өчен кирәк тә инде ул рәсми сайт.

 

ISMAL.RU

 

Хәтерләсәгез, Исмал дигән җырчы да бар иде. Соңгы вакытта күренми. Мәскәүдә яшәүче милләттәшебез бераз татарча да җырлаштыргалый. Шуңа күрә аны үзебезнекеләр рәтенә кертик инде. Исмалны сайтта “мачо” дип атаганнар. Бу сүз татарның “мәче” дигән сүзеннән барлыкка килмәгән микән? Чөнки Исмалның күзләре мәченеке кебек яна.

 

Шунысы мактауга лаек, сайты эзләү системалары өчен җайлаштырылган. Ягъни, «Яндекс» яки «Рамблер» кебек эзләгечтә “татар җыры”, “татар эстрадасы”, “татар mp3” дигән сүзләр язабыз икән, ул безгә беренче чиратта Исмал сайтын китереп чыгарачак. Белмәгән кешедә, хәтта “менә нинди була икән ул татар эстрадасы” дигән фикер дә калырга мөмкин.

 

VITALIY-AGAPOV.RU

 

“Эх, Сәвәләй, Сәвәләй”... Сайтка керүгә үк колакта шул җыр чыңлап китте. Виталий әфәнде өлкәнрәк җырчылар рәтеннән булса да, сынаттырмый, афәрин. Сайты менә дигән. Дөресрәге, менә дигән булган. Кайчандыр. Соңгы яңалык ел ярым элек эленгән. Кызганыч, җырчыларның күбесе сайтны ача ачуын, әмма аны яңартып бару турында уйламый. Яңартылмый торган сайт – үле сайт. Хәер, Виталий Агапов сайтына әле шушы килеш тә кеше кергәли икән (санагычлар шуны күрсәтә), чөнки анда аудио-файллар шактый. Сайтта Агапов китап һәм дискларын сатып алырга да тәкъдим ителә. Бәяләре дә бар. Тик бу хезмәт эшли микән? Шикләнәм.

 

ZULAYLA.RU

 

“Зө-Ләй-Лә” сайты үзенең эшли башлаган чорында кызлары кебек үк актив иде. Бүген кереп караган идем – күңел төште. Соңгы яңалык – “Зө-Ләй-Лә”нең “Алтын барс”лы “Татар җыры”нда катнашуы. Зәмхәрир суыкларда узучы бу фестивальне искә төшергәч, суык булып китте. Ә бит “Зө-Ләй-Лә” – эстрадада иң актив төркемнәрнең берсе. Кызлар татарча да, русча да чыгыш ясый. Бер генә зур бәйрәм дә, алардан башка узмый кебек. Ник сайтта яңалыгыгыз юк, кызлар?

 

“Зө-Ләй-Лә” кебек яшь солистлы төркемнәргә рәсми сайт аеруча кирәк. Чөнки аларның тыңлаучылары – яшьләр. Ә яшьләр бүген башы-аягы белән интернетка чумган. Аларны шунда эзләп тапмасаң, киләчәктә башка җирдә очрату авыррак та булырга мөмкин.


Данил СӘФӘРОВ
Сәхнә
№ 9 |
Сәхнә печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»