поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 14.05 "Сөннәтче бабай". Кариев театры, 18:30.
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Ак чәчәкләр кебек...". Кариев театры, 18:30.
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Корт". Кариев театры, 18:30.
  • 17.05 "Йосыф". Кариев театры, 18:00.
  • 18.05 "Әлифба: Хәрефләр дөньясында". Кариев театры, 13:00.
  • 18.05 "Ромео һәм Джульетта". Кариев театры, 18:00.
  • 19.05 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 13:00.
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 13 Май
  • Солтан Габәши (1891-1942) - композитор
  • Халидә Минһаҗева - журналист
  • Таһир Якупов (1946-1999) - җырчы
  • Миләүшә Таминдарова - мәдәният хезмәткәре
  • Җәүдәт Хөсәенов - көрәшче
  • Рөстәм Нәбиев - блогер
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
Архив
 
19.01.2021 Җәмгыять

"Зәңгәр каш белән авылга кайтып төшсәм, әни авыплар китәр..."

Бу матурлык индустриясе халыкның аңын билгеләү буенча бер тест шикелле, миңа калса. Кеше алны-ялны карамый итек-каш идеясенә ияргән икән – ул теләсә-нинди көтүгә иярәчәк. Казан урамнарына чыгып карагач аңлыйсың – көтүдә маллар ишәя, һай ишәя.

Хәзер кибетләрдә скидкалар диделәр дә, бәяләрне карап кайттым әле. Косметика сата торган кибеткә кереп, ислемайлар иснәп, сынау өчен куелган кремнарын сөртеп, бәяләрдән һушланып (арзанлыгыннан түгел, кыйммәтлегеннән) йөри торгач, каш косметикасы киштәсе таптым!
 
Нәрсә генә юк икән бүген кашыңны матурлау өчен! Шкаф башына: каш ясап, күзеңне чыгарма, дип язып куясы гына калган. Андагы ассортиментны карап чыкканчы да күзләр әлҗе-мәлҗе килә башлый, барысын кулланып бетерсәң ни хәл итәрсең.
 
Мәсәлән, кашлар өчен аерым шампунь бар икән. Белә идегезме? Шул 348 сум тора! Кайсыгыздыр кашларын махсус шампунь белән юа, дигән сүз бит инде бу. Әйе шул! Юмасагыз, аны җитештермәсләр иде!
 
Кашың куе, сәламәт булсын, ялтырап торсын өчен скраб кулланырга мөмкин икән. Анысы 559 сум тора. Ул скрабка да бик гаҗәпләндем инде. Аны шул ике квадрат сантиметрлы җиргә нишләтеп ышкыйлар икән? Бармагың кашыңнан калынрак булса, скрабың әзрәк маңгайга чыкса ярыймы икән? Аннары маңгаеңа да каш үсә башласа нишләрсең?  Урамга чыгып басып:
“Күз уйнатып болар бик күп карашыр,
Нәүбәт җитеп кашлар сикерер-шашыр”, – дип шигырь укып, тамашага акча җыя башласаң... Карале, шулай итеп була бит!
 
Ул каш буяуларының саны-чутына чыга торган түгел, салават күпере көнләшеп еларлык. Табигый кынадан ясалганнары да, химиядән генә торганнары да бихисап. Зәңгәр буявына үзем дә бик кызыктым әле. Буяп карыйсым килә. Зәңгәр каш белән авылга кайтып төшсәм, әни авыплар китәр инде, име. (Менә кисәтеп куйыйм, белеп торсын.)
 
Кашыңны югач, скраб белән чистарткач, махсус щетка белән тарагач, коелып пеләшләнгән җирләрен карандаш белән ясап бетергәч, балавыз белән формасын китергәч, шушы сәнгать әсәрен катырып куя торган махсус лак та бар! (Шушы җөмләне язгач кына махсус шампуньның нигә кирәк булуын аңладым.) Болардан тыш, кашларны йомшарту өчен кремнар, үстерү өчен гельләр, махсус сыеклыклар, витаминнар, тень-пудралар һәм әллә ниләр бар. Җир йөзендәге халыкның бер генә проблемасы бар – ул да  булса каш бугай.
 
Әнә шулай дип, мин бу кибеттән бик тәэсирләнеп чыктым. Әле өйгә кайткач та, интернеттан, шул темага бик күп яңалыклар укыдым. Менә инде берничә ел калын кашлар модада икән. (Ниһаять, минекеләрнең дә бәхет чираты җиткән.) 
 
Хәзер шушы эш белән генә шөгыльләнүче, нечкә кашларны калынайтучы аерым һөнәр ияләре дә бик популяр. Урысча әйткәндә –"бровист" дип аталалар, татарчасы "кашчы" буладыр инде. Бу осталыкка укытучы махсус курслар, мастер-класслар бар. Иң арзанлы кашчы, артык йоннарыңны пинцет белән йолкыштырып, кына белән буяп кына чыгара һәм моның өчен 300-700 сум ала. Өч мең сум түләсәң, кашыңны кыркып, шуның урынына ук кара кершәнне тире астына тутырып, татуировка каш ясап чыгаралар. Иртән, ирең белән беррәттән басып, керпегә әйләнә башлаган кашыңны кырып йөрисең инде аннары.
Иң кыйммәт дигән остада каш ясату Казанда 10 мең сум тора. Менә монысы гаҗәеп сәнгать, мин сиңа әйтим! Кашыңның сирәкләнгән урыннарына, җитеп бетмәгән йоннарыңның һәрберсен татуировка итеп ясап, чын каш кыяфәтенә китереп бирәләр. Якынрак килеп карамасаң, чыныннан аера торган түгел.
 
Төрмәдән кайткан кешеләрнең зәңгәрләнә башлаган татуировкаларын күргән бар, бу да берзаман шулай зәңгәрләнә башламый микән дип эчем пошты да, шул сорауны останың үзенә язып салдым. Хәзерге заманча буяулар алай төссезләнми, ди. Зәңгәрләнсә, коррекция ясатырга килергә мөмкин, анысы 7 мең сум "гына" тора икән.
 
Бу каш темасы минем төн йокыларны урлады. Хәзер урамга чыксам, автобуска утырсам да кешеләрнең кашын күзәтәм. Әһә, моныкы 700лек кенә икән, әнә тегенеке 10 меңгә баса, ди баш миендәге калькулятор.
 
Кукмарада итек осталарына эш бетсә, алар бик җиңел генә каш бизнесына кереп китә ала. Чөнки Казан урамнарында очраган кайбер кызларның кашы маңгаена буявы кибеп бетмәгән итек белән баскан төсле. Куркыныч.
 
Бу матурлык индустриясе халыкның аңын билгеләү буенча бер тест шикелле, миңа калса. Кеше алны-ялны карамый итек-каш идеясенә ияргән икән – ул теләсә-нинди көтүгә иярәчәк. Казан урамнарына чыгып карагач аңлыйсың – көтүдә маллар ишәя, һай ишәя.
 
Фото: https://pixabay.com/ru
 

Эльвира ФАТЫЙХОВА
Шәһри Казан
№ --- | 19.01.2021
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»