поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
19.01.2021 Фаҗига

«Бер көндә әтисен, ирен һәм ике улын югалтты. Беркем беркем белән сөйләшми, елыйлар гына»

Югары Ослан районының Пятидворка авылында булган фаҗига күпләрне тетрәндерде. Биредә ике олы кеше, ике бала янып үлде. Соңыннан фаҗигале төстә һәлак булучыларның берсе полиция подколковнигы Илдар Камалов булуы ачыклана. Аңа нибары 37 яшь була. Аның белән бергә хатынының әтисе, 12 һәм 8 яшьлек уллары да харап була.

Янгын электр чыбыкларының кыска ялганышы аркасында килеп чыккан булырга тиеш, диләр. Ир-атлар ялларга Казаннан дачаларына килгән була. Җылыту системасын төзәтмәкче булып, ике җылыткыч кабызып җибәрәләр. Янгын сүндерүчеләрне, өйдән чыккан төтенгә игътибар итеп, күршеләре чакыра.
 
Бер мизгелдә әтисен, ирен, улларын югалткан хатын Альбина Камаловага бүген иң авыры. Гаилә күптән түгел генә өченче балаларын – кызларын алып кайткан булган. Узган ел ахырында Альбина “ВК” битенә “Иң яхшы ирем өчен язмышыма рәхмәтлемен” дип язып калдырган булган.
 
– Бу хәбәрне ишеткәч, мин шок хәлендә калдым. Соңгы елларда алар белән аралашканым юк. Берара еш күрешә идек. Алар туебызда да булганнар иде. Бик матур гаилә. Илдар кешелекле, ярдәмчел, яхшы күңелле кеше иде. Илдар да, уллары да бик кызганыч. Альбинага бик авырдыр. Акылдан шаша гына күрмәсен инде, – диде гаиләнең танышлары Айгөл Хәсәнова.
 
Тагын бер гаилә дуслары белән аралаштык. Илнур әйтүенчә, пенсиягә чыкканчы Альбинаның әти-әнисе Сургутта яшәгән, эшләгән. Лаеклы ялга чыккач, Татарстанга кайтып төпләнгән булганнар. Күптән түгел генә гаилә Сургутка кунакка киткән булган. Әтиләре шимбә көнне генә кайткан. Шуннан соң ир-атлар бергәләп йортларына барганнар.
 
– Бөтенесен дә төгәл белеп тә бетермим, чөнки анда бөтен кеше шок хәлендә. Беркем беркем белән сөйләшми диярлек, елыйлар гына. Дүшәмбе Илдар белән ике улын (Марат белән Камил) Кайбыч районына алып кайтып җирләдек. Альбинаның әтисен туган ягы Апас районына сишәмбе җирлибез. Бик авыр хәлләр. Альбинаны саклап кына йөртәләр. Аңа карарга да кызганыч. Әле ярый яшь ярымлык кызчыгы бар. Шуның хакына гына үзен кулга алса инде… – диде Илнур.
 
Мәрхүмнәрнең якыннарына бу кадәрле зур хәсрәтне күтәрерлек күркәм сабырлыклар телибез. Фаҗигале төстә һәлак булучыларның авыр туфраклары җиңел булсын.
 
 

Зөһрә САДЫЙКОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 19.01.2021
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»