поиск новостей
  • 07.05 "Ай,былбылым" Тинчурин театры,18:30
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 07 Май
  • Рәшит Ваһапов (1908-1962) - җырчы
  • Наил Шәрифуллин - журналист
  • Айгөл Миңнуллина - актриса
  • Рамил Гарифуллин - психолог
  • Мөршидә Байрактар - журналист
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
Архив
 
18.01.2021 Язмыш

“Үзем дә, балаларым да ач”

Күршеләребез Әхәт абый белән Зәкия апаларга кергәләп тора идем. Үзебез сыер асраганчы — сөткә, тавык йомыркасы кирәксә — йомыркага. Рә­хәт күршеләр иде. Аралашуы рәхәт иде алар бе­лән, урыннары җәннәттә булсын!

Зәкия апага һәрвакыт хикмәтле төшләр керә иде. Аларны сөйләгәч, рас кергәнлегенә исем китә иде. Күбесе онытылган, икесе генә күңелгә уелып калган.
 
Туып-үскән авылындагы күршесе төшенә кергән моның. Күршесенең өе караңгы икән. “Нишләп сезнең өегез караңгы?” — ди­гән дә, уянып киткән. Уянгач, уйланган, аңлаган: күрше абыйның бит дога кылыр кешесе юк икән! Шуннан соң, бүтән әрвах­лар белән бергә аңа да дога кыла башлаган. Алдагы көндә төшенә яшь чакта үзенең артыннан йөргән егете кергән. Егете озын буйлы икән. Ишек төбенә кереп бас­кан да: “Миңа кая?!” — дип әйтә ди. Бу төштән соң, аны да догадан калдырмый башлаган.
 
Бер Коръән ашында остабикәбез алдагы көнне генә минем иремне төшендә күрүен сөйләде (бер колхозда эшләгәннәр иде). “Өлкән улым ихатасы турында торам, минем яннан озын-озын атлап Риф үтеп китте, миңа карамады, эндәш­мәде — үпкәләгән. Соңгы вакытта аны догага куш­мый баш­лаган идем”, — диде. Мин бит аның хатыны, иремә көн дә дога кылам. Ди­мәк, дога һәр яктан да кирәк, бер яктан гына җитми.
 
Тагын бер гыйбрәтле кыйсса ишетергә туры килгән иде. Дин юлындагы яшь кенә хатын янына туган авылындагы күршесенең кызы килгән. “Мин синең әтиеңне төшемдә күрдем. Исәнме, фәлән абзый, дип эндәшкән идем, юк, мин ул түгел, мин 1940 елда туарга тиеш идем дип әйтте”, — дигән. Хатын бик аптыраган. “Тукта әле, син белеп сөйлисеңме соң? Ми­нем әбинең, чыннан да, 1940 елда туарга тиешле беренче баласы алты айлык чагында авыр эштән төшкән бит”, — дигән. Ә төш сөйләгән күршесе бу турыда берни дә белмәгән икән.
 
Тумый калган малай 80 ел үткәч, күрше кызына килеп кергән! Алты айда инде җан кергән. Аларга да дога кирәк икән.
 
Тагын бер мисал. Та­ны­шым төш күрдем дип чылтыратты. Имеш, ниндидер урында безне кабул итүләрен көтеп утырабыз, өстебездә яхшы киемнәр, ди. Шул бүлмәгә боларның вафат булган элекке күрше хатыны килеп кергән. Сәлә­мә генә киенгән әлеге хатын идәнгә утырган да сөйләнә икән: “Ярый сезнең ашарыгызга да, киярегезгә дә бар. Менә мин үзем дә, балаларым да ач”, — дип әйтә ди. Уянгач, танышым уйланган. Төшенә кергән күр­ше хатын үзе дә, ире дә, ике баласы да вафатлар икән. Боларның дога кылыр кешеләре юк һәм догага бик мохтаҗлар икәнлеген аңлаган.
 
Язылганнарга өстәп, Пәйгамбәребез с.г.в. тормышыннан да бер мисал китерим әле. Гайшә р.г., Коръән укып, әрвахларга багышлаган. Пәйгамбәребез с.г.в.: “Нигә бик аз кешегә багышладың?” — дигән. Гайшә р.г.: “Мин бит аз укыдым, шуңа күрә аз кешегә багышладым”, — дигән. Пәйгамбәребез с.г.в. әйткән: “Ихлас” сү­рәсенең бер “Куль” дигән сүзен генә дә, Әдәм г.с.нән башлап бүгенге көнгә кадәр килеп киткән һәркемгә багышласаң да, җитә иде”, — дигән.
 
Шулай булгач, бер укыганың бар кешегә дә җитә. Эшләребезне Аллаһ Тәгалә Үзе риза булырлык итеп башкарырга язсын!
 
Мәсгудә ШИРИАЗДАНОВА. Сарман
Фото: пиксабай

---
Татарстан яшьләре
№ --- | 18.01.2021
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»