|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
18.01.2021 Медицина
Бер яшьлек кыз томауга каршы дару эчеп агуланганБу хәл Санкт-Петербург өлкәсендә булган. Әлеге вакытта бала дәваханәдә. Табиблар белдерүенчә, аның хәле бик авыр. РЕН ТВ каналына мәгълүм булганча, кыз кичә кич дәваханәгә эләккән. Табиблар аның "Нафтизин" белән агулануын ачыклаган. Әле бала реанимация бүлегендә. Элегрәк Санкт-Петербургта биш айлык бала тараканнарга каршы даруны ашап, агуланган иде. Хөрмәтле дуслар, кечкенә балаларны даруларга якын китермәгез. Табиблар аларны бала алалалмаган урынга куярга киңәш итә.
Фото: news-r.ru сайтыннан.
--- |
Иң күп укылган
|