поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 11.05 "Кәҗүл читек". Кариев театры, 13:00.
  • 11.05 "Мәхәббәт күгәрченнәре". Кариев театры, 18:00.
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Суперкияү". Кариев театры, 18:00.
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 14.05 "Сөннәтче бабай". Кариев театры, 18:30.
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Ак чәчәкләр кебек...". Кариев театры, 18:30.
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Корт". Кариев театры, 18:30.
  • 17.05 "Йосыф". Кариев театры, 18:00.
  • 18.05 "Әлифба: Хәрефләр дөньясында". Кариев театры, 13:00.
  • 18.05 "Ромео һәм Джульетта". Кариев театры, 18:00.
  • 19.05 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 13:00.
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
Бүген кемнәр туган
  • 11 Май
  • Рөстәм Закиров - җырчы
  • Мансур Сафин - язучы
  • Фәния Хуҗиәхмәт - журналист, нәшир
  • Шамил Гаффаров - дәүләт эшлеклесе
  • Сәет Раинбәков - җырчы
  • Гүзәл Минакова - актриса
  • Эдуард Үтәгәнов - шоумен
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
Архив
 
18.01.2021 Җәмгыять

Бу атнага ЙОЛДЫЗНАМӘ

18–24 гыйнвар көннәренә йолдызлар ни дип ышандыра? Укып белегез:

Кучкар (21.03–20.04) Зарыгып көтелгән керем, кызганычка, әлегә күренми. Шуңа берникадәр вакыт дәвамында булганы белән генә канәгатьләнергә туры киләчәк. Атна урталарында шәхси тормышыгызга кагылышлы яхшы хәбәр ишетәчәксез. Бу күңелегездә якты өметләр уятачак.
 
Үгезбозау (21.04–20.05) Йолдызлар ачуны эчкә җыймаска киңәш итә. Димәк, аз гына «пар» чыгарып алсагыз да була. Шуңа да карамастан, әйбәт вакыйгаларга бай атна. Танышларыгыз күңелегезне борчып килгән бер мәсьәләне хәл итү юлларын күрсәтер. Бу исә үзегезне бик нык сөендереп, шәп кенә планнар коруга китерер.
 
Игезәкләр (21.05–21.06) Хезмәт урынындагы киеренкелек шәхси тормышыгызга берникадәр кырын сугарга мөмкин. Шуңа күрә өйдәгеләргә бөтенләй дә игътибарсыз калу ярамас. Сәламәтлекне кайгыртып алу кирәк булыр: салкын тидерү ише юк-бар чирләрнең кагылып үтү ихтималы зур. Атна ахырында җитәкчегезнең бер эшлекле тәкъдиме күңелегезне күтәреп җибәрер.
 
Кысла (22.06–22.07) Ниһаять, тынычланып, рәхәтләнеп калачаксыз. Авыр гына проблемаларыгыз чигенәчәк, якыннарыгыз белән менә дигән мөнәсәбәтләр урнашачак. Атна уртасында эшегездә килеп чыккан кызык кына бер хәл күпләрдән акыллырак, зиһенлерәк булуыгызны күрсәтәчәк. Бу исә кайберәүләрнең җен ачуын чыгарачак.
 
Арыслан (23.07–23.08) Эчке сиземләвегезгә колак салыгыз әле. Тирәгездәгеләр арасыннан кемгә ышанырга, ә кемгә ышанмаска икәнен алдашмыйча әйтеп бирәчәк ул. Бераз гына акча кытлыгы килеп чыгарга мөмкин (Яңа елның озын ялларыннан соң кесәнең бушабрак калуы гаҗәп түгел.) Әмма артыгын борчыласы юк: хезмәт хакының әйбәт кенә күләмгә артуы көтелә чөнки.
 
Кыз (24.08–22.09) Үзтәнкыйть теләге көчәер. Берара, абау, бернигә сәләтсез икән мин, дигән уй баш миегезне каезлапмы-каезлар. Килде-китте уйлардан котылу өчен берәр яңа эш башлап җибәрегез әле: үз көчегезгә ышаныч шундук кире әйләнеп кайтачак! Кемнәрдер булдыклылыгыгыздан хәтта көнләшеп тә куячак!
 
Үлчәү (23.09–23.10) Тирәгездәгеләрнең явызларча һөҗүменә әзер торыгыз. Хәер, бу «сугыш»та җиңеп чыгуыгызга тамчы да шик юк. Беләге юан  берне егар, белеме булган  меңне егар! Ә бу гыйбарә хәзер сезгә туп-туры килеп тора! Атна ахырында ялгызлар болайрак уйлап куярга мөмкин: «Карьера баскычыннан югарыга үрмәләү, һичшиксез, әйбәт. Тик пар канатың юк икән, бу җиңүләр, акча һәм байлык нигә?»
 
Чаян (24.10–22.11) Көч-куәтегез ташып торыр. Шуңа күрә эшләрегез җырлап барыр. Тик әлегә күчемсез милеккә бәйле алыш-бирешләрне читкә куеп тору кирәк. Хаталану, бик мөһим кайбер әйберләрне белеп бетермәү ихтималы зур чөнки. Атна ахырларына тормышыгызны җанландырып җибәрердәй менә дигән хәбәрләр ишетерсез.
 
Укчы (23.11–21.12) Сезнең өчен бик уңышлы, әйбәт вакыт җитеп килә. Якыннарыгыз сөендерәчәк, гаҗәпләндерәчәк, ә эшегездә хезмәт хакы артачак яки вазыйфагыз үзгәрәчәк. Атна урталарында юлыгызда күптәнге бер танышыгызны очрату күңелегезне алгысытып җибәрәчәк. Кыскасы, сезнең дуслык янә бик нык көчәеп китәчәк.
 
  Кәҗәмөгез (22.12–20.01) Шып итеп туктап калып, һәй, дөрес юлдан бараммы икән мин, дип уйланып куяр вакыт. Эш алыштыру өчен дә әйбәт чор. Оттырмаячаксыз һәм ялгышмаячаксыз! Тик менә дусларыгызга карата гына игътибарлырак, саграк булу зыян итмәс. Кайберләре белән хушлашырга вакыт җитеп килә кебек…
 
   Сукояр (21.01–19.02) Бик күңелле һәм хәтта язмышны да хәл итеп куярдай очрашулар көтелә. Кемнәрдер романтик хис-тойгылар әсирлегендә калачак. Рәхәтләнеп хисләнегез! Инде килеп, эчке сиземләвегезне тыңлагыз. Бары тик шуны! Юкса кемнәрнеңдер киңәш-тәкъдимнәре туп-туры алдакчылар тозагына алып килергә мөмкин.
 
Балык (20.02–20.03) Бу атна (бигрәк тә беренче яртысы) акча мәсьәләсендә уңышлар, әйбәт кенә табыш вәгъдә итә. Эштә дә  бөтенесе әйбәт: коллегаларыгыз шуның кадәр аң-белемле, булдыклы булуыгыздан көнләшәчәк, җитәкчегез үзегезне мактап туя алмаячак. Өстәвенә әле шәп кенә керем китерердәй яңа шөгылегез барлыкка киләчәк.

---
Ватаным Татарстан
№ --- | 18.01.2021
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»