|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
17.01.2021 Дин
2021 елга мөселман календаренең истәлекле даталарыТатарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте Һиҗри исәп буенча 1442-1443-нче ел, ягъни Милади белән 2021-нче ел өчен мөселман бәйрәмнәре һәм истәлекле көннәрнең билгеле булуы хакында хәбәр итә. 2021-нче ел Һиҗри буенча 1442-нче елның уртасына һәм ахырына, 1443-нче елның башына һәм уртасына туры килә. Һиҗри буенча календарь 12 айдан тора һәм Мөхәррәм аеннан башлана. Мөселман календаре буенча айларның башлануын һәм тәмамлануын билгеләгәндә, Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең Голәмәләр шурасы җирле географик үзенчәлекләргә һәм астрономик хисапларга таяна. Шулай итеп, 2021-нче елда Рамазан-шәриф ае 13-нче апрельдә (сишәмбе) башланачак һәм 30 көн дәвам итәчәк. 2021-нче елның 13-нче маенда – Ураза бәйрәме. Икенче мөселман бәйрәме – Корбан гаете 20-нче июльдә (сишәмбе) билгеләп үтеләчәк. Башка изге айлар, мөселман календарендагы мөбарәк кичәләр һәм истәлекле көннәр белән Диния нәзарәте сайтының “Файдалы мәгълүмат” бүлегендә танышырга мөмкин.
--- |
Иң күп укылган
|