поиск новостей
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 08 Май
  • Сания Каюмова - актриса
  • Равил Рахмани - әдәбиятчы
  • Җәүдәт Гыйлманов - продюсер
  • Габдулла Кариев (1886-1920) - актер, режиссер
  • Азат Хөсәенов - композитор
  • Айсылу Галиева - журналист
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
Архив
 
15.01.2021 Җәмгыять

“Зөләйха...” турында яза-яза туйдырып бетерделәр инде, косасылар килә

Газетаның 3 декабрь санында Мөслим районыннан Гөлфия Мөхәммәтгәрәева ханымның “Кайнаның яхшысы...” язмасын укыгач, фикерләремне язаргамы-юкмы дип озак кына уйлап утырдым, чөнки бу китап һәм фильм турында яза-яза туйдырып бетерделәр бит инде, косасылар килә. Ул китапка бирелмәгән премияләр калмады, тонналап бөтен дөньяга таратып, татарларның кыргый халык икәнен белдерделәр. Ләкин язмыйча булдыра алмадым.

Ни кызганыч, китап кайнаналар турында түгел шул, убырлы карчык об­разы авторның классиклар (Островский, Ибрагимов) әсәрләреннән күчереп алган, укучыны җә­леп итәр өчен кулланылган бер алымы гына. Бу китап авторының (бәлки авторлардыр), фильмның төп фикере нәрсәдә — сүз менә шул турыда.
 
“Не каждая плохая книжонка становится популярной” — бу күренекле дәүләт эш­леклебез Фәрит Мөхәммәтшин афоризмы һәм әлеге китапка бик туры килә (татарчага әйләндереп тору кирәкмидер, чөн­ки рус классигы Чехов әйткәнчә, “сколько языков знаешь, столько раз ты человек”, ә без кимендә ике тел белә торган халык). Бу китап, фильм турында күренекле белгечләр (күбесенчә урыс әдәбияты белгечләре) фикерләрен әйттеләр (Татарстанда Язучылар союзы бар дип беләм, әмма бу союзның фикере күрен­мә­де шикелле). Шуларның берничәсен генә китереп китәм. Платон Беседин әлеге китапны “мерзость” дип атады һәм “к литературе эта дрянь, написанная посредственный литераторкой, не имеет никакого отношения” дип яз­ды. “С исторической то­чки зрения полный бред. Автор не может справиться даже со своим текстом” дип язды Илья Вершинин. Ә менә монысы Татьяна Перцева сүзләре: “Эта книга — нагромож­дения вранья, невежества, бездарности и безграмотности”. Ә инде гүр иясе булган олуг шә­хесебез, “Звезда Поволжья” газетасы редакторы Рәшит Әх­мәтов китап авторы Яхинаның “Я сочуствую и палачам, и жертвам в своей книге” дигән сүзләренә “это верх аморальности и нравственной глухости” дип бәя биргән иде.
 
Инде авторның укучыга җиткерергә теләгән төп фикерен раслаучы берничә мисалны китерик. Мә­сәлән, мәчетләрне, манараларны әдәбиятта, сәнгатьтә җиңел, төз, күккә ашып торучы корылмалар итеп, очарга әзерләнгән кошларга охшатып тас­вирлыйлар һәм ул шулай да. Ә Яхина мәчет манараларын күтәртеп куелган арба тәртәләре белән чагыштыра. Урыс чиркәү­лә­рен ат абзарлары белән чыгыштырса аны төрмәгә утырткан булырлар иде һәм дөрес эшләрләр иде, ә бу очракта — премия. Китапта шул юлларны укыганда Аллаһ йортын нигә мәсхәрә итә бу адәм дип уйламадыгызмы? Ә мин бик гарьләндем. Яисә, менә Мортазаның газиз әнисенә булган яратуын сурәтли торган юллар: “Муртаза обнимает тело матери сильно и хватко, как борец кореш обнимает тело противника, а любовник тело желанной женщины”. Кайсы халык әдәбиятында кайчан күргәнегез, укыганыгыз бар мондый шакшы чагыштыруны?! Мондый инстинктлар хайваннарда гына була. Авторның нәрсә әйтергә теләгәне көн кебек ачык.
 
Тагын бер мисал. Татар хатын-кызларының матурлыгы, чисталыгы, намуслылыгы, турылыгы күптәннән билгеле, ә романның төп герое Зөләйха ярдәмнәре өчен ирләргә үзенең тәнен тәкъдим итә. Бу нәрсә дип атала?! Әйтергә телем әйләнми... Ә мәчеттә зина кылу турында язарга ничек куллары барды икән авторның?! Бу әшәкелекне мәчеттә түгел, ә башка бер бинада да сурәтли алган булыр иде. Аллаһ йортларында (нинди генә дин булмасын) зина кылу турында язылган әсәрләр күргәнем юк. Мондый хәлне Яхина гына уйлап таба алган.
 
Инде киносы турында сүз чыккач, халкымны андагы тагын бер мәсхәрә­ләү алымы турында язмый булдыра алмыйм (бу турыда газетабыз яз­ды, ләкин кабатлау зарар итмәс дип уйлыйм). Лагерь арестантларына татар дин әһелләренең фамилияләрен биреп күрсәтүне ничек аңлатыр идегез? Бу бит шакшы кылану гына түгел, ә сиңа шушы кабәхәтлек өчен берни дә булмаячагын белеп эш итү. Әйтик, Дагыстан яки Чечня республикаларының дин әһелләрен шулай мәсхәрәсәләр ни булыр иде икән?
 
Һәм соңгысы — Дәүләт Думасы депутаты С.Гавриловның Генераль про­куратурага китап һәм фильм тарафыннан мөселманнарның дини хисләре мыскыллануына басым ясап язган гаризасын бәяләп, бер каләмдәшебез газетабызда “бәлки аның Гүзәл Яхина янәшәсендә пиарланасы килгәндер” дип язган иде. Минемчә, ул мондый пиардан югарырак тора. Чын депутат. Рәхмәт аңа. Ки­лә­чәк күрсәтер Яхинаның нинди талант иясе икәнен. Үз халкын кимсетү белән яулап алынган шау-шу озакка бармый ул.
 
Язмам ахырында бер сорау бирәсем килә. Казан үзәгендә шагыйрә А.Ахматованың улы — бөек шәхес Лев Гумилевка һәйкәл-бюст тора һәм анда аның мондый сүзләре язылган: “Я русский человек, всю жизнь защищаю татар от клеветы”. Г.Яхинаның Гумилев әсәрләрен укыганы булдымы икән?
 
Х.ГАЗИЕВ. Казан

---
Татарстан яшьләре
№ --- | 15.01.2021
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»