|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
15.01.2021 Мәдәният
"Коронавируска кирдык": Грачевскийның соңгы көннәре турында билгеле“Ералаш” юмористик киножурналының художество җитәкчесе Борис Грачевскийның үлеме алдыннан соңгы көннәрдә кәефе яхшы булган. Бу хакта үзенең Facebook-тагы сәхифәсендә РСФСРның атказанган артисты Станислав Садальский язып чыккан. “Боря чирне җиңәр дип өметләнгән идем, дәваханәдә хәтта соңгы көннәрендә дә ул шат күңелле иде, шаярып-көлеп сөйләште”, – дигән Садальский.
Актёр шулай ук РЕН ТВ телеканалына үлеме алдыннан Грачевскийның аңа фотосурәтен җибәрүен сөйләгән. Фотосурәттә режиссёр “маскада иде. Коронавируска кирдык дип көлеп сөйләде. Күрәсезме, бу вирус бик хәвефле булып чыкты”.
Грачевскийның үлеме хакында режиссерның хатыны Екатерина Белоцерковскаяга сылтанып, ТАСС кичә, 14 гыйнвар көнне, хәбәр итте.
Чыганак: Lenta.ru
Фото: Алексей Белкин
Әлфия ШАКИРҖАНОВА |
Иң күп укылган
|