|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
14.01.2021 Фаҗига
Татарстанда тәрәзәдәге рәшәткә аркасында ир-ат тереләй янып үлгән (ФОТО)Кичә кич янгында тагын бер татарстанлының гомере өзелгән. Ир-ат Биектау районының Ивановка авылында дача йортында тереләй янып һәлак булган. Бу хакта Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе хәбәр итә. "Матбугат.ру" ачыклаганча, янгын турында хәбәр 20.18 сәгатьтә килә. Бер катлы бүрәнә йорты белән бергә ишегалды корылмалары да ут эчендә кала. Янгынның гомуми мәйданы 51 квадрат метр тәшкил иткән. Йорт хуҗасы 1946 елгы ир-ат үләр алдыннан бакчачылык сакчысына шалтыратып янгын турында хәбәр итәргә дә өлгергән. Ул ярдәм сорый: тәрәзәләрдәге рәшәткәләр урнаштырылу аркасында ир-ат йорт эченнән чыга алмый... Янгынның беренчел сәбәбе-мичне кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү. Фото: ГУ МЧС РТ
--- |
Иң күп укылган
|