|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
13.01.2021 Криминал
Алексеевскида салкында өшегән баланың апасын да Казан хастаханәсенә алып киләләрАлексеевск районында салкында өшегән баланың дүрт яшьлек апасын да Республика балалар клиник хастаханәсенә алып киләләр. Биредә табиблар өшегән малайны коткара. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгына клиника матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
«Икенче баланың хәле тотрыклы», — дип ачыклык керттеләр Республика балалар клиник хастаханәсендә. Аңа кадәр кыз бала Алексеевск үзәк район хастаханәсендә иде. Кызның бармакларына зыян килгән, хәле уртача авырлыкта.
Клиникада сөйләүләренчә, салкында өшегән бер яшьлек баланы Республика балалар клиник хастаханәсенә китергәннәр инде. Ул реанимациядә, хәзер табиблар баланың сәламәтлеге өчен мөмкин булганның барысын да эшли.
Алексеевск районында ике бала салкында өшегәннән соң, прокуратура тикшерү башлаган.
--- |
Иң күп укылган
|