|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
13.01.2021 Шоу-бизнес
Зәйнәб Фәрхетдинова тамашачылардан киңәш сорый: «Өметсезлектән чыгу юлларын эзлим»Татарстанның халык артисты Зәйнәб Фәрхетдинова тамашачылары белән үзенең борчуы белән уртаклаша. Баксаң, концертларына халык килмәс дип борчыла икән ул. Җитмәсә, ире Зөфәр Билалов та шаяртып: «Ул концертларың барыбер булмаячак», - дигән. «Яшьлек хисләремне эзләп»… Күңелемнән чыккан җырлар безне очраштырсын! Сезне көтәм. Бу концертым елның иң якты минутлары булып истә калсын! Мин сезне күңелем белән яратам! Менә шушы концертларны оештырдым да уйга калдым! Ник диярсез?
«Ул концертларың барыбер булмаячак, барыбер килмәячәкләр», - ди, көлә миннән Зөфәр. Бәхәс туды безнең арада, син инде борынгы Зәйнәб, үзем турында әйтмим дә инде, ди! Безне тыңлаучылар югалды… Тукта инде, Зәйнәб, дөньяда бары мәхәббәт белән җиhан гына мәңгелек, ди бит, әәә!
Ә мин була, дип әйтәм. Башлаган эшне тәмамлыйсы килә, октябрьдән күчкән концерт бит бу, дуслар! Ә мин һаман очрашканга кадәр дип, өметсезлектән чыгу юлларын эзлим. Тормышларыгызда ышанычлы кешеләрегез булсын, өметләндерә торган. Әйдәгез шул хакта дәвам итәбез әңгәмәне… Языгыз әле, сез ничек уйлыйсыз?» — дип киңәш сорый Зәйнәб Фәрхетдинова.
--- |
Иң күп укылган
|