|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
13.01.2021 Медицина
Уфа балалар тудыру йортында сабыйлар үлеменең сәбәбе нидә?Уфаның 4нче бала тудыру йорты табиблары Яңа ел бәйрәмнәрендә вафат булган сабыйларның әти-әниләре белән очрашты. Башкортстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат секретаре Софья Алешина хәбәр иткәнчә, табиблар һәм перинаталь үзәкнең баш табибы белән бергә әлеге факт буенча материаллар карап тикшерелде. "Киләсе атнада әзер булачак патологоанатомик нәтиҗәдән соң, бу хәлне объектив бәяләргә мөмкин булачак", — дип аңлата ул.
Башлангыч мәгълүматлар буенча, Камалетдиновлар гаиләсе очрагында, кызның үлүе сәбәбе - пневмония. Әмма анализлар буенча, әтисе Азат сүзләренә караганда, әлеге диагноз куелмаган булган.
Элегрәк Яңа ел бәйрәмнәрендә әлеге бала тудыру йортында ике нарасый үлүен хәбәр иткән идек.
Шулай ук укыгыз: "1 гыйнварда бәйрәм иттек, ә 2сендә кайгыга чумдык": Уфада бәбиләр тудыру йортында бер төндә ике бала үлгән
--- |
Иң күп укылган
|