поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Корт". Кариев театры, 18:30.
  • 17.05 "Йосыф". Кариев театры, 18:00.
  • 18.05 "Әлифба: Хәрефләр дөньясында". Кариев театры, 13:00.
  • 18.05 "Ромео һәм Джульетта". Кариев театры, 18:00.
  • 19.05 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 13:00.
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 16 Май
  • Фәнил Гыйләҗев - шагыйрь
  • Рөстәм Гайзуллин - актер
  • Ләйлә Ялалова - журналист
  • Роза Мулланурова - язучы
  • Дамир Сәмерханов - режиссер
  • Дамирә Кузаева (1948-1993) - актриса
  • Дамир Хәлилов - smm-белгеч
  • Оскар Юнысов - музыкант
  • Илһам Исмәгыйлев - хәйрияче
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
Архив
 
16.09.2010 Медицина

"ТАБИБ ХАТАСЫ" ӨЧЕН КЕМ ҖАВАП БИРӘЧӘК?

Социологик сораштыру нәтиҗәләре буенча Россиядә яшәүче һәр икенче кеше гомерендә бер генә тапкыр булса да табиб хатасы белән очрашырга мәҗбүр була. Ел саен Россия судларына табибларга каршы 700 дәгъва белдерелә, ләкин күпчелек очракта бу мөрәҗәгатьләр сәламәтлеккә авыр зыян килү һәм үлем очраклары белән генә бәйле

Бездә табиблар белән судлашу гадәткә кермәгән, сәламәтлеккә зыян килү нәтиҗәсендә, дәвалаучыдан чынлыкта да акчалата компенсация алу очраклары бик сирәк. Аннан алып “табиб хатасы” дигән төшенчәнең дә төгәл генә аңлатмасы булмау мәсьәләне кыенлаштыра. Россия парламентарийлары тиздән бу проблемага ачыклык кертергә тиешле закон проектын карый башлаячак. Хәзерге вакытта “Медицина оешмаларының пациентлар каршындагы гражданлык җаваплылыгын мәҗбүри иминиятләштерү турындагы” федераль закон проектының тексты Россиянең Сәламәтлек һәм социаль яклау министрлыгы сайтында урнаштырылган. Закон проекты тирәсендәге фикер алышулар аның кабул ителүнә кадәр дәвам итәчәк. Законны 2013 елның 1 гыйнварыннан гамәлгә кертү күздә тотыла.

 

Закон проектының төп максаты – күрсәтелгән медицина хезмәте нәтиҗәсендә авыруның сәламәтлегенә китерелегән зыян өчен түләү алу механизмын булдыру. Яңа закон проекты буенча медицина хезмәтен күрсәтүче оешмаларның һәркайсы пациент каршындагы гражданлык җаваплылыгын мәҗбүри рәвештә иминиятләштерергә тиеш була.

 

Дөньяның барлык илләрендә дә мондый төр тәҗрибә кулланыла инде. Әлеге эшне төп өч юнәлеш буенча оештырырга була: авыруның үзен гомеренә, яки сәламәтлегенә зыян килүдән, табибны хатадан һәм медицина оешмасының гражданлык җаваплылыгын иминиятләштерү. РФ Сәламәтлек һәм социаль яклау министрлыгы белгечләре безнең илдә соңгысы иң уңайлысы булыр дигән фикердә.

 

Әлегә закон проектында медицина хезмәткәрләренең ярдәм күрсәтүләре нәтиҗәсендә теркәлгән авыруның үлеме һәм аның инвалид булып калу очраклары карала. Алга таба белгечләр законны киңәйтеп, башка төр зыян килүләрне дә кертергә ниятли. Әгәр дә мондый очраклар була икән, авырулар табибның гаебен түгел, ә бәлки зыян килү фактын расларга тиеш булалар. Пациентның үлү очрагында аның якыннарына 2 млн. сум күләмендә компенсация түләнәчәк. I группа инвалид булып калганда - 1,5 млн. сум, II группа - 1 млн. сум, Ш группа - 500 тыс. сум түләү каралган. Компенсациләрнең барысы да иминият компанияләре тарафыннан түләнәчәк. Моңа нигез булып махсус комиссия тикшерүе торыр дип фаразлана. Пациентка зыян килү турындагы гаризалар комиссия вәкилләре тарафыннан 30 календарь көн дәвамында каралырга тиеш була, экспертиза үткәрү өчен 15 көн вакыт бирелә, компенсацияләрне түләүгә дә шуның кадәр вакыт каралган.


Йолдыз НУРИЕВА
Интертат.ру
№ | 13.09.2010
Интертат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»