поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Апрель
  • Рафаэль Ильясов (1939 - 2020) - җырчы
  • Мин Шабаев (1913-1963) - язучы
  • Ильяс Гыймадов - эшмәкәр
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
Архив
 
13.01.2021 Мәгариф

"Балалар дөньясында эреп югалам!" - Татарстанның атказанган укытучысы Нурзидә Фәйзуллинага мактаулы исем бирелде

29 декабрьдә 67нче туган көнен билгеләп үткән Татарстанның атказанган укытучысы, Самараның “Яктылык” мәктәбендә ана теле һәм әдәбиятын укыткан ветеран-мөгаллимә Нурзидә Әхмәтҗан кызы Фәйзуллинага “Тәрбия һәм белем бирү өлкәсендә Россия Федерациясенең Мактаулы хезмәткәре” исеме бирелде.

Нурзидә апа Фәйзуллина үз эшенә бөтен күңелен биреп, яратып эшләгән мөгаллимә. Быелгы яңа уку елы башыннан лаеклы ялга китсә дә, ул әле дә укучылары һәм укытучылар белән элемтәне өзми, мәктәп яңалыклары һәм укучылары язмышы белән кызыксынып, телефон аша булса да аралашып тора.
 
- Нурзидә апа, яшьлек елларыгыз кайда үтте?
 
- Мин Кавказ тауларында урнашкан бик матур Нальчик шәһәрендә туганмын. Әнием Зәмзәмия тумышы белән Татарстанның Түбән Нурлат авылыннан. 30нчы елларда аның әти-әнисе Төньяк Кавказга барып төпләнгәннәр. Бөек Ватан сугышы башлангач, әби-бабам, фашистлар оккупациясендә калып, сугыш афәтләрен үз җилкәсендә татыган кешеләр.
 
50нче еллар башында әнием Нальчикка барып эшкә урнаша, булачак әтием, Башкортостанның Нуриман районы, Иске Бүреч авылы егете, милиция хезмәткәре Әхмәтҗан белән таныша һәм гаилә корып җибәрәләр. Бераздан гаилә башлыгы, авырлы хатынын ташлап, туган якларына кайтып китә. Миңа дүрт яшь булганда, әнием Татарстанның Апас районы, Дәвеш авылы кешесенә кияүгә чыга. Ә бераздан туган якларына күчеп киткән әби-бабам артыннан без дә Түбән Нурлатка кайтып урнаштык. Балачагым, мәктәп елларым шунда узганга, мин бу авылны кече Ватаным дип саныйм.
 
- Укытучы булу – балачак хыялыгыз идеме?
 
- 1969 елда мин Арча педагогия училищесына укытучым киңәше белән укырга кереп, искиткеч мөгаллимнәрдә белем алдым. Шулар арасында Әлифба авторлары Сәләй Вагыйзов һәм аның тормыш иптәше Рәмзия Вәлитова, Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Айдар Фәйзрахмановның олы абыйсы Марсель Фәйзрахманов та бар иде. Алар миндә булачак һөнәремә мәхәббәт хисе уяттылар. 1973 елда Арча педагогия училищесын тәмамлагач, Казан дәүләт педагогия институтына да читтән торып укырга кердем.
 
- Күренекле якташыбыз Сәләй Вагыйзов укытучы буларак ничек исегездә калган?
 
- Тәртипле, сабыр, салмак сөйләмле кеше иде ул. Үз фәнен яратуы һәм яхшы белүе белән сокландыра иде. Сәләй Гата улы шул белемне студентларының күңеленә дә ярып салырга тырышты. Безгә татар халкының бөеклеге, болгар кабиләләренең чыгышы турында сөйләргә ярата иде. Аның басынкы тавышы әле дә колагымда яңгырый.
 
- Ә Самарага ничек килеп эләктегез?
 
- Ике ел Түбән Нурлат мәктәбендә рус теле һәм әдәбиятын укыттым, ә кияүгә чыккач, ирем белән Куйбышевка күченеп килдек. Биредә тиз генә үз һөнәрем буенча эшкә урнаша алмадым. Берәр елдан соң гына, өлкә укытучыларының белемен камилләштерү институты белгече Минзакир абый Нуретдиновның ярдәме белән, балалар бакчасына тәрбияче булып урнаштым.
 
Ул мине Харидә апа Дашкина һәм Асия Сәйфетдинова белән таныштырды. Алар, Самараның 12нче кичке мәктәбе каршында татар бүлеге ачылуын белдереп, миңа татар телен укытырга тәкъдим иттеләр. Мин, ике дә уйламый, ризалаштым.
 
- Укытучы һөнәрен сайлавыгызга бүген үкенмисезме?
 
- Бер дә үкенгәнем булмады. Балалар белән эшләү - зур бәхет ул. Мин мәктәпкә килеп керүгә, балалар дөньясында эреп югалам!
 
- Сез Самараның “Яктылык” татар мәктәбе каршында якшәмбе мәктәбен алып барырга да вакыт тапкансыз.
 
- Якшәмбе мәктәбендә өлкәннәр һәм балалар төркемнәрен алып бара идем. Укучыларымның яшь үзенчәлекләрен истә тотып, дәресне оештыруның төрле алымнарын кулланырга туры килде. Өлкәннәр белән “Татар теле – күңелем теле” проекты буенча шөгыльләндек, балалар төркемендә дәресләрне уен формасында уздырдым. Җырлыйбыз, уйныйбыз, татарча мультфильмнар карыйбыз, татар әдәбиятын, халык иҗатын, гореф-гадәтләрне, йолаларны өйрәнәбез.
 
Якшәмбе мәктәбе шәхси тормышымда зур роль уйнады. Икенче ирем Мәгърүф Гыйльмияров белән без нәкъ шунда таныштык. Аны минем матур итеп әдәби телдә сөйләшә белүем, татар җырларын моңлы итеп башкаруым үзенә җәлеп иткән икән. Ул искиткеч кеше! Төпле, акыллы, сабыр, белемле. Иртәдән кичкә кадәр мәктәптә “югалуыма”, төннәр буе презентацияләр ясап, дәфтәр тикшереп утыруыма каршы бер сүз дә әйткәне юк. Тик кайчагында: “Эш дип исәнлегеңне бетермә, кадерлем, үз-үзеңне кара”, — дип шелтәләп кенә куя. Арып-талып эштән кайтуымны көтеп торуы миңа хәл өсти. Без бергәләп татар концертларына, милли бәйрәмнәргә йөрибез, “ТНВ” каналында барган “Ком сәгате”, “Башваткыч”, “Җырлыйк әле”, “Әй, язмыш, язмыш” тапшыруларын яратып карыйбыз. Менә шулай парлашып йөрүе, сине яраткан, хөрмәт иткән кешең белән кара-каршы утырып чәй эчүе дә бәхет бит ул.
 
- Инде кабат һөнәр темасына кайтык. Тел, әдәбият укытучысы буларак, бүген сезне нәрсә борчый?
 
- Туган телебезнең язмышы хафаландыра. Татар теле нәрсәгә кирәк, аның белән кая барып була, дигән сүзләрне соңгы вакытта еш ишетергә туры килә. Күп төбәкләрдә аны мәктәп программасыннан алып ташладылар, йә сәгатьләрне киметтеләр. Бу бик күңелсез хәл. Телебезне сакласак, аны тырышып өйрәнсәк кенә, милләт булып сакланып калачакбыз.
 
- Сезнең никадәр актив, инициативалы булуыгызга хәйран калабыз. Юкка гына дәрәҗәле бүләкләргә ия бул-магансыз, әлбәттә.
 
- Мәктәп администрациясе, мәгариф органнары хезмәтемә лаеклы бәя бирделәр. Күпсанлы бүләкләрем арасында Татарстан фән һәм мәгариф министрлыгының “Мәгарифтәге казанышлары өчен” күкрәк билгесе, Самара губерна Думасы Мактаунамәсе, Самара шәһәре мәгариф департаментының, Бөтендөнья татар конгрессының, Татарстан Язучылар берлегенең Рәхмәт хатлары, Совет районының халык мәгарифе хезмәткәрләре профсоюз оешмасының Мактаунамәсе. 2013 елда миңа “Татарстанның атказанган укытучысы” исеме бирелгән иде, хәзер инде менә хөкүмәт бүләгенә лаек булдым.
 
Мин тормышымнан һәм эшемнән канәгать. Халкыма, милләтемә ихлас күңелемнән хезмәт иттем, уңышларга ирештем, мәктәпне тә-мамлаучылар шалтыратып бәйрәмнәр белән котлыйлар, открыткалар җибәреп торалар. Инде бу уку елы башыннан эштән киттем, искә алучы да булмас дип уйлаган идем. Кара инде, онытмаганнар, туган көнем уңаеннан күпсанлы котлаулар ишеттем. Бигрәк тә “Яктылык”ның 7нче сыйныф укучысы Руслан Сәлаховтан видеокотлау алуым күңелемә хуш килде. Минем хезмәтемне югары бәяләгән түрәләргә, мәктәп җитәкчелегенә, бигрәк тә укучыларыма чиксез рәхмәтлемен. Барыгызга да тормышта үз урыныгызны табып, күңелегезне биреп эшләргә һәм хезмәтегезнең нәтиҗәсен күреп сөенергә насыйп булсын.
 
 

Алия АРСЛАНОВА
Бердәмлек
№ --- | 13.01.2021
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»