поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 03 Май
  • Наил Дунаев - актер
  • Сергей Юшко - галим
  • Фаил Камаев - дәүләт эшлеклесе
  • Альберт Яруллин - хоккейчы
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
12.01.2021 Криминал

“Мондый җинаятьчеләр туктый алмый”

Татарстанда 32 хатын-кызны үтерүдә шикләнелүче ир-атны тоткарлаганнар. Аны күп еллардан бирле полиция хезмәткәрләре эзләгәннәр иде. 1 декабрьдә Казанда Идел буе маньягы дип танылган җинаятьчене –38 яшьлек Радик Таһировны тоткарладылар. Хокук саклаучылар мәгълүматларына караганда, Таһиров олы яшьтәге 25 хатын-кызны үтерүдә гаепләнә һәм ким дигәндә тагы җиде җинаять очрагында тикшерелә.

Ул моңа кадәр Русиянең иң эзләнелә торган җинаятьчесе саналды һәм аны табучыга рекордлы сумма – өч миллион сум акча вәгъдә ителгән иде. Идел буе маньягы Русиядә озак вакытлар буе тотылмаган һәм шуның кадәр күп корбаннар китергән бердәнбер җинаятьче санала. Ул шәһәрдән-шәһәргә күчеп, олы яшьтәге хатын-кызларны үтергән. Таһиров эзенә чыгу өчен оперативникларга күп еллар кирәк булды.

Шул ук вакытта Дәрвишләр бистәсендәге ишегалды күршеләре маньяк белән янәшә яшәүләренә ышана алмыйлар – гаилә бик тыныч яшәгән.

“Ул гадәти кеше иде... Без аны күптән беләбез”, – дип сөйлиләр Радик Таһировның күршеләре. Аларның сүзләренә караганда, соңгы вакытта Радик Таһиров әти-әнисе янында сирәк күренгән, чөнки алардан аерым яшәгән – өйләнгән һәм балалары бар.
 
Кышның беренче көнендә аны богаулап Тикшерү комитетына алып килгәннәр. Эчке эшләр министрлыгы юрамалары буенча, җинаятьче олы яшьтәге хатын-кызларны башта буып үтергән, аннары фатирларын “чистарткан”. Таһировны яшәгән урынында, Главный урамында тотканнар. Бу – аның әти-әнисе яшәгән җирдән 1-1,5 чакрым ераклыкта.
 
Русия Тикшерү комитеты рәсми вәкиле Светлана Петренко хәбәр иткәнчә, җинаятьчене фаш итү өчен 10 меңнән артык генетик экcпертиза үткәрелгән. Нәтиҗәдә, эзләүләр Казанда яшәүче 38 яшьлек Таһировка китергән. “Хәзерге вакытта шикләнелүче гаебен танып, күрсәтмәләр бирә. Аңардан биологик материал үрнәкләре алынды, алар буенча генетик экспертиза билгеләнгән”, – дип хәбәр итте Петренко.
 
Тикшерү эшләре төгәлләнгәч, хокук саклаучылар судка арест турындагы үтенеч белән мөрәҗәгать итәчәкләр...
 
Күп тә үтмичә интернет челтәрендә җинаять кылуда шикләнелүчедән сорау алу видеосы пәйда булды. Соры ыштан һәм кара кофта кигән ир-ат башын иеп урындыкта утыра, куллары богауланган.
 
– Ни өчен тоткарландыгыз?
 
– Үтерүләр өчен.
 
– Кемне?
 
– Әбиләрне.
 
– Аңлыйсыздыр, бу гомерлеккә иректән мәхрүм ителү?
 
– Әйе.
 
Күпме кешене үтергәнен Таһиров хәтерләми. “... искә төшерә алмыйм”, – ди ул. Үзенең корбаннарын очраклы рәвештә табуы турында сөйли: “Базарлар һәм кибетләр яныннан караштырдым. Сумка тотканнарны. Шуннан соң йортына кадәр озата бардым”, – ди Таһиров.
 
Ул үзенең беренче үтерүен өзек-өзек кенә хәтерли – “бу 2010 яки 2011 ел” иде, дип искә ала. Эчке эшләр министрлыгының рәсми мәгълүматларыннан күренгәнчә, аны ул вакытта колониядән азат иткәннәр.
 
–Өйләренә ничек кердегез?
 
– Ну... Кайчагында чакырдылар. Кайвакыт үзем ишек шакыдым. Идарә компаниясе вәкиле, вентиляция шахтасын чистартучы итеп таныттым.
 
– Шуннан соң?
 
– Буып үтердем. Арттан килеп егылганчы будым.
 
– Ни өчен шундый ысулны сайладыгыз?
 
–Тавышсыз һәм тиз килеп чыга. Белмим. Алар өчен авыртусыз кебек тоелды.
 
– Үтерүгә нәрсә этәрде?
 
– Үзеннән-үзе килеп чыкты. Ашыйсы килде. Урамда яшәдем. Шулай килеп чыкты... Мөмкинлек туды. Җиңел табылган акчалар кызыктырды.
 
– Ягъни, талау ниятеннән үтердегез?
 
– Шулай булып чыга, әйе.
 
– Үтермичә булмый идеме?
 
– Булгандыр, тик мин нишләптер алай эшләмәдем...
 
2 декабрь көнне кич белән Казанның Совет районы судына Радик Таһировны алып килделәр. Утырыш өчен иң зур зал сайланган иде. Әмма анда да журналистларга бик кысанга туры килде.
 
Таһировка мондый игътибар ошамады – камералар, софитлар һәм күп санлы микрофоннардан качып башта ул чүгәләп утырды. Журналистларның сорауларына җавап бирмәде. Әмма утырыш башлангач, торып басарга мәҗбүр булды, журналистларга арты белән борылырга тырышудан һәм кәгазь белән битен каплаудан башка чарасы калмады.
 
Аның каравы, моның кадәр күп кеше җыелуга судьяның исе китмәде.
 
– Сез өйләнгәнме?
 
– Әйе, – дип ишетелер-ишетелмәс кенә җавап бирде Таһиров. Һәм ике баласы булуын раслады. Тавышы шундый акрын чыкты, хәтта судья сорауларын кабат-кабат ачыкларга мәҗбүр булды.
 
– Хөкем ителгәнегез булдымы?
 
– Әйе...
 
Соңрак аның мөлкәти җинаять кылган өчен хөкем ителгәнен белдек. 2010 елда Таһиров УДО буенча (1 ел да 2 айга) алданрак азат ителгән.
 
– Кайда яшәдегез? Соңгы елларда яшәү урынын алыштырмадыгызмы?
 
– Юк
 
– Күрсәтелгән гаепләргә сезнең карашыгыз?
 
Таһировның соңгы сүзләреннән генә наркотиклар кулланганы аңлашылды.
 
– Сез наркотиклар кулландыгызмы?
 
– Ул вакытта – әйе.
 
– Кайчан наркотиклар кабул итүдән туктадыгыз?
 
– Казанга кайткач.
 
– Кайчан кайттыгыз?
 
– 2018 елда.
 
– Кайдан?
 
– Мәскәүдән.
 
– Сез анда яшәдегезме?
 
– Әйе, 6-7 еллап.
 
– Гаепләүләрне раслыйсызмы, әллә кире кагасызмы?
 
– Әйе. Раслыйм.
 
– Барысын дамы?
 
– Нинди бар, барысын да.
 
– Күпме гаепләүләр икәнен ишеттегезме? Барысын да таныйсызмы?
 
– Әйе...
 
Маньяк беренче үтерүен 2011 елның мартында эшләгән. Икенче корбанын ел ярымнан соң “тапкан”. Аннары ярты ел буе “ял иткән”. Аның каравы октябрьдә берьюлы ике кешене үтерә һәм бер корбаны очраклы рәвештә исән кала. Шуннан соң тукталырга тиеш кебек, тик үтерүләр дулкыны ноябрьдә дә дәвам иткән. Һәр ай саен ким дигәндә берәр кешене үтерүне дәвам итә. 2012 елның март һәм апрель айларында гына 8 пенсионерның башына җиткән. Үтерүләр октябрь аенда гына туктала. Ә декабрь аенда ул корбаннарсыз гына ике тапкыр урлашкан.
 
Эш материалларында Таһировның характеристикасы да бар. Яшәү урыны буенча аны “ябык һәм аралашмаучан” кеше буларак беләләр. Участок полиция хезмәткәре Таһировның яшәвен “канәгатьләнерлек” билгесенә бәяләп, аның тарафыннан хокук бозу очраклары күзәтелмәгәнен белдерде. Аның каравы, Таһировны эш урыныннан уңай бәяләгәннәр. Ул март аеннан бирле “Максат” сәүдә йортында эшләгән булып чыкты. “Үзен инициативалы, җаваплы хезмәткәр буларак күрсәтте. Вазыйфаларын җиренә җиткереп башкарды. Теләсә кайсы очракта ярдәмгә килә торган ышанычлы кеше. Конфликтсыз”, – дип бәяли җитәкчеләре.
 
– Таһировның тагын шундый охшаш җинаятьләрдә катнашы булырга мөмкинме? – дип сорады Казанның Совет районы прокуроры ярдәмчесе Дмитрий Зайцев, корбаннарның исемлеген игълан иткәч.
 
– Бар, – дип кыска гына җавап бирде тикшерүче Спиридонов.
 
Билгеләнгән адвокат Марат Әширов гаепләнүчене сак астына алмауларын сорады. Аның сүзләренә караганда, эш материалларында Таһировның судка ничектер комачауларга яки басым ясарга мөмкинлеге турында дәлилләр юк. Моннан тыш, Таһиров гаиләсе белән яши, балаларын һәм декрет ялындагы хатынын матди яктан тәэмин итә. “Минемчә, ул сак астына алына алмый – бу аның өчен артык кырыс җәза чарасы”, – диде Әширов, Таһировка өй аресты сорап.
 
Соңгы сүзне судья әйтте. Ул киңәшмә бүлмәсендә биш минут булганнан соң, Таһировны 2021 елның 27 гыйнварына кадәр сак астына алырга дигән карар чыгарды.

---
Татарстан яшьләре
№ --- | 12.01.2021
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»