поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 23 Апрель
  • Руслан Сафин - актер
  • Шәфәгать Тәхәветдинов - дәүләт эшлеклесе
  • Рәис Гыймадиев - җырлар авторы
  • Эльнар Сабирҗанов - җырчы
  • Зилә Мөбарәкшина - журналист
  • Равил Әхмәтшин - дәүләт эшлеклесе
  • Илдус Ахунҗанов (1930-1990) - әдәбият тәнкыйтьче
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
16.09.2010 Могҗиза

ЯЗМЫШЫҢ УЧ ТӨБЕНДӘ...

“Матурым, бир кулыңны, язмышыңны сөйләп бирәм”, – дигән тавышка уянып киттем. Каршымда чегән хатыны басып тора. Куркып, алдымдагы сумкамны барладым, ярдәм сорарга җыенгандай, тирә-якта утыручыларга күз салдым. Кеше күп – куркыныч түгел, димәк. Сумкам да урынында. Эх, мин әйтәм, шундый ваемсыз рәвештә вокзал уртасында йоклап утыр инде. Ирексездән, ишекләрен күз алдымда ябып китеп барган электричканы каһәрләдем. Тик ни мәгънә?!

ТЫЙНАК ЧЕГӘН

 

Шунда гына каршымда торган хатынның килеш-килбәтенә игътибар итеп, күзләремне күтәрдем. Яшелле-кызыллы бала итәкле күлмәге астыннан искереп кыршылып беткән галошлары күренеп тора. Беләгенә төрле төстәге җеп бәйләгән. Башындагы кызыл яулыгы бераз артка шуышкан да чал чәче чит-читкә таралган. Ни гаҗәп, якын-тирәдә башка чегәннәр күренми. Гадәттә, алар ялгыз гына йөрми иде кебек. Итәкләренә тагылып йөри торган бала-чагасы да күзгә чалынмады. Ә ул һаман серле елмаеп, миңа карап тора...

 

Баштарак каушап калсам да, тиздән үз-үземне кулга алып, уң кулымны аңа суздым. Янымда әллә ни күп акчам да юк, нибары 90 сум тирәсе генә. Бар булган байлыгым – колактагы алтын алкалар, дип уйлыйм үзем. Андый-мондый була калсам, милиция дә якында.

 

– Ничә сумга багасыз? – дим, уч төбемне йомшак кына сыпыручы апага карап.

 

– 50 сум бирсәң, җитәр.

 

Бераздан чегән хатынына сул кулымны да бирергә туры килде. Ул уч төпләремә карый-карый, киләчәгемне бик матур итеп тасвирлады да гафу үтенеп китеп барды. Алдау-йолдау, гипноз һәм башка шуның ише юк-бар белән очрашырга туры килмәде. “Язмышың үз кулыңда – уч төбендә генә, шуны онытма. Бу сызыклар сиңа ана карынында чакта ук сызылган”, – диде ул шул чакта. Әлеге хәлдән соң 4 ел гомер үтте, ләкин ул әйткәннәр әлегәчә тормышка ашып килә. Очраклылык микән?!

 

ХИРОС + МАНТИЯ = ?

 

Мәктәп елларында хиромантия белән үзем дә бик мавыккан идем. Нәрсә соң ул дисезме? Хиромантиянең грекчадан тәрҗемәсен карасаң, “хирос” – кул, “мантия” сихер, магия дигәнне аңлата. Ягъни уч төбенә карап багу. Аның белән мин генә түгел, байтак иптәш кызларым да кызыксынды. Шул хакта тәфсилләп язылган китапларның кулдан-кулга йөреп, таушалып бетүен дә хәтерлим.

 

Хиромантиянең тарихы бик озын. Борынгы гасырларда ук индус, яһүд, грек, римлылар һәм кытайлыларда билгеле булган, киң таралган ул. Алай гынамы соң?! Хәтта борынгы мәгарәләрдә дә кешенең кул төшермәләре табылган. Бөтен дөньяга аны римлылар тараткан дип санала. Хиромантиянең Европада чәчәк ату чоры XVI-XVII гасырга туры килә. Ул чакта Лейпциг һәм Галла шәһәрләрендәге алман университетларында хиромантия кафедралары да эшләп килгән. Ләкин шул ук вакытта ул Англиядә сихер төре дип исәпләнә һәм закон тарафыннан тыела.

 

Хәзер исә, хиромантия эзотерика, парапсихология, астрология, биоэнергетика кебек өйрәнүләр белән беррәттән йөреп, фән буларак кабул ителми. Шулай да ул астрология белән тыгыз бәйләнгән. Хиромантлар фикеренчә, уч төбенең кеше характерын күрсәтүче аерым өлешләре теге яисә бу планетаның эшчәнлегеннән тора. Кулдагы бармаклар да биш күк җисеме исеме белән аталган. Баш бармак – Венера, имән бармак – Юпитер, калганнары Сатурн, Кояш, Меркурий. Кешенең бүгенгесен яки киләчәген – уң кулыннан, ә менә үткәнен сул кулыннан карап белергә мөмкин, ди алар. Һәр планета үзендә ниндидер символны чагылдыра. Мәсәлән, Венера – мәхәббәт, Кояш – талант, уңыш, Меркурий сату эшендәге күрсәткечләр, практик эшчәнлек турында сөйли...

 

ХИРОМАНТКА БАРМА...

 

Аннан соң байтак вакыт узган, күпме чабата тузган дигәндәй, бу мавыгу да үткәндә калып онытылган иде инде. Күптән түгел генә якын дустым үзенең хиромантка баруы хакында сөйләде. Бик матур, баллы киләчәген безгә бәян иткәч, үзем дә барып, яшь, чибәр, хиромант егет белән танышып кайтырга булдым. Багучыларга әллә ни исем дә китми югыйсә, әмма хиромантларга битараф кала алмыйм. Китаплардан карап кына булса да, бераз өйрәнелгән инде: кулдагы нинди сызык язмыш өчен җавап бирә, кайсы йөрәк, ә кайсысы сәламәтлек турында сөйли – аларын да чамалыйм. Хәтерне яңарту өчен интернетта казындым да хиромант егетнең визиткасын тотып чыгып киттем.

 

Хиромант Радион (исеме үзгәртелде – авт.) Казан үзәгендә урнашкан эзотерика кибетләренең берсендә кабул итә икән. Аерым бүлмәсе дә юк. Бер өстәл һәм ике урындыкны чаршау белән бүлеп куйганнар. Шунда кереп утырдым. Лампа кабызылды. Ике уч төбемне чагыштыра-чагыштыра, кулыма әллә нинди сызыклар сыза, өстәл өстендәге кәгазьгә нидер яза башлады багучым. Менә әкрен-әкрен генә нәтиҗәләр ясыйбыз.

 

– Сезнең кулыгыз Алла Пугачева, Путин, Ельцинныкы кебек. Сызыкларыгыз шундый ук. Танылырсыз, мөгаен.

 

– Алар да сезгә мөрәҗәгать иттемени?

 

– Юк. Рәсемнән күрдем. Филипп Киркоровныкы да шундый әле, шатланыгыз!

 

Менә бит нинди яхшы кеше, кермәс борын мактый да башладылар! Бераз тын гына утырганнан соң түзмәдем:

 

– Я ничек, шуннан башка тагын берәр нәрсә күрәсезме?

 

– Сез укытучы, я табиб, я рәссам, – ди бу миңа.

 

– Гомер буе рәсем ясый белмәдем, каян килеп рәссам булыйм? Табиблар нәселдә дә юк. Кем икәнлегемне мөстәкыйль рәвештә ачыклый алмассыз, мөгаен, – дидем көлемсерәп. – Журналист мин.

 

– Рәссам дип иҗади якны күздә тотып әйттем. Менә бит, сәләт өчен җаваплы сызык бар. Укытучы да укучыларына аңлата, сез дә. Аерма юк бугай. Табиблар кебек сез дә дәвалыйсыз, тик рухи яктан. Шушы һөнәрләр җыелмасы журналист була да инде.

 

– Алай дип карасак, мин әле агроном да, чөнки авыл хуҗалыгы турында язгалыйм, машина йөртүче дә – “правам” бар...

 

– Сезгә хәзер ничә яшь? Кияүдәме?

 

– Кияүдә түгел.

 

– Беләсезме, сез 19 яшьтә танышкан егеткә быел кияүгә чыгачаксыз...

 

Күңелемнән генә 19 яшьтә кемнәр белән танышуымны барлый башладым. Ай-һай, күп булган алар! Тәкъдим ясаучысы да бар-барын, әмма аның белән 19 яшьтә танышмадым. Кияүгә дә җыенмыйм әле. Тагын ул миңа бик күп сыйфатларымны ачып салды. Ун-унбиш сыйфатның бер-икесе туры килмичә калмый инде, билгеле. Журналист кешенең кызыксынучан булуы яңалык булмаган кебек, бу һөнәр иясенең гел юлда булуын атау өчен дә багучы булу кирәкми. Дөресен генә әйткәндә, Радион күбрәк сораулар биреп аптыратты, шәхси тормышым белән кызыксынды. Чикләвеге имәндә – 24-27 яшьлек бу егетнең йөри торган кызы юк икән. Әле 200 сум акчамны түләп чыгып киткәч тә, берничә көн телефоныма шалтыратып, язып аптыратты. “Мин дөрес әйттемме? Мин яхшы хиромантмы? Син миңа реклама ясыйсыңдыр бит?” – дип теңкәгә тиде. Шушы аралашу вакытында гына аның югары уку йорты тәмамлап эш таба алмавын, хиромантия белән 3 ел тирәсе шөгыльләнүен сөйләп бирде. Кыскасы, җәмәгать, бу шарлатанга эләкмәс өчен генә булса да хиромантка йөрмәү хәерле.

 

МОГҖИЗА ҮЗЕҢ БЕЛӘН!

 

Интернеттагы форумнарда утыра, актарына, эзләнә торгач, тагын бер хиромантка тап булдым. Анысы өендә кабул итте. “Акча өчен түгел, үземне тикшереп карыйсы килгәнгә генә багам. Әле мин 4 ел тирәсе генә бу эш белән шөгыльләнәм, – диде ул миңа. – Хиромант өчен бу бик аз вакыт.”

 

Ул да әллә ни шаккаттыра алмады. Иҗади сферада эшләвемне (алай дисәң, бөтен эш тә күпмедер дәрәҗәдә иҗади инде – авт.), тормышымның кискен борылышлары ничә яшьтә булганын төгәл әйтеп бирде бирүен. Хәер, кискен борылышлар дигәндә, мәктәпне тәмамлап укырга керү, һөнәр сайлау, укып бетергәч, эшкә урнашуны күздә тотам. Алары һәркемнең шул бер үк яшьләрдә буладыр инде. Кискен борылышларның тагын кайчан булачагын да фаразлады. Гаилә, балалар турында да бик ышандырып сөйләде. Кыскасы, бу кешенең азмы-күпме тәҗрибәле психолог яки шул ук шарлатан булуы күренеп тора иде.

 

Ярый да мин кызык эзләп йөрим, кемнәрдер шуларга ышана, өмет баглап килә бит әле. Бер танышым, гомумән, багучылардан башка яши алмый. Аларга бәйлелек барлыкка килүен үзе дә таный хәтта, кайчакта нәрсә сорарга барганын да белми, ләкин һаман йөри. Барысы да бер күңелсез очрактан соң – аны егете ташлагач башланган. Әйе, тормышта югалып калган минутларда кемдер Аллаһы Тәгаләгә барып сыена, күңел тынычлыгын диннән эзли, ә кемдер менә шундый кешеләргә йөгерә. Багучылар шулар хисабына яши дә.

 

Дөрес, дин ягыннан караганда, теләсә-нинди багучылык тыелган. Хәтта шундый хәдис тә бар: “Багучыга барып нәрсәдер сораган кешенең догалары, намазы 40 көн кабул булмас”. Аллаһы Тәгалә Коръәндә дә хәбәр итә: “Гаип (киләчәк) гыйлемен мин үзем генә беләм”, – ди. Димәк, хиромант та – шул ук багучы һәм аңа йөрү гөнаһ.

 

Тик шулай да уч төбемдә ниндидер сер яшәвенә чын-чынлап ышанам. Барысын булмаса да, күпмедер мәгълүматны уч төбеннән укып бирүләре без яши торган серле җиһанның тагын бер могҗизасы түгелмени? Бәлки, бу Аллаһы Тәгаләнең бер кодрәте булып, менә күрегез, язмышыгыз уч төбендә һәм сез аны үзгәртә алмыйсыз дип хәбәр итүедер?!


Эльвира ФАТЫЙХОВА
Безнең гәҗит
№ 10 | 15.09.2010
Безнең гәҗит печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»