|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
12.01.2021 Фаҗига
“Ярдәм итегез. Янабыз. Тончыгабыз...” – дип язып өлгергән
Екатеринбургта кичә төнлә чыккан янгын вакытында Twitter-да ярдәм сораган русияле яшь хатын һәм аның кызы үлгән. Бу хакта өлкә полициясенең баш идарәсе матбугат хезмәтенең начальнигы Валерий Горелых хәбәр итте. Горелых белдерүенчә, 2013 елгы Вера исемле кыз дәваханәгә барганда җан биргән. “Кызганычка каршы, аның әнисе – 1982 елгы Наталья да – һәлак булды”, – дип өстәде ул.
Янгын вакытында Наталья Twitter аша ярдәм сораган. “Ярдәм итегез. Янабыз. Пожарныйларны чакырыгыз. Мин бала белән бикле фатирда. Астагы фатир яна, тончыгабыз. Тугызынчы кат, үләбез”, – дип язып өлгергән ул...
12 гыйнварга каршы төндә Екатеринбургның ЖБИ районында урнашкан 9 катлы йортта янгын чыгуын язган идек. Пожар нәтиҗәсендә 8 кеше гомере өзелде.
Чыганак: Lenta.ru
Фото: Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Свердловск өлкәсе буенча Баш идарәсеннән.
Әлфия ШАКИРҖАНОВА |
Иң күп укылган
|