поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
12.01.2021 Милләт

Булат Җиһаншин: "Серле мәгънә салдык бу җырга" (ВИДЕО)

Билгеле булганча, Татарстанда 2021 ел Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы дип игълан ителде. Бу уңайдан, җырчы Булат Җиһаншин туган тел мәсьәләсе турында үзенең фикерләрен җиткерде. Әйтергә кирәк, Булатның моннан берничә ел элек яздырылган “Туган якта” дип аталган җыры бүген дә актуальлеген югалтмый.

"Урамда бала белән йөргәндә, башка әти-әниләр, балалары белән сөйләшкәнне ишетеп торам да, кайчак шаккатам. "Улымка, кызымка",- дияләр дә, калганын русча әйтәләр. Ничек килеп җиттек без бу хәлгә? Элек авылларда булса да чиста татарча сөйләшәләр иде, хәзер анда да ана телен онытып баралар.

Әйе, хәзер күбесе әйтер: “Баланың киләчәктә укырга керәсе бар. "Кеше" буласы килсә - рус телен белергә тиеш, бу илдә иң кирәклесе рус теле бит”, - диярләр.

Мин әйтер идем: билингваль балалар акыллырак була бит. Шуңа күрә, башта туган телен өйрәнергә тиеш бала. Ә рус телен ул болай да өйрәнә: тв, интернет, мәктәп - бөтен җирдә бар ул, ә ана теле гаиләдә тулысынча булырга тиеш.

Радио, ТВ га килгәндә - иң дөресе 50/50 булырга тиеш бит икетелле республикаларда. Ә чынбарлыкта бу үтәләме соң? Юк, әлбәттә. Менә безнең өйдә 70тән артык ТВ канал күрсәтә, шуның 4се генә татар телендә. Бу бит дөрес әйбер түгел. Радио белән дә шул ук хәл. Нишләп моны контрольдә тотар өчен закон юк? Без Федерациядә яшибез икән Республикаларда икетеллелек бөтен өлкәләрдә дә якланырга тиеш бит.

Чөнки, әлегә бу хәйләкәрлек белән алып барыла: мәсәлән ТНВ икетелле телеканал, бер яктан карасаң - бары да гадел кебек тоела. Ә гомумән, глобаль яктан карасаң, каналлар санын истә тотсаң - бу бит инде мыскыл итү. Бу закон радио тв каналлар санына карата эшләргә тиеш. Ике телле республика икән - бөтен каналлар тәрҗемә белән дә барырга тиеш дигән закон булсын иде.

Ә менә кинотеатрлар буенча: мин киноман. Голливуд фильмнарын татарча карыйсым килә. Кайда татар заллары? Болар барысы да федераль акчага эшләнергә тиеш. Ләкин "Европейская хартия региональных языков или языков меньшинств"ны Мәскәү ратификацияләндерми.
Безнең милләтләребез өчен мөһим әйбер - моны булдыру. Без шуның өчен бердәм булып тырышырга тиеш.

Аңлаганыгызча, мине бу проблема бик борчый. Чөнки үзем балалар бакчасында да, мәктәптә дә, институтта да русча белем алдым. Аннан соң татарчага күчү бик авыр булды... Әле хаман тырышам дисәң дә була.

Шуңа күрә балаларга ана телен өйрәтик. Әле бу дөньялар үзгәрер, туган тел бик тә кирәк булыр. Ә безгә шул инде, татар телендә иҗат итергә генә кала.

Бер җырым бар “Туган якта” исемле. Монда туган якка кайту – туган телебезгә кайтуны аңлата, без шагыйрь Нур Амстердам белән шундый серле мәгънә салдык бу җырга", ди Булат Җиһаншин. 


---
Матбугат.ру
№ --- | 12.01.2021
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»