|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
11.01.2021 Фаҗига
Башкортстанда автобуслар бәрелешкәнЮл авариясе нәтиҗәсендә хатын-кыз һәм баланың гомере өзелгән, 11 кеше җәрәхәтләнгән. 10 гыйнварда, көндезге 2ләр тирәсендә, Кропачево - Мәсәгуть - Ачит трассасының 36 чакрымында ике Форд Транзит автобусы бәрелешә. Төбәк дәүләт юл инспекциясенең матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, автобусларның берсе Уфага, икенчесе шул ук маршрут буенча каршы якка барган булган. “Хәзерге вакытта ике кешенең авариядә үлгәнлеге билгеле: хатын-кыз һәм 6 яшьлек бала. 11 кеше медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итте”, - дип аңлатма бирде юл инспекциясе идарәсе.
Республиканың Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының матбугат хезмәте әйтүенчә, бәрелеш вакытында автобусларда 36 кеше, һәрберсендә 18 кеше булган. Полиция хезмәткәрләре юл һәлакәте урынында эшли. Вакыйганың сәбәпләре ачыклана.
Чыганак: Башинформ
Фото: Юл инспекциясе идарәсе
Рәдиф ФАТКУЛЛИН |
Иң күп укылган
|