поиск новостей
  • 05.05 "Аферис" Тинчурин театры, 17:00
  • 06.05 "Яратам! Бетте - китте" Тинчурин театры, 18:30
  • 07.05 "Ай,былбылым" Тинчурин театры,18:30
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 03 Май
  • Наил Дунаев (1937-2022) - актер
  • Сергей Юшко - галим
  • Фаил Камаев - дәүләт эшлеклесе
  • Альберт Яруллин - хоккейчы
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
31.12.2020 Ана теле

Әйтмә сөйләмне язма сөйләмнән аеру кирәкме? “Хат сөйләме” (эпистоляр сөйләм) – нинди төргә карый? Асылын, әһәмиятен, кадерен беләбезме?

Быелгы соңгы бу язмама бисмилла белән бергә кыска гына кереш сүз өстим: Бүгенге яшәешебездән аерылгысыз Матбугат.руның һәр хөрмәтле хезмәтпәрвәрен Яңа ел белән ихластан котлап, сәләмәтлек, милләтебезгә тырыш хезмәттә иҗади табышлар насыйп булсын дип телим.

Язмабызка килсәк, аны башлаган сорау бер караганда  урынсыз, хәтта мәгънәсез булып  тоелуы ихтимал – кешеләр миллион еллар буе бернинди язусыз аралашып яшәгән, әле дә каләм тотмыйча яшәп яткан бәндәләребез бихисаптыр. Шулай да безгә сөйләмебезнең ике рәвеше барлыгын, алар арасындагы аерманы белүнең тормыш ихтыяҗы икәнен танымый булмый. Бу хакыйкатьне без моңарчы да ачыклый килдек ( “Уем – тел очында...”). Хәзер кайбер тезисларны тирәнтенрәк тәфсирләү мөмкинлегеннән файдаланып алыйк. Мәсәлән, “хат сөйләме” мисалында.
   
Язманы  әһәмиятле бер факттан башлыйк әле.  “Хат сөйләме”нә багышланган бүлекчәне әзерләү барышында ук Матбугат.руда бүтән темага урнаштырылган язма уңаеннан фикерләрдә интернетчы авторыбыз Илгиз болай дигән иде: “Татарча хат язу сәнгате турында да язсагыз иде, элек хат яза белү бик зур осталык таләп иткән, Н.Думавидамы, З.Бәширидәме бу турыда бер хикәя бар. Хатның башы ничек булырга тиеш (күпдин-күп, чукдин чук сәламнәребезне юллап калабыз һ.б.), уртасы (сезләргә тагын шул да мәгълүм булсын һ.б.), азагы ничек - болар барысы да татарда сәнгати эшкәртелгән, камилләштерелгән, риторик бизәлгән булган”.
   
Язмаларыбызга даими игътибарлы булып, аларга гадел бәя биреп килгәне өчен, аеруча менә бу бик кирәкле фикер-тәкъдиме өчен кардәшебезгә зур рәхмәт әйтеп, аңа сәламәтлек, белем эстәүдә тырышлык, уңышлар  теләп, төп сүзебезгә күчәбез.
   
Хат ул милләтнең аң дәрәҗәсен күрсәтә торган, бөтен тарихи мирасына, шул җөмләдән  әдәбиятенең, сәнгатенең дә хәленә бәя бирә торган эталон. Мәшһүр галимнәребез, әдипләребезнең хезмәтләрен туплаган җыентыкларда аларның хатлары да теркәлгән булыр. Бик күп яктан сабак бирә торган  әсәрләр. Берүк читкә тибәрмәгез. Мәшһүр тарихчыларыбыз да аларга игътибар итми калмаган. Мәсәлән, Ризаэтдин Фәхретдиннең күп кенә атаклы шәхесләребезне (әйтик, Шиһабетдин Мәрҗәнине) аларның хатлары ярдәмендә дә бәяләве мәгълүм. Менә аның хатка, “хат сөйләме”нә  карата кайбер фикерләре: Сәйфулла бине әл-Әҗеви турындагы мәкаләдә: Мохталиф затларга язган мәктүпләрендән күпләрен күрдем. Мәктүпләре бохаралылар өслүбләренә муафыйк булудан бигрәк, Истамбул төрекләренең өслүбләренә муафыйк күрелде. Гыйбарәт тәртибе зарарсыз, әмма рәсме хаты бик гүзәл (Асар, 127 б.).
   
Хәбибулла әс-Эстәрленең Р.Фәхретдингә хаты: Үземезгә язган бер мәктүбе ошбу: Бисмилләһи әр-рәхмән әр-рәхим. Әл-хәмде лиллаһ вә кәфә вә сәлям галягыйбалиһи әл-ләзин истафа (сайларга). Фазыйләте пәнаһ әрҗемәнд кәраме борадәре дини ваҗибел-ихтирам хадимеш-шәргъ лил-мәтин (ныклы) вә казый әд-дин әл-мөбин (ачык) дамелла Ризаэтдин җәнабе галиләренә мәга  җәмигъ әл-иттибаг сәлям мөстадамләремез (дәвамлы) бәгъдендә хәер фатыйхаларыңызны мөтәрәккыйбымыз (көтәргә). “Йа Раббыбыз, Үз тарафыңнан безгә рәхмәт бир вә барча эшебезне хаклыкка сал” (Сүрәдән тәрҗемә)...(Сүрәләрдән өзекләр белән тәмамлана. Асар. 244-245 б.).
   
Р.Фәхретдин Нәҗип Рәхманкол (имам, мөдәррис) турында: Мәгәр дә мөшафәһәт (әңгәмә) вакытындагы сүзләренә вә бәяннарына нисбәт каләме куәтле вә язуларны әсәрле икәнлекне тәсърих кылырга (белдерү ясау) мәҗбүрмен. “Хат – ярты очрашу”, дисәләр дә, моның хаты берлә сохбәте хакында “хат – зәгыйфь очрашу” дию дөрест булыр (Асар, 382 б.).
       
Габдулла Тукайның да  хатлары бәян ителде.
   “Апасы Саҗидәгә. 1903 ел. Уральскидан Каенсарга. Хәзерге әдәби телдә.” Хат текстына кереш – эпиграф: Хат – күрешүнең яртысы.//Ул Аллаһ (әүвәл булмаган сурәттә) – бер итүче.//Рәхимле-шәфкатьле Аллаһ исеме белән.//Аллаһ сезне һәр ике йортта//(дөньяда да, ахирәттә дә)//бәхетле итсен.
   
Сезки, кешеләрнең иң кадерлесе, югары дәрәҗәлеләрнең иң  ихтирамлысы булган хөрмәтле җизнәбезгә (искәрмәдә: Әхмәтсафа Зариф улы Хәбибуллин ...кыскача тәрҗемәи хәле)  гадәттәгечә сәламнәребезне җибәреп ирештергәннән соң, хәер-догаларыгызны өмет итеп калдым. һәм дә кадерле һәм хөрмәтле булган тутабыз Бибисаҗидәгә чиксез күп һәм бетмәс-төкәнмәс сәламнәребезне җибәреп ирештердем. Шулай ук энебез Габделвәһһаб белән сеңлебез Бибимәсрүрәгә һәм сеңлебез Өммеһанигә, гадәттәгечә, чиксез һәм бетмәс-төкәнмәс сәламнәремне юлладым, һәм дә каддерле һәм хөрмәтле тутабыз Гөлчәһрә белән хөрмәтле һәм кайгыртучан җизнәбезгә, барлык гаиләсенә чиксез күп һәм бетмәс-төкәнмәс сәламнәребезне җибәреп ирештердем, һәм дә картларның иң яхшы күңеллесе булган бабабыз Зиннәтуллага чиксез күп һәм бетмүс-төкәнмәс сәламнәребезне җибәреп ирештердем. һәм дә хөрмәтле һәм кадерле әбигә бик күп сәлам күндердем. Сәлам соңында үз тарафыбыздан безнең хакта сорый калсагыз, Аллага шөкер, сау-сәламәтлебез бу көннәрчә; моннан соңгысы Хода кулында. Үзебез хәзерге көндә мәдрәсәдә укып торабыз. Дәресебез – “Тәркиб”не чыгып барабыз. Быел укырга акчабыз юк иде. Шулай булса да, Аллаһы тәгалә бер юл ачты: Гурьевтагы бай туганнарым унбиш тәңкә акча бирде һәм үзебезнең ахун җизни биш кадак чәй бирде... (тигән) егерме биш тәңкә бар иде. Шул акчалар берлә, Ходага тапшырып, мәдрәсәгә кереп укып торабыз. Апай янына атнага бер кайтып киләмен. Аллаһы Тәгалә файдалы гыйлем бирсен иде дип, һәрвакыт хәер-фатыйхада булуыгызны өмет итәбез һәм үтенәбез. Анабыздай булган тутабыз Бибигазизәдән, гадәттәгечә, бик күптин-күп сәламнәребезне җибәреп ирештердем. Һәм дә үзегезнең җибәргән әманәтегез сәламәт тапшырылды. Рәхмәт, Алла риза булсын, гомерегез озын булып, байлыгыгыз һәм бәхетегез көннән-көн артып торсын. һәм дә хат язганда андагы хәлләрнең барысын әйтеп языгыз, һәм дә үзегезгә ярты кадак чәй белән бер яулык җибәрдем һәм бер исле сабын. Аз булса да күп күреп алыгыз.  Икенче җибәргәндә, Алла теләсә, күбрәк җибәрербез. Тагы ни языйк? Сүз күп иде, әмма без кыскарттык. Вәссалам (Тәмам булды).
   
Фән өчен галимнәрнең эпистоляр өлкәсендә ничек иҗат итүен өйрәнү әһәмиятле. Менә Миркасыйм Госмановның Хөсәен Фәезханов хатларын өйрәнү мисалы: ... Бүгенгә безгә  Хөсәен Фәезхановның 40 чамасы хаты мәгълүм: безгә аларның кайберләре генә, аерым өзекләр, фрагментлар рәвешендә калган.
   
Бу хатлар безгә, аеруча Ш.Мәрҗәнигә җибәрелгәннәре өслүб  (стиль) ягыннан зур кызыксыну уята. Алар, кагыйдә буларак, шәркый калыптагы күтәренке тантаналы кереш белән башлана – анда адресат “мәшһүр галим”,  барыбызны да юмарт яңгыр кебек гыйлем белән баетучы “бөек мөгаллим” һ.б. кебек эпитетлар белән данлана. Керештән төп эчтәлеккә күчеш тә шундый ук тантаналы – анда да гарәп, фарсы гыйбарәләре өстенлек итә. Болар, әлбәттә, электән килгән гадәт (традиция). Күп кенә хатта  “мин” диясе урында үзеңне “фәкыйрь”, “бәндә” дип түбәнсетү рәвеше дә шуннан килә.
   
Фәезханов  хатларының төп өлешендә күренеш шактый үзгәрә: китаптан өзекләрне, гарәп-фарсы терминнарын искә алмаганда, бәян итү шактый гадиләнә: хәтта әйтмә сөйләм рәвеше сизелә башлый. Шуңа күрә Хөсәен   татар дөньясында бөтен яктан кырыслыгы белән мәгълүм  галимгә хат яза дип түгел,  бәлки үз-үзе белән сөйләшә яки  барлык кешене борчыган уртак мәсьәлә турында фикер йөртә дигән тәэсир кала.
   
Аның татар түгел кешеләргә, мәсәлән, Н.И.Ильминскийга, В.В. Григорьевка, Ч.Ч.Вәлихановка язган хатларында да чагыштырмача гадилек, фикерне ачык белдерү хас.
   
Тулаем алганда, хатларны укыганда аларның асылына төшенгәндә, язылу рәвешен, хәсиятен бәяләгәндә ирексездән бер чагыштыру килеп туа:  бу хатларның язылу өслүбе шул кадәр дә авторының язмышына туры килер икән! Хатлар үлән арасыннан башланып, әлегә төп кыйбласын тапмаган чишмә кебек ачыкланып бетмәгән фикерләр, шартлы гыйбарәләр белән башланып, тора-бара үсә барып, ачылып китәләр, эшлекле сыйфат алалар: таулар арасында да .үзенә юл яра алган елга кебек. (Миркасым Усманов. Заветная мечта Хусаина Фаизханова. ТКИ, 1980,19-20 б.).
   
Бөтендөнья хәзинәсе саналырга лаеклы бу ике бөек милләттәшебезнең баһалап бетергесез, соклангыч эпистоляр мирасы әле бөтенләй дә ачык дөнья күрмәгән. Без әле бәян иткән мәгьлүмат та күренекле галимебез Миркасыйм Госмановның урысча чыккан хезмәтеннән, чын хатларның үзләренең кайберләре яисә алардан өзекләр генә аерым мәҗмуга, җыентыкларда күчереп бирелгән. Барысын бергә туплап бер китап итеп чыгарасы иде. Бүген халкыбызга бик тә кирәкле нинди хәзинә әрәм булып, хәрәкәтсез ята!
 
Шәхси архивымда да бу төр сөйләмнең төрле үрнәкләрен чагылдырган чыганаклар, ягъни хатлар шактый саклана. Әни озак еллар укытучы булып эшләде, әти сиксән яшьлек гомерен укыту, агитаторлык, хәбәрчелек эшенә бирде, бу өлкәләрдә төрле һөнәри затлар белән хат алышты, туган җанлы, аралашучан кеше буларак күп санлы кардәшләре, шәкертләре, фикердәшләре белән хат язышып аралашып яшәде. Ауылыбыз тарихын язганда әти үзе дә, мин дә ул хатларны файдаланырга тырыштык, алардан кайбер өзекләр дә күчереп бирелде. Архивымда шулай ук  әнинең әнисе Нәфисә әбиемнең бертуган сеңлесе Казан артының атаклы шәхесе --  Татарстанның беренче чакырылыш Верховный Советы депутаты, орденлы укытучы, озак еллар мәктәп директоры, пенсиягә чыккач халык суды рәисе  Фатыйма Мөхәммәтгали кызы Садыйкова архивыннан күп кенә хат саклана. Арада Бөек Ватан сугышы вакытында апага элекке укучылары солдатлар язган, -- сайлаучы буларак гозерләрен җиткергәннәре дә, рәхмәт әйткән, бәйрәм-юбилейләр уңае белән котлаганнары да бар. Күбесен  инде төрле музей, архивларга тараткаладым. Кызысынучылар, өйрәнергә алынырга теләүчелзр булса, рәхим итегез. Үзегездә дә шундый хәзинә булса, уртаклашыгыз. Телебез мирасын саклаган һәр төрле сөйләм чыганагы милли малыбыз – байлыгыбыз бит ул.
                                            Илдар Низамов,
                               филология фәннәре докторы.

Илдар НИЗАМОВ
Матбугат.ру
№ --- | 31.12.2020
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»