поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 14.05 "Сөннәтче бабай". Кариев театры, 18:30.
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Ак чәчәкләр кебек...". Кариев театры, 18:30.
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Корт". Кариев театры, 18:30.
  • 17.05 "Йосыф". Кариев театры, 18:00.
  • 18.05 "Әлифба: Хәрефләр дөньясында". Кариев театры, 13:00.
  • 18.05 "Ромео һәм Джульетта". Кариев театры, 18:00.
  • 19.05 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 13:00.
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 13 Май
  • Солтан Габәши (1891-1942) - композитор
  • Халидә Минһаҗева - журналист
  • Таһир Якупов (1946-1999) - җырчы
  • Миләүшә Таминдарова - мәдәният хезмәткәре
  • Җәүдәт Хөсәенов - көрәшче
  • Рөстәм Нәбиев - блогер
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
Архив
 
30.12.2020 Шоу-бизнес

«Поле-чудес»ның Яңа ел чыгарылышында Татарстан кызы катнаша

30 декабрьдә, беренче канал «Поле чудес»ның Яңа ел чыгарылышын күрсәтәчәк. Ул якынлашып килүче Үгез елына багышланган, шуңа күрә тапшыруның төп катнашучылары - илнең терлекчелек тармагы белгечләре. Россиянең 9 төбәге, шул исәптән Татарстан да, Леонид Якубовичтан чакыру алды.

Октябрь аенда «Поле чудес» тапшыруында Арча районының Шушмабаш мәктәбе директоры Рәзилә Шәймәрданова катнашкан иде, ә инде декабрь аенда ук шул авылда эшләүче Ләйсән Хәмитова «Поле чудес»ка юл тотты.
 
Ул «Северный» ширкәтендә зоотехник-селекционер булып эшли. «Поле чудес» телетапшыруына 26 яшьлек гади авыл кыз ничек эләккән соң?
 
— Районның баш зоотехнигы шалтыратты һәм «Поле чудес» тапшыруының Яңа ел чыгарылышы авыл хуҗалыгына багышлана һәм анда катнашу мөмкинлеге бар, диде. Миңа анкета-заявка тутырып җибәрергә тәкъдим итте. Башта моңа шикләнебрәк карадым, үтәрмен дип ышанмадым да. Әмма мин мөмкинлекне кулдан ычкындыручылардан түгел. Нәрсә булса, шул булыр, дип уйладым да, риза булдым. 3-4 көннән үк уңай җавап алдым. Шулай итеп, декабрь башында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәме белән мин «Поле чудес» тапшыруын яздырырга Мәскәүгә киттем.
 
— Анда баргач нинди хисләр кичердегез?
 
— Килгәч тә, кара-каршы сөйләшү булды. Кайчан алкышларга, кайчан елмаерга, ничек дөрес итеп басып торырга - барысын да җентекләп аңлаттылар. Сәхнә артында барысы да башкача икән. 1 сәгатьлек тапшыруны 4 сәгать төшерделәр. Һәр эпизод аерым төшерелә, һәр катнашучыга билгеле бер вакыт бирелә, әмма телевизордан барысын да күрсәтмиләр, бары тик уңышлы эпизодлар гына күрсәтелә. Бу хакта безне алдан ук кисәттеләр, һәм дулкынлану кими башлады. Бик кызык булды, миңа ошады. Катнашучылар бөтен Россиядән җыелган иде. Алтай краеннан, Ленинград, Орел өлкәләреннән, Удмуртиядән һ.б. яклардан килгәннәр. Әлбәттә, Татарстаннан бүләкләр алып бардым. Барлык серләрне дә алдан ачмыйм инде, тамашачыларга кызык булмас. Тапшыруны Яңа ел алдыннан, чәршәмбе көнне 30 декабрьдә  карарга мөмкин булачак.
 
— Үзең турында сөйлә әле. Ни өчен нәкъ менә шушы һөнәрне сайладың?
 
— Мин Шушмабаш янәшәсендәге Шекә авылында тудым һәм үстем. Югары белем дипломы алгач, туган авылыма кайттым. Хәзерге вакытта төп йортта әти-әни янында яшим. Үз эшемне яратам. Минемчә, үз һөнәреңне яратмыйча, эшләп булмый. Бүген мин биредә эшләвем белән горурланам: «Северный» АХҖК ҖЧҖ – икътисадый яктан нык, үсә торган хуҗалык.
 
— Үгез елы алдыннан үзегезгә нинди максатлар куйдыгыз?
 
— Булганына куанам. Тик алдымда ишек ачылса, керү мөмкинлеген кулдан ычкындырмыйм. Ярдәм кулын сузып, бу сәфәрдә матди ярдәм күрсәтүчеләргә рәхмәт әйтәсем килә.
 
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итүенчә, беренче каналда «Поле  чудес» программасының Яңа ел чыгарылышын бүген, 30 декабрьдә, 19.30 сәгатьтә карарга мөмкин булачак.
 
http://agro.tatarstan.ru
 

---
Шәһри Казан
№ --- | 30.12.2020
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»