поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
29.12.2020 Спорт

Батыр Радик Сәлахов: «Җиңүем дога булып барсын»

Әйбернең кадере булмаган чагында беленә. Татар көрәше белән дә шулай булды быел. Мәгълүм вакыйгалар аркасында күп ярышлар узмый калды. Шөкер, Татарстан чемпионатын ел бетәргә бер атна кала уздырырга өлгерделәр. Хисле ярыш булды ул.

Гадәттә ноябрь айларында узучы бу ярышны көрәш җәмәгатьчелеге зарыгып көтте. Узу-узмавы ахырга кадәр билгеле түгел иде. Ник башка төрдә бәйгеләр уза да, безнекендә – юк, дип аптырады берәүләр. Мондый чакта сабыр итеп торсак та була, чир таралу куркынычы бар, дип каршы чыкты икенчеләр. Хакыйкать һәрвакыттагыча уртадарак булырга тиеш иде. Декабрьнең 25–26 көннәрендә узган турнир көрәшчеләргә дә, спортның бу төрен үз итүчеләргә дә бүләк булды. «Катлаулы һәм безгә зур чикләүләр алып килгән ел тәмамланып килә. Республика чемпионатын да башка шартларда үткәрергә туры килә. Ләкин республикабызның, милләтебезнең гореф-гадәте булган көрәшне сакламый кала алмыйбыз», – диде Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, республиканың көрәш федерациясе җитәкчесе Марат Әхмәтов ачылу тантанасында.

 
Ярышта быел гомерләре өзелгән легендар көрәшче Ильяс Галимов һәм татар көрәшенә ике батыр егет үстереп биргән Сирин Сәлаховны искә алдылар. Зур югалту булды, Радик Сәлахов өчен бигрәк тә. «Хәзер инде янымда киңәш биреп торучы, келәм читеннән борчылып карап торучы, кирәк чакта шелтәләп алучы әтием юк. Гаиләбездә төп ир-ат булып мин калдым. Җаваплылык артты. Әтине бик юксынам. Энем Рөстәмгә дә авыр. Ә Ильяс абый минем өчен үрнәк көрәшче булды. Ул бил алышкан категориядә ярышкач, мөнәсәбәте дә аерым иде. Җиңүләрем алар рухына дога булып барсын», – ди Радик. Билгеле булганча, узган ел көрәшче егетне келәмдә артык хисле булганы өчен бер елга ярышлардан читләштерделәр. «Бу ел минем өчен сабак булды. Шундый җәза бирелгән икән, үзем гаепле. Үземне тәрбияләргә, сабыр булырга тырыштым. Ярышларны читтән күзәтү җиңел булмады. Көрәш үзгәрмәгән. Әмма келәмгә чыгар алдыннан бик дулкынландым. Төп көндәшләрем кем булуы барысына да билгеле: Константин Морозов, Раил Нургалиев, Муса Галләмов. Әмма башкалар да көчсез түгел. Кем генә булмасын, алар барысы да шөгыльләнгән, әзерләнгән. Һәрберсе әйләндереп салырга мөмкин. Келәм бит түгәрәк. Һәрберсен хөрмәт итәргә кирәк».
 
Алдан ук әйтергә кирәк: бик хисле ярыш булды быел. Бил алышучылар гына түгел, җанатарлар өчен дә арткан көрәшнең кадере. Тавыш та, бәхәсләшүләр дә азрак булды. Хөкемдарлар белән килешмәү очраклары исә бу спорт төренең аерылгысыз бер өлешенә әйләнде. Ансыз булмый. Хәер, хөкемдарлар үзләре дә еш бирә андый мөмкинлекне.
 
Җанатарларның һәр ярыш алдыннан фаворитларны билгеләп куя торган гадәте бар. Быел да шулай булды, әмма фаразларның күбесе чынга ашмады. 60 килолы егетләр ярышында җиңүне Раббани Нургалиевка биреп куйганнар иде. Ә ул өченче урын белән генә чикләнде. Батыр булып Алексеевск районыннан Алексей Абрамов танылды. 65 килолы егетләр ярышында да булды көтелмәгән вакыйгалар. Әле беренче әйләнештә үк Россия чемпионы Илнар Закиров Зәйдән Зөлфәт Хәмидуллинга оттырып, тамашачылар арасына күчеп утырды. Зөлфәт финалга кадәр барып җитте һәм икенче урында калды. Батыр – Балтачтан Илназ Миңмуллин. 70 килолы егетләр ярышында төп фаворитлар булып Ислам Фәлахов белән Динар Кәримуллин саналды. Ахыр чиктә алар финалга кадәр барып җитте. Алабуга Лаештан көчлерәк булып чыкты һәм Ислам җиңде.
 
75 һәм 80 килолы егетләр ярышында Кәлимуллиннар чемпион булды. Рафаэльнең бу әле беренче уңышы, абыйсы Ренасның җиңүе исә – Владимир Путинның ел саен Яңа ел алдыннан  ил халкын бәйрәм белән котлавы кебек гадәти хәл. «Энем өчен җан атканда җиңел булмады. Үземнең дә финал алышына чыгасы бар. Әзерләнергә кирәк. Ә күзләр энем көрәшкән келәмдә, – дип сөйләде Ренас. – Яшермим, икебез дә бер ярышта чемпион калсак иде дип хыялландым. Шөкер, тормышка ашты». Әмма Ренас бер урында туктап кала торган егет түгел. Энесенә дә ирек бирмәячәк. «Камиллекнең чиге юк, Рафаэльнең күп нәрсәгә өйрәнәсе, хаталарын төзәтәсе бар әле. Өйгә кайткач сөйләшербез. Әйе, ул миннән иртәрәк чемпион булды. Аңа – 21, миңа исә 22 иде. Әмма мин ул вакытта билбаулы көрәштә дөнья чемпионы булган идем инде». Кәлимуллиннарның җиңүен күргәч, Айдар һәм Ринат Хәйретдиновларның батырлыгын искә алучылар да булды. Алар берьюлы икесе 2007 елда чемпион булып танылган иде. Айдарның – соңгы, ә Ринатның беренче җиңүе булды ул.
 
85 килолы егетләр ярышында Ранис Галимуллинның җиңүен фаразлаучылар булды. Теләче батыры өметне аклады. 90 килолы егетләр арасында Чаллыдан Илнар Галимов чемпион исемен яулады. 100 килода Булат Мусинны фаворит итеп күрделәр. Ләкин ул ярымфиналдан ары уза алмады. Имгәнгән, диделәр. 130 кило егетләр ярышының ахыры исә быелгы бәйгенең игътибарны иң нык җәлеп иткән өлеше булды. Рәсми ярышларда бер ел көрәшмәгән Радик Сәлахов ни эшли алыр, диделәр. Ә ул җиңде. Ярымфиналда ул Раил Нургалиев белән алышты. Башта Раил алды, аннары Радик салды. Ахыр чиктә Зәй-Әлмәт егете Теләче-Биектау батырыннан өстен чыкты. Финалда исә Радик Муса Галләмовны отты. Авыр үлчәүдә чемпион исемен Фирдүс Зәйнуллин яулады.
 
Җиңүчеләр исемлеге
 
60 кг үлчәү авырлыгы:
 
1 урын – Абрамов Алексей (Алексеевск)
 
2 урын – Камалов Ришат (Чаллы)
 
3 урын – Хәсәнов Рамил (Арча), Нургалиев Раббани (Актаныш)
 
65 кг үлчәү авырлыгы:
 
1 урын – Миңмуллин Илназ (Балтач)
 
2 урын – Хәмидуллин Зөлфәт (Зәй)
 
3 урын – Гайфетдинов Илһам (Мамадыш), Левашов Дмитрий (Чаллы)
 
70 кг үлчәү авырлыгы:
 
1 урын – Фәләхов Ислам (Алабуга)
 
2 урын – Кәримуллин Динар (Лаеш)
 
3 урын – Хәкимҗанов Рамил (Арча), Юнысов Булат (Биектау)
 
75 кг үлчәү авырлыгы:
 
1 урын – Кәлимуллин Рафаэль (Түбән Кама)
 
2 урын – Садыков Ленар (Чаллы)
 
3 урын – Гафуров Радик (Әлмәт), Гарипов Булат (Азнакай)
 
80 кг үлчәү авырлыгы:
 
1 урын – Кәлимуллин Ренас (Теләче)
 
2 урын – Кәримов Марат (Әлмәт)
 
3 урын – Шәйхетдинов Ренат (Чаллы), Гайнуллин Илназ (Буа)
 
85 кг үлчәү авырлыгы:
 
1 урын – Галимуллин Ранис (Теләче)
 
2 урын – Шириев Рәсим (Әлмәт)
 
3 урын – Зарипов Фаяз (Арча), Габдрәшитов Азат (Чаллы)
 
90 кг үлчәү авырлыгы:
 
1 урын – Галимов Илнар (Чаллы)
 
2 урын – Галиев Нәфис (Кукмара)
 
3 урын – Сәмигуллин Рәдис (Балтач), Хуҗин Фарис (Актаныш)
 
100 кг үлчәү авырлыгы:
 
1 урын – Алтынбаев Айдар (Әлмәт)
 
2 урын – Хәмитов Элдар (Чаллы)
 
3 урын – Мусин Булат (Яңа Савин), Сафин Илсур (Аксубай)
 
130 кг үлчәү авырлыгы:
 
1 урын – Сәлахов Радик (Әлмәт)
 
2 урын – Галләмов Муса (Теләче)
 
3 урын – Айзатуллов Рамил (Яңа Савин), Нургалиев Раил (Биектау)
 
130 килограммнан югары үлчәү авырлыгы:
 
1 урын – Зәйнуллин Фирдүс (Яшел Үзән)
 
2 урын – Зәйнуллин Илнур (Арча)
 
3 урын – Ситдиков Альберт (Арча), Гыйләҗетдинов Ранис (Чаллы)
 
Командалар беренчелеге:
 
1 урын – Чаллы
 
2 урын – Арча
 
3 урын – Әлмәт

---
Ватаным Татарстан
№ --- | 28.12.2020
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»