|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
27.12.2020 Бәйрәм
«Матбугат.ру» Яңа ел төнендә иң тугры матбугатчыны билгели. Бу традициягә 11 ел!Матур гадәт буенча быел да Яңа ел төнендә иң тугры матбугатчыны билгелибез. Унберенче тапкыр!!! Кем бәйрәмне безнең белән каршылый, шул 2021 елның беренче секундында шушы язма астында комментарий язып куярга тиеш. Кем беренче – шул җиңүче. Бүләк - 300 сум. 11 ел буена бүләкнең күләменә инфляция йогынты ясамады)) Уенның шартлары: 1. Уенда балигъ булган һәркем катнаша ала. 2. Комментарийлар бары тик "Вконтакте" виджетыннан языла. 3. Исәпне "00:01"дән түгел, ә "00:00"дән саныйбыз. 4. Кемнең хәбәре "Вконтакте" комментарийлары тасмасында беренчерәк була - шул җиңүче. 5. Җиңүчене гыйнварның беренче көннәрендә игълан итәчәкбез. 6. Җиңүчегә бүләк - 300 сум. Аны банк картасына яки телефон номерына җибәрәчәкбез. P.S. Бу бәйге “Матбугат.ру”ның матур традициясенә әйләнде. Тәүге тапкыр аны 2011 елны каршылаганда үткәргән идек. 2012, 2013, 2014, 2015, 2016, 2017, 2018, 2019, 2020 елларны каршылаганда да оештырдык. Унбер ел сизелми дә үтеп киткән, ә матур гадәт, тугры дусларыбыз калды. Комментарийларның саны күрсәткәнчә, Яңа ел төнен “Матбугат.ру” белән бик күп кеше каршылый. Быел да бергә булыйк! 16+ Тагын бер кат искәртәбез: бәйгедә бары тик "Вконтакте" аша комментарий язучылар гына катнаша!
--- |
Иң күп укылган
|