поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 10.05 "Муса.Моабит". Кариев театры, 13:00 / 18:30.
  • 11.05 "Кәҗүл читек". Кариев театры, 13:00.
  • 11.05 "Мәхәббәт күгәрченнәре". Кариев театры, 18:00.
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Суперкияү". Кариев театры, 18:00.
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 14.05 "Сөннәтче бабай". Кариев театры, 18:30.
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Ак чәчәкләр кебек...". Кариев театры, 18:30.
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Корт". Кариев театры, 18:30.
  • 17.05 "Йосыф". Кариев театры, 18:00.
  • 18.05 "Әлифба: Хәрефләр дөньясында". Кариев театры, 13:00.
  • 18.05 "Ромео һәм Джульетта". Кариев театры, 18:00.
  • 19.05 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 13:00.
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
Бүген кемнәр туган
  • 10 Май
  • Камил Фасиев (1919-2005) - галим
  • Рәмзия Закирҗанова - актриса
  • Алия Кәлимуллина - актриса
  • Рамил Муллин - дәүләт эшлеклесе
  • Мәликә Гыйльметдинова - хәйрияче
  • Гариф Галиев (1903-1985) - язучы
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
Архив
 
27.12.2020 Җәмгыять

Киләсе атнага ЙОЛДЫЗНАМӘ

28 декабрь – 3 гыйнвар көннәренә йолдызлар фаразы.

Кучкар (21.03–20.04) Узып баручы елның соңгы көннәре бик ыгы-зыгылы, хәтта бераз тавышлы да булуга карамастан, искиткеч уңышлы чор.  Иң элек премия белән сөендерерләр. Эштә дәрәҗәгезнең үсүе, берникадәр тынгысызлыктан соң шәхси тормышыгызның көйләнүе, киләчәккә яңа өметләрнең барлыкка килүе – боларның барысы да үзегезне бәхет диңгезенә ташлагандай тәэсир итәчәк!
 
Үгезбозау (21.04–20.05) Белеп торыгыз: дүшәмбе көнне бик тә отышлы бәядән менә дигән әйберләр сатып алырга мөмкинсез. Бөтен җирдә Яңа ел алды ташламалары бит!  Инде килеп, көтелмәгән җирдән акча керү ихтималы да зур. Атна уртасында, бөтен көчне җыеп, бик тырышып эшләп аласы булыр: киләсе елга дип калдырырга уйлап торган бер бурычны җәһәт кенә башкарып куярга туры килер. Яңа ел алды төне үзегезгә бик тә матур хәбәрләр китерер.
 
Игезәкләр (21.05–21.06) Бу чор тулысынча бәйрәм рухында узар. Атна башында эшегезгә кагылышлы шәп кенә яңалыклар ишетерсез. Узып баручы елның соңгы көннәре көтелмәгән акча, премияләр белән сөендерер. Ә инде Яңа ел бүләкләренә килсәк… Үзегезне чиксез бәхетлегә әйләндерәчәк алар! Ялгызлар өчен шәп яңалык: аларның күбесе Ак Үгез елына аяк баскан көннәрдә үк үз парларын табуга ирешәчәк.
 
Кысла (22.06–22.07) Күңелле сюрпризлар көтегез. Алар бөтен дөньягызны оныттырып, искиткеч зур ләззәт бирәчәк. Гомумән, Яңа ел алды көннәре искиткеч уңышлы булачак, барлык эшләрегез төгәлләнеп куелачак. Бу исә каникулда берни турында уйламыйча, тынычланып ял итүгә китерәчәк. Ә инде елның соңгы көнендә мул гына акча көтегез. Бүләк булырга охшап тора ул…
 
Арыслан (23.07–23.08) Күпләр инде быелга эшләрен төгәлләп, атна буе үзләреннән канәгатьлек хисләре кичерәчәк. Кыскасы, күңелләрендә күтәренкелек хөкем сөрәчәк. Атна башында Яңа елны каршылау планнарына тагын да кызыграклары, рәхәтрәкләре өстәләчәк. Дөрес, 30ында берникадәр киеренкелек булып алырга мөмкин, әмма бу – бәйрәм алды дулкынлануы гына… Яңа елга аяк басуга ук курантлар сукканда теләгән теләкләр тормышка аша башлаячак.
 
Кыз (24.08–22.09) Атнаның беренче яртысында хезмәттәшләрегез яки җитәкчегез белән тавышыгызны күтәребрәк сөйләшергә туры килмәгәе. Сәбәбе – әллә кемләнебрәк, борыныгызны бераз чөебрәк йөри башлауга бәйле түгелме икән? Шул хакта уйланырга вакыт җиткән кебек. Шәхси тормышыгызга килгәндә, барысы да яхшы. Гаиләгездә – муллык, татулык.
 
Үлчәү (23.09–23.10) Шәп атна. Эштә – күккә чөеп мактаулар һәм иң әһәмиятлесе, бик әйбәт премия көтелә. Елның соңгы ике көнендә күңелегезне алгысытырдай очрашулар, күңелле яңалыклар булырга мөмкин. Бәйрәмнән соң дусларыгыздан әйбәт кенә хәбәрләр килеп ирешер. Алар кәефегезне күтәреп кенә калмыйча, бик зур өмет-ышанычлар да уятыр.
 
Чаян (24.10–22.11) Ялкаулыкка бирешмичә, узып баручы елны ничек тә әйбәтрәк нәтиҗәләр белән төгәлләргә кирәк. Юкса Яңа ел төрле киртәләрдән башланып китәргә мөмкин. Хезмәт урынында, шулай ук шәхси тормышыгызда үзегезгә комачаулаган кирәкмәс әйберләрдән котылу ягын карагыз. Яңа елга өс-башны яңарту планнары бик әйбәт килеп чыгачак: арзан гына бәядән күпләрнең күзләрен кыздырырдай кием-салым алу бәхетенә ирешәчәксез.
 
Укчы (23.11–21.12) Үзегезне тәмам алҗыткан эшләрне бик шәп итеп кенә төгәлләү чоры. Яңа ел алдыннан эштә бер баскычка күтәрелү кайбер хезмәттәшләрегезнең кәефенә сугар. Аның каравы, бу үзегез һәм гаиләгез өчен зур шатлык-куанычка әйләнеп куяр. Шулай ук бәйрәм көннәре һәм шуннан соңгы яллар да күңелле хәбәрләргә бай булыр.
 
 Кәҗәмөгез (22.12–20.01) Ел буе ат кебек эшләү Яңа ел алдыннан шәп кенә премия алу белән төгәлләнер. Моңарчы хәл итеп булмастай тоелган проблемалар көтмәгәндә генә берничә өлешкә таркалыр. Бу исә җиңел генә аларның һәркайсының очына чыгу мөмкинлеге бирер. Җитәкчегездән мактау сүзләре ишетү үзегезне канатландырып, яңа эшләргә рухландырып җибәрер.
 
Сукояр (21.01–19.02) Тормышыгызга ниндидер яңалыкның үтеп керүенә каршылык күрсәтү кирәкми. Шул ук вакытта үзегез күнегелгән берәр нәрсә китәргә тиеш булса да.  Бу атнада хезмәтегез зур канәгатьлек хисе һәм саллы гына керем китерер. Үз эшенең остасы булып торуыгызны һәм җитәкчегез ышанычын аклый алуыгызны раслардай хәлләр көтегез. Сөеклегездән сөенечле хәбәрләр ишетүгә әзер торыгыз.
 
Балык  (20.02–20.03) Атна башында комсызлык һәм вакчыллык белән күзгә-күз очрашырга туры килмәгәе. Бу, әлбәттә, кәефегезне кырыр, әмма озакка түгел. Хезмәттәшләрегезнең үзегезгә карата хәерхаһлы булуы һәм кесә тутырып премия алу бөтен күңелсез уйларыгызны юкка чыгарыр. Курантлар суккандагы теләкләрегез инде Ак Үгез елының беренче көннәрендә үк тормышка аша башлар.

---
Ватаным Татарстан
№ --- | 27.12.2020
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»