поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 10.05 "Муса.Моабит". Кариев театры, 13:00 / 18:30.
  • 11.05 "Кәҗүл читек". Кариев театры, 13:00.
  • 11.05 "Мәхәббәт күгәрченнәре". Кариев театры, 18:00.
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Суперкияү". Кариев театры, 18:00.
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 14.05 "Сөннәтче бабай". Кариев театры, 18:30.
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Ак чәчәкләр кебек...". Кариев театры, 18:30.
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Корт". Кариев театры, 18:30.
  • 17.05 "Йосыф". Кариев театры, 18:00.
  • 18.05 "Әлифба: Хәрефләр дөньясында". Кариев театры, 13:00.
  • 18.05 "Ромео һәм Джульетта". Кариев театры, 18:00.
  • 19.05 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 13:00.
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
Бүген кемнәр туган
  • 10 Май
  • Камил Фасиев (1919-2005) - галим
  • Рәмзия Закирҗанова - актриса
  • Алия Кәлимуллина - актриса
  • Рамил Муллин - дәүләт эшлеклесе
  • Мәликә Гыйльметдинова - хәйрияче
  • Гариф Галиев (1903-1985) - язучы
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
Архив
 
26.12.2020 Язмыш

“Ике ел интекте кызым. Кулларымда үлде. Әни, дип өзгәләнеп кычкырганы әле дә исемдә”

Алар, бәхет эзләп, кая гына бармый! Әмма кайгы дигәннәре артларыннан калмый гел ияреп йөри. Казанның Дәрвишләр бистәсендә гомер итүче Сания апа Гайфуллина гомере буе интегеп яшәсә дә, булганына шөкер итеп көн күрә. Тиздән 78 яшен тутыручы бу әби, үз борчуларын читкә куеп, башкаларга да ярдәм итәргә тырыша.

Сания апа Сарман якларында туып үсә. 17се тулыр-тулмас дим­ләп кияүгә бирәләр аны. Хатыны үлеп, ике баласы белән калган Габ­дел­бәрнең хатынына әве­релә ул. Яшь кыз берни аңламый да кала. Кияү дигәннәре исә хатын-кызның кадерен белә торган кеше түгел икән. Салмыш чаклары да аз булмый, кул күтәрергә дә күп сорап тор­мый.
 
Яшь әниләрен яклаган балаларга да эләгә. Бер ел түзгәч, Са­ния, ике сабыйны ияртеп, авылдан бөтенләйгә чыгып китә. Артыннан эзләп килүчесе дә булмый. Ике чит баланы ияртеп, калага килгән Санияне анда беркем дә көтеп тормый. Башта яшәр урын таба алмый интегәләр. Эзли торгач, бер марҗа әби, кызганып, йортка кертә аларны. Әле бит балаларны ашатасы да бар. Бу чакта ятим кызларның берсенә – 8, икенчесенә 6 яшь була. Әнилә­ренең заводтагы эше аларны ипиле дә, әтиле дә итә. Сания исә ире­нә кызларының үзенеке түгел­леген әйтеп тә тормый. Озакламый гаиләдә тагын бер бала дөньяга килә. Бәхетләре түгәрәкләнә алар­ның. Әмма озакка түгел. Улы белән әтисе су коенырга киткән җирдән әйләнеп кайта алмыйлар.
 
Поезд бәрә аларны. Малай шунда ук җан бирә, Марат­ның исә гомере хас­таханәдә өзелә. Сания, ике кызын кочаклап, тагын ялгызы утырып кала. Җитмә­сә, каенанасы аларны өеннән куып чыгара. Бу юлы ераккарак – Казанга юл тоталар. Артларыннан калмый ияреп йөргән бәхетсезлектән котылу була хыяллары. Ләкин алай гына булмый икән. Казанда кияүгә чыккан олы кызы Айсылуның тормышы барып чыкмый. Төрмәдә утырып чыккан кешенең кыланмышларына түзә алмаган хатын, кеч­кенә баласын ияртеп, әнисе янына кайтып егыла. Авыруга сабышкан Айсылуны нинди генә табибка күрсәтеп карамыйлар – тик берсе дә сәбәбен таба алмый. Аптырагач, бер багучының ишеген шакыйлар.
 
Ул исә яшь хатында бозым барлыгын әйтә. Иренең элек йөргән кызы боздырган икән. Ни генә эшләп карасалар да, ярдәм итә алмыйлар: Айсылу, 25 яшен дә тутырмыйча, бакыйлыкка күчә. Әнисе белән апасының улын ялгыз калдырырга теләмәгән Ха­лидә 40 яше җиткәндә генә иргә чыга. Балага уза алмыйча интегә. Инде авырга уздым ди­гән­дә генә, табиблар Халидәдә яман шеш авыруы күреп ала. Тиз арада көмәнне төшерергә диләр. Әмма мәкерле авыру үзенекен эшли. Халидә баласын да югалта, үзе дә терелеп, аякка баса алмый.
 
“Ике ел интекте кызым. Кулларымда үлде. Әни, дип өзгәлә­неп кычкырганы әле дә исемдә”, – ди Сания апа. Хәзер ул үзе генә гомер итә. Кечкенә генә бакчасында яшелчә, җиләк-җимеш үстереп сата. Тиенен дә тотмыйча, ятим балаларга кием-салым, ризыклар илтә. Өйлә­неп, хатынлы булгач, әбисен­нән баш тарткан оныгы Илшатның бәхете булсын дип дога кыла. “Авыр­лыкларны күп күрдем. Төн­нәр буе елап чыккан вакытларым бар иде. Тик инде хәзер тормышыма шөкер итеп яшим, – ди Сания апа. – Пенсия түлиләр. Торыр җирем бар. Кызларым кабе­ренә барып дога укыйм. Ни язганны күрмичә, гүргә кереп булмый шул”.

Гөлгенә ШИҺАПОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 26.12.2020
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»