|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
25.12.2020 Хәйрия
"Дару юк. Алда бәйрәмнәр" - авыр чир белән көрәшүче 12 яшьлек Рузиләгә ярдәм кирәкТүбән Камада яшәүче 12 яшьлек Рузилә Вәлиева авыр чир белән көрәшә. "Матбугат.ру"га Рузиләнең әнисе Гөлнара ханым мөрәҗәгать итте. Аның хатын ничек бар, шулай бирәбез: "Өмете киселә баручы кеше барлык нәрсәгә дә ябышып калырга тырыша. Кызыма ярдәм кирәк. Бүгенге көндә Рәсәйдә тире астына иммуноглобулин кертеп кенә яши алачак бердәнбер кеше ул минем Рузиләм. Тик даруын бирмиләр. Татарстан түрәләре дә чыршыдан шар алган булып, имеш балалар хыялын тормышка ашыралар. Безнең турында белүче дә юк. Ничек тә булса Аллаһы Тәгалә ярдәме белән мәгълүмати ярдәм булса да оештырып булмас микән? Дару юк, алда бәйрәмнәр. Сборны Русфонд алып бара. Тик бик сүлпән бара эш", - дип яза безгә Гөлнара ханым. Бүгенге көндә 1 827 212 сум акча кирәк. Бу язма чыккан вакытта шуның 1 127 898 сумы инде җыелган иде. Тагын 699 314 сум җыясы бар. Рузиләнең "Русфонд"тагы бите, акчаны шушында кереп күчерергә була: https://rusfond.ru/letter/75/19839 Рузиләнең әнисенең Ак барс банк картасы шушы номерга беркетелгән 89872127371 (Гульнара Хафизова).
Әтисе картасы: Сбербанк 9274525212 (Валиев Ильдар)
--- |
Иң күп укылган
|