|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
24.12.2020 Шоу-бизнес
Зинира һәм Ризат Рамазановлар: "Бала көтәбез" дип мактану дөрес түгелЭстраданың популяр дуэты Зинира һәм Ризат Рамазановларның бәби алып кайтырга җыенуы турында төрле имеш-мимешләр йөри. Бу сорауны Рамазановларның үзләренә юлладык. “Вәзгыять киеренке булса да, быел тормышыбызда күңелле яңалыклар да булды, Аллага шөкер. Ә балага килгәндә, без алдан кычкырырга теләмибез. “Бала көтәбез”, - дип мактану дөрес түгел. Вакыты җиткәч, барысы да билгеле булыр”, - диде Ризат Рамазановлар.
Җәй башында аралашканда, Ризат кызлары Айгизәгә иптәш алып кайтырга теләүләрен әйткән иде. Теләкләре кабул булган ахры. Ничек кенә булса да, иң мөһиме – сау-сәламәт бала булсын.
Быелгы ел Рамазановлар өчен иҗат ягыннан да уңышлы булды. Җырлы гаилә "Болгар радиосы" VIII Милли музыкаль премиясен тапшыру тантанасында “Иң халыкчан дуэт” исеменә лаек булды. Ә “Башкорт җыры” фестивалендә Башкортстанның иң популяр дуэты булып танылды.
Эльвира ШАКИРОВА |
Иң күп укылган
|