поиск новостей
  • 05.05 "Аферис" Тинчурин театры, 17:00
  • 06.05 "Яратам! Бетте - китте" Тинчурин театры, 18:30
  • 07.05 "Ай,былбылым" Тинчурин театры,18:30
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 04 Май
  • Айсылу Габдинова - җырчы
  • Леонид Слуцкий - футбол тренеры
  • Марсель Шәйдуллин - дәүләт эшлеклесе
  • Фәвия Сафиуллина - җәмәгать эшлеклесе
  • Габбас Әхмәдиев - көрәшче
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
23.12.2020 Дин

Казанда чираттагы “Мәхәллә” мөселман лидеры мәктәбе ачылды (ФОТО)

КФУның «Ислам һәм ислам белемен үстерү буенча ресурс үзәге»ндә VII “Мәхәллә” мөселман лидеры мәктәбе ачылды. “Мәхәллә” мәктәбе кысаларында заманча вәзгыять белән бәйле мәсьәләләрне исәпкә алып, социаль өлкәдә мөселман яшьләренең потенциалын активлаштыру сораулары карала: мөселман җәмгыяте үсешендә дини белемнәрнең роле, мөселманнарга карата уңай мөнәсәбәт формалаштыру һ.б.

Ел саен узучы мөселман лидеры мәктәбе, Ислам мәдәниятенә һәм мәгарифенә ярдәм күрсәтү фонды белән берлектә 22-24 декабрь көннәрендә КФУның «Ислам һәм ислам белемен үстерү буенча ресурс үзәге»ндә уза. Аның эшендә төрле галимнәр һәм белгечләр лекцияләр белән чыгышлар ясаячак.

Әлеге чарада иң беренче булып лекцияне Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин укыды. Үзенең чыгышында ул “Иҗазәтләр (дини белемнәр чылбыры) — өммәтнең тотрыклы үсеш нигезе” темасын ачып салды. Мөфтинең дәресен тыңларга Россиянең төрле төбәкләреннән мөселман дини оешмалары, социаль әһәмияткә ия проектларны тормышка ашыручы иҗтимагый оешма вәкилләре, блогерлар, журналистлар, мөгаллимнәр килде. Семинарны онлайн-трансляция рәвешендә дә карап була иле. Шулай итеп, сәгать ярым дәвам иткән лекцияне илледән артык кеше тыңлады.

Яшьләрне сәламләп, беренче чиратта мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин дини белемнәр алуда иҗазәтнең әһәмияте хакында аңлатты. Иҗазәт ул шәригать фәннәрен укыту өчен рөхсәт бирүче дини документ. Иҗазәттә Пәйгамбәребездән ﷺ башлап өзелми килгән белемнәр чылбыры күрсәтелә. Иҗазәт алу өчен, остазда укырга кирәк. Ә остаз биргән иҗазәттә аның укытучысы, укытучысының укытучысы, ягъни белемнәрне тапшыру чылбыры күрсәтелә. Шушы чылбыр Пәйгамбәребезгә ﷺ барып тоташа.

Камил хәзрәт тыңлаучыларның игътибарын инкыйлабка кадәрге гамәлдә булган уку-укыту программаларына юнәлтә — анда һәрбер фән буенча китаплар ятлау күздә тотылган, һәм Коръәнне яттан белмәгәннәргә фикһ һәм хәдис белемнәрен бирмәгәннәр. «Чөнки барлык китаплар, сарыф, нәһү кебек фәннәр, Коръәнне аңлау өчен укыла», – дип аңлатты мөфти.

Камил хәзрәт иснәдле (ягъни Әбу Хәнифә аша Пәйгамбәрнең ﷺ үзенә кадәр тоташкан чылбыр буенча) иҗазәткә ия булуның мөһимлегенә дә тукталды: “Шәригать белгече өчен, ислам буенча әллә нинди зур вузның дипломына караганда, иҗазәтле булуы яхшырак. Иҗазәт — ул динебезне аның асыл мәгънәләрен һәм кыйммәтләрен үзгәртеп бозудан саклаучы бер өлеше”.

Алга таба мөселман дин эшлеклеләре өчен кыйрәтләрне өйрәнү зур әһәмияткә ия булуын искәртеп, хәзрәт шулай ук кыйраәт фәненең тарихына, аның төрләренә тукталды, хәзерге вакытта әлеге фән белгечләрен әзерләүнең актуаль мәсьәләләрен санап узды. Сүз уңаеннан, быел Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте башлангычы белән Коръәннең ун кыйраәте буенча белгечләр әзерләнә башлады. Дәресләргә барлык таләпләргә җавап биргән 12 хафиз сайлап алынды – алар Коръәнне тулысы белән ятлаучылар һәм гарәп телен яхшы үзләштерүчеләр. Ун кыйраәтне өйрәнү дәресләрен алучы хафизлар арасында Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин үзе дә бар.

Очрашуның икенче өлеше сорауларга җаваплар бирү белән дәвам итте. Мөфти хәзрәт, бик теләп, Коръән белемнәре, сөннәт гамәлләр, гөнаһлардан саклану, Аллаһ риза булырлык гамәлләр кылу турында тәфсилле җаваплар бирде.


▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»