|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
22.12.2020 Җәмгыять
7 операция кичергән 4 яшьлек Солтан: «Әни, мин йөгереп йөрермен!»«Әни, мин йөгереп йөрермен!» Тиздән биш яшен тутырачак Солтанның сүзләре бу. Бөдрә чәчле, ихлас елмаюлы сабый ныклап атлап китмәкче. Табиблар да сөендерә – тагын бер операция һәм ул йөри алачак! – Карынымда ике сабый иде. Мин аларны 26 атнадан таптым. Ике улым туды. Берсенә – Сөләйман, икенчесенә Солтан дип исем куштык, – ди әниләре Нәргизә. – Башта аларга җитлекмәү диагнозы гына куелган иде. Солтан улым хәлсезрәк булды. Тугач та, суламыйча торуы бер хәл, җиденче көндә аның тагын хәле начарланды. Табиблар ясалма сулыш алдыру аппаратына тоташтырды.
Солтан 40 көн тулганда 1 килограмм авырлык җыйган. Шуннан соң аңа беренче операцияне ясыйлар. 4 яшендә исә күзенә — 3, башына — 4 операция ясала.
– Башына ясалган операцияләрдән соң аның йөреше үзгәрде, сөйләме начарланды. Табиблар ДЦП диагнозы куйды. Без дәвалануны туктатмадык. Балабызны аякка бастырыр өчен кая гына йөртмәдек. Моңарчы кешедән ярдәм сорамый идек. Дөрес, танышлар, дуслар гел ярдәм кулын сузды. Тик хәзер башка чарабыз юк, – ди Нәргизә.
Солтанны дәвалау бушка китмәгән. Ул сау-сәламәт балалар белән бергә бакчага йөри. Махсус җайланмага тотынып атлый да ала. Сөйләме дә матур инде хәзер. Тик менә аяклар гына тыңламый. Шуңа да Солтанны чит илдә дәваламакчылар. Андагы табиблар үз аякларына басып, йөреп китәсенә ышандыра. Операция өчен кирәкле сумманы Кәримовлар гаиләсе үзләре генә күтәрә алмый. Вакыт та әз калып бар. 31 декабрьгә кадәр 1 миллион 300 мең сумның тагын яртысын җыясылары бар. Шуңа да алар мәрхәмәтле кешеләрдән ярдәм сорый.
Солтан Кәримовка хыялын чынга ашырырга булышырга теләсәгез, акча күчерер өчен исәп-хисап реквизитлары:
2202 2021 9317 1018
(Әнисе Нәргизә Альберт кызы Кәримова исемендәге Саклык банкы картасы)
Гөлгенә ШИҺАПОВА |
Иң күп укылган
|