21.12.2020 Милләт
Булат Җиһаншин яңа “Җиңү Маршы” иҗат итәргә җөръәт иткән (ВИДЕО)
Әйе, без Татарлар - бик моңлы халык. Шуңадыр инде җырчыларыбыз да, композиторларыбыз да бик күп. Хәзерге композиторларны Салих Сәйдәшев, Рөстәм Яхин, Нәҗип Җиһанов, Сара Садыйкова, Мансур Мозафаров исемнәре арасына куеп буламы соң?
Бу сорауларны җырчы-композитор Булат Җиһаншинга бирергә булдык:
- Хәзер җырчылар, композиторлар күбрәк эстрадада эшлиләр бит. Чөнки бу заманада җырларны сатып була. Ә элегрәк инде татар мәдәнияте классик якка юнәлгән иде. Ләкин барыбер татарча яңа классик әсәрләр булдырырга кирәк. Әйе, алар әз булса да туалар.
- Сезнең андый әсәрләр бармы?
- Җиңү бәйрәме көнне, парадны караганда – татарча бер Сәйдәшев маршын гына ишеттем. Калганнары рус маршлары булды. Күп уйлап йөргәч – күңелемә илһам килде дә, марш мелодиясен яздым. Аны язу гына түгел бит, оркестр обработкасын ясарга да кирәк. Күп еллар оркестр җитәкчесе булып эшләгән, хөрмәтле дустым Сергеев Иван Владимирович белән очрашып киңәшләшә башладым - марш кануннары нинди булуын беләсем килде. Ниһаять, Аллага шөкер, марш әзер булды. Беренче рәхмәтем Салих Сәйдәшевкә, чөнки аның әсәре булмаса – минем бу ниятем тумас иде дә, икенчесе Иван Владимировичка, барысын өйрәтеп, аңлатып биргән өчен.
- Димәк, хәзер Татарның тагын бер маршы бар?
- Әйе, бу әсәрне дә Республикабыз бәйрәмнәрендә куллансалар - мин бәхетле булыр идем.
- Маршның исемен “Җиһаншин Маршы” дип атыйсызмы?
- Юк әлбәттә, исеме “Җиңү Маршы” булсын. Бу инде Бөек Ватан сугышы җиңүенә генә багышлап аталган исем түгел. Татарстаныбызның да җиңүләре күп бит: 1992 елдагы референдум – бу бик зур җиңү, Татарстан Конституциясен, Гимнын, Гербын, Байрагын булдыру – бу шулай ук зур җиңүләр! Татар халкының алдагы җиңүләренә дә багышланып, этәргеч булсын “Җиңү Маршы”.
- Ә Сез алда Республикабыздан нинди җиңүләр көтәсез?
- Телебезне саклап калу.
- Моның өчен ни эшләргә кирәк Сезнеңчә?
- Илһам абый Шакиров әйтмешли: “Горурлык беттеме – милләт бетте дигән сүз”. Һәрберебез горур булыйк. Хәзер мәктәпләрдә, балалар бакчаларында балалары өчен рус телен сайлаган әти-әниләр дә бар. Болар - нәкъ менә шушы горурлыгын югалтканнар бит инде.
- Мондыйларга нәрсә әйтер идегез?
- Бүгенге көн белән генә яшәмик, заманалар үтә дә китә. Менә күрегез, 20нче гасырда ниләр генә булмады бит. Әйе, хәзер заманалар үзенчәлекле, авыр, ләкин үз милләтебез белән горур булып яшик. Ана телен мыскыл итмик.
VIDEO