|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
21.12.2020 Фаҗига
Казанда янгын: бер кешене коткара алмаганнар, зыян күрүчеләр барКазанда Фучик урамындагы янгын нәтиҗәсендә бер кеше һәлак булган һәм тагын икесе зыян күргән. Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсендә хәбәр итүләренчә, янгын турында мәгълүмат кичә кич белән “101” янгын сүндерү номерына килгән. Урынга килгән коткаручылар утның 10 нчы катта ике пенсионер яшәүче фатирда чыгуын ачыклаган. Бер кешене сулыш аппараты ярдәмендә урамга алып чыгып коткаралар, ике зыян күрүчене табиблар кулына тапшырганнар.
Кызганычка каршы, бер кешене коткарып булмаган, диелә ведомство хәбәрендә.
--- |
Иң күп укылган
|