|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
21.12.2020 Җәмгыять
“Кискән аягы үсеп чыкса да гаҗәпләнерлек түгел”Беркөнне Мамадыш сырхауханәсенә чираттагы тикшерелүгә килгәч, машина көтеп тормыйча, аска җәяүләп төшеп киттем. Минем алда гына 30-35 яшьләр тирәсендәге ике хатын-кыз сөйләшеп бара. Кешене узып алга чыксаң, тиз-тиз атларга кирәк, ә минем хәл юк. Шунлыктан, теләсәм-теләмәсәм дә, сүзләрен тыңлап арттан барырга калды. Бик матур киенгәннәр, үзләре чибәр, сәламәтлекләре бөркелеп тора. Барам шулай алар өчен сөенеп, берсе, кызып-кызып, юлдашына сөйли:
— Аның малаеның имансыз буласы маңгаена язылган. Әти-әнисе аздыра. Нәрсә тели шуны ашый, киенүе импорт маңканың (гафу итегез — М.Х.). Сигез яшь кенә бит әле үзенә. Әтисе ел буе диңгездән кайтып керми, бу тилчәне дә ияртә. Аларның бит бабалары гомер буе җитәкче урында ыштан төбе шомартып утырып, хәзер зур пенсия ала. Күпме талады халыкны! Ничә шәһәрдә фатир алды. Мин ул районга кияүгә чыкканда аның иң көчле чагы иде. Кыланып та күрсәтте инде!
Аңлавымча, болар апа белән сеңел. Апасы кунакка килгән. Күрәсең, бераз йөреп кайтырга, серләрен сөйләшергә чыкканнар.
— Малае белән кызына район үзәгендә икешәр катлы йорт салды, — дип дәвам итте апа тиешлесе. — Икесе дә права алган көнне үк чит ил машинасына утырдылар. Каян килсен кешегә честный хезмәт белән шулкадәр акча? Хәзер инде 8 яшьлек оныгына Чаллы белән Казаннан квартира алган.
Әле беркөнне каенанам кергән иде. Биле сызлап интегә мескен, гомер буе авыр эштә эшләде бит, врачка күренергә барган. 1400 сумлык дару язып биргәннәр, алырга акча юк ди. И-и, жәлләдем, сеңлем, бөтен акчамны җыеп, ике мең иттереп кулына тоттырдым. Алмаган була, җаныкаем. Көчләп, ялына-ялына кесәсенә тыктым. Үзе бик әйбәт бит, балаларыбызны үстереште, йорт салганда бик булышты. Безгә, бүтән балаларына булышып, картлыгына мая да туплый алмады бичаракаем.
Миңа базар почмагында борылырга кирәк иде, апа белән сеңел серләшеп аска төшеп киттеләр.
Бу сөйләшү мине балачагыма кайтарды. Бик йөрәгемә тиде сигез яшьлек сабыйны иман нуры юк дип гаепләп сөйләү.
Бабасының үткән гомер юлы — бары бабасыныкы гына. Әгәр ул кул астында эшләүчеләренә карата шулкадәр шәфкатьсез булган икән, аны хөкем итү Ходай карамагында. Бер генә әшәкелек, яман эш тә җәзасыз калмый. Нишлисең бит, дөнья тигез булмады һәм булмаячак та. Кемдер гомер буе тырышып-тырмашып яшәсә дә, картлыгына буш кесә, сансыз-чутсыз чирләр белән килә, гомерендә бер мәртәбә диңгез, ял йорты күрми. Ә кемнәрдер халык байлыгында рәхәт чигеп, картлыгына котчыккыч байлык талап-туплап керә. Язмышлар төрле — ахыры бер. Байлык һәм фәкыйрьлек икесе дә Аллаһның сынавы. Ислам дине гаделлеккә өйрәтә: байлыгың булганда мохтаҗларны онытмаска, тәкәбберләнмәскә, малың юк икән сабыр итәргә, тырышып эшләргә. Канәгать булу сыйфаты юк икән, адәм баласы байлыкка һичкайчан туена алмый, аны комсызлык җиңеп, үзенең колына әйләндерә.
Минем балачак җиңел юлдан узмады. Әтисез 7 бала идек. Бары әнинең фидакарьлеге аркасында гына ач булмадык. Янәшәбездә бик рәхәт яшәүче, авырлыкның ни икәнен белмичә, туйганчы йоклап (үзәгемә иң үткәне — иртәнге дүрттә торып, ачы буранда әнигә фермага булышырга бару иде), уфалла арбасының тоткасына кагылып та кармыйча үсүче балалар. Алар турында кайчагында әлеге хатын әйткән сүзләрне ишетеп үстек. Шундый ике бала турында язып үтәсем килә.
Берсенең әтисе урманчы, әнисе укытучы иде. Берничә кыздан соң көттереп туган малай. Ходаем, иркәләп күрсәттеләр дә соң үзен! Мине иң кызыктырганы — аны һәрвакыт әтисе җитәкләп йөри иде. Сыер асрау бик авыр, әзерләгән печән җитми, салам бирмиләр. Төнлә кар баскан басуга әни белән салам урларга барабыз. Эскерттән салам йолку газап, бияләй киеп йолкып булмый, ялангач кул белән кар катыш саламны каеру шулкадәр авыр, тырнак астына суык йөгерә, кул күшегеп ката, әле ярый әни бауга төенләп бирә. Кайтабыз берничә кеше, алдан юл ярып баручы артыннан, өлкәннәр, алышынып, юл сабалар. Итек эченә кар тулып эри, аяк бармаклары туңып, тоймаска әйләнә. Менә шул вакытта әтисе белән җитәкләшеп баручы малай күз алдына килә дә, күздән яшь ага башлый. Бу вакытта рәхәтләнеп йоклап ятучы, әтиләре булган Кадрияне, Нурфияләрне уйлап: “Ник безне калдырып үлде икән әти?!” — дип рәнҗи сабый күңелем.
Өлкәннәр авызыннан бу малай турында берничә мәртәбә: “Үстерәләр инде апаларының итәк астында, бер имгәк булачак инде бу ата-анасына, хәзердән үк өмет юк монда”, — дигән сүзләрне ишетергә туры килде.
Ул елларда мәктәп балалары урман эшенә йөриләр, аларга аерым эшләр дә йөклиләр иде. Каен бөресе, күркә җыйдыралар, яз-көз агач кәлшәсе утыртырга йөртәләр. Шул чагында мин бер нәрсәгә игътибар иттем: малай әтисенә болай гына тагылып йөрмәгән икән, ул барлык малайлар белән беррәттән йөгерә-йөгерә кәлшә утырта, алай гына түгел, бөтен эшне аңлап, белеп, җиренә җиткереп эшли. Аннан соң минем әти урманчы дигән мактану күренми, яшьтәшләреннән артыграк та эшли.
Малай шулай егет булып үсте, урманчылыкка укып кайтып эшли башлады. Халык беравыздан: “Җүнле нәрсә әвәләмәячәкләр моннан”, — дип торгач, мин аңа игътибар беләнрәк карый идем. Теләсә-нинди кыз белән йөрмәде, тәкәбберлектән түгел иде бу, егет бик төпле, акыллы, юк-барга егылып китми. Егет була барган саен олпатлана барды. Үзенә тормыш иптәшен әтисе киңәше белән сайлады ул һәм ялгышмады: хатыны менә дигән хуҗабикә, килен булып чыкты.
Урманчы эше иң “шешәле” эш. Минем иң курыкканым — аның эчкечегә әйләнүе иде. Монда да чын егет булып кала белде, артыгын эчмәде, урманны аракыга сатмады. Әнисенә ышанычлы таяныч булып, төп йортта яшәп калдылар, малай үстерделәр. Тора-бара аны зуррак урынга алдылар һәм алар авылдан китеп бардылар. Бүгенге көндә дә менә дигән итеп эшләп, яшәп ята. Бик ярдәмчел, кече күңелле. Ә бит нәрсә юраганнар иде?.. Шулкадәр сөенәм аның өчен.
Баланы иркә-наз белән үстерү бер нәрсә, аздыру бөтенләй икенче мәсьәлә ул, җәмәгать. Иркә-наз күрми үскән балалар ничек кенә уңышлы булсалар, бәхетле күренсәләр дә, чынлыкта бик бәхетсез, китек җанлы, сынган, имгәнгән канатлы булалар, онытмагыз шуны.
Икенче баланың әти-әнисе укытучылар. Бу күрше авыл баласының тәртипсезлегенә шаклар ката торган иде. Тәнәфестә коридорда җыелып торган иптәшләренең маңгайларына шакылдатып чиртү, чәчләрен тартып, кызларны елату аның өчен гади бер эш иде. Алтынчыда укыганда мәктәп бәдрәфендә тәмәке тартучы малайларның берсе шул иде. Өстәвенә, күзен дә йоммыйча ялганлый торган гадәтле үзе.
Ул чагында колхоз басуына казып алып, бәрәңге җыярга йөрдек бит. Бу эт ялкавы нишли дисезме? Үзенә бирелгән буразнаның бер төп бәрәңгесен казый, өчесен күмдереп бара яки машина өстендә бәрәңге тулы чиләкләрне алып торучылар арасына баса да, кызларны җәфалый. Анысы шуннан гыйбарәт: буе җитмәгәнгә салынып, чиләкне алмыйча интектерә яки юри төшереп җибәрә дә, коелган бәрәңгене яңадан җыярга мәҗбүр буласың.
Менә шул малайны әнисе шулкадәр яклый, беркемнән бер сүз әйттерми. Әтисе дә, апалары да аның теләсә-нинди этлегенә күз йома.
Ул бик иртә эчә башлады. Моңа авыл халкы гына түгел, барлык тирә-юнь авылдагылар берьюлы, бер төсле итеп: “Бу имансыз мәңге кеше булмаячак, эчеп үләчәк, әти-әнисе авыр хәлдә калса да аларга ярдәм итмәчәк”, — дип кул селтәде.
Эш, шөгыль-мәшәкать, кайгы-хәсрәт кешене төптән үзгәртергә сәләтле. Инде 80 ягына чыккан ананың аягын кисәләр. Менә шунда бу ир-егетнең чын эчке дөньясы ачыла. Беренче авыр көннән, елларга сузылган дәвердә урын өстендәге әниләрен нәкъ шушы “имансыз” улы карый, тәрбияли. Кирәкле даруларны әллә кайлардан кайтарта. Күршеләре, авылдашлары исләре китеп сөйли: “Шулкадәр тәрбияли, кискән аягы үсеп чыкса да гаҗәпләнерлек түгел”, — диләр.
Күрәсең, ананың, атаның чиксез яратуы бала күңеленә нур булып сеңеп калган, ә ана шундый авыр, чарасыз хәлгә тарыгач, шул нур сызылып, ир күңелен яктырткан, шәфкать, мәрхәмәт булып бәреп чыккан. Шуңа күрә ашыгып мөһер сукмыйк балалар маңгаена. Ата-бабасының гамәлләренә карап, нәфрәт белән агуламыйк күңелләрне. Авыр хәлдә калганда кемнең нәрсә эшлисен белү мөмкин түгел.
Миләүшә ХӘЙРУЛЛИНА. Мамадыш районы, Ямаш авылы
--- |
Иң күп укылган
|