поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
13.09.2010 Авыл

“БЫТБЫЛДЫК 2 АЙДАН ЙОМЫРКА САЛА БАШЛЫЙ”

Арчаның Кышкар авылында гомер итүче Фазылҗановлар гаиләсе 350 ләп бытбылдык тота дигәч, алар йортына сәяхәт кылырга уйладык. Кишеткә ышыкланып, агачлар артына качып утырган Кышкарны эзләп табу бер дә җиңел булмады. Күрсәткечләр дә юк. Кем уйлаган Кишет авылының кечкенә генә бер борылышыннан кергән асфальтсыз юлның Кышкарга илтәсен... Хуҗаларның ачык йөзен күргәч, кәеф күтәрелде анысы, юл мәшәкате дә онытылды.

Кышкар “Вамин-Мәрҗани” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятькә карый. Биредә нибары 110 хуҗалык бар. Асфальт юклыкны исәпкә алмаганда, авыл бик матур, йортлары да төзек. Биредә күпчелекне пенсионерлар тәшкил итә.

 

Без килгәндә Фазылҗановлар бытбылдыклар янында кайнаша иде. Кызлары Айгөл, уллары Айтуган кошлар салган йомырканы җыю белән мәшгуль. Бер кәрзин тутырганнар инде. Ә әтиләре Айдар бытбылдыкларны ашата.

 

Айдар – Арчаның Яңа Мәңгәр авылы егете. Казан төзелеш техникумында белем алган. Ул армиядән кайткач, 1990 елда бирегә күченгәннәр. Хатыны Гөлфия исә күрше авыл кызы – Яңа Кишеттән. 1995 елда өйләнешкәннәр. Гөлфия башлангыч сыйныфларны укыта.

 

Айдар колхозда шофер булып эшләгән. Күмәк хуҗалыклар таркалгач та “ГАЗ-53”тә йөрүен дәвам иткән. Бер ел элек бытбылдыклар белән ныклап кызыксына башлап, аларны асрауга күчкән. Инкубатордан чыгарып, йорттагы кошлар саны 350 дән артып киткәч, аның 200 гә якынын сатканнар. Бүген ояларында 150 ләп бытбылдык көн күрә. Инкубатордан чеби чыгарып, анысын да, йомыркасын да саталар.

 

– Журналлардан укып, интернеттан шактый мәгълүмат тупладым. Кызыксындым да, аларны тәрбияләп карарга булдым. Сәламәтлек өчен дә файдалы, диләр. Казаннан ерак түгел Сокура бистәсеннән 200 гә якын йомырка сатып алдым. Быел өйрәнү елы гына әле. Инкубатордан чыккан кошларның күбесен саттык. Бытбылдыклар өчен тагын урын әзерләп куярга кирәк, – ди Айдар.

 

Аның әйтүенчә, клиентлары әлегә, нигездә, бер үк кешеләр. Туганнары, шәџәрдәге танышлары кайтып алып китә. Авыл кешесенә бытбылдыкның кечкенә генә бер йомыркасы өчен 5 сум бирү кыйммәтрәк кебек тоела. Файдасын, бәлки, белеп тә бетермиләрдер. Ә менә бу төр кошның нинди дәвалау үзлекләренә ия икәнен аңлаганнар йомырка сатып алу белән генә чикләнмәгән, ә бытбылдыкларны өйдә булдырырга өлгергән. Әби-бабайлар да 10-15 әрне алган. Әнә Арча, Әтнәдән берничә гаилә кошларны йомыркасын сату максатында түгел, фәкать үзләре өчен асрарга дип, 20 шәрне алып киткән. Бытбылдык үзе 200 сум тора.

 

– Асрарга була, файдалы яклары күп. Ул 17 көннән чыга. Ике айдан йомырка сала башлый. Ә тавык 6 айдан гына сала. Бытбылдыкның үзен сатсаң да, йомыркасын сатсаң да – икесе дә отышлы.

 

Бытбылдык йомыркасы тәме белән тавыкныкыннан аерылмый. Чи килеш эчсәң, сәламәтлек өчен аеруча файдалы, диләр. Ул ашказаны, йөрәк, баш, бөер, бавырны авырулардан дәвалый, иммунитетны ныгыта, матдәләр алмашын яхшырта. Бытбылдык йомыркасы микроэлементларга, төрле витаминнарга бай. Аны көн саен чи килеш 4-5 не эчәргә кирәк. Балаларга исә күп гаиләдә натураль сок белән кушып бирәләр.

 

– Үзебез дә яратып эчәбез. Өстәлдә џәрчак пешкән йомырка тора. Тәбәсен дә әзерлибез. Аны Гөлфия салатларга, башка ризыклар әзерләгәндә дә куша, – ди Айдар.

 

Ризык дигәннән, Фазылҗановлар аш өстәлендә гел натураль продуктлар гына урын алган. Банкада әле генә сауган кәҗә сөте, касәдә үзләре аерткан бал, тәлинкәдә пешкән бытбылдык йомыркасы, бакчадан өзеп кергән кыяр-помидор... Витаминлы ризыкларның барысы да кул астында.

 

Азык мәсьәләсенә килгәндә, бытбылдыкларга күбрәк комбиазык бирәләр. Махсус азык та сатып алалар. Җәен яшел үлән ашатканнар. Ояларына сеткалар куйганнар. Тизәк, азык калдыклары, бөтен чүп-чар шуннан подноска коела, алып түгүе бик җайлы. Савытларын көн саен чистартып торалар. Чөнки кошның оясы да, аш тәлинкәсе дә џәрчак коры џәм чиста булырга тиеш. Алар авыруга тиз бирешә.

 

Кошлардан тыш, бу гаилә 5 үгез, сыер асрый. Җәй буе печән чабып, запасны мулдан туплаганнар. 20 гә якын умарта оясы бар. Корылык интектерсә дә, күршедәге Кишет авылында умарта тотучылар бал юк дип зарланса да, Айдар быелгы уңыштан канәгать. Кортлары көнбагыш, люцерна, чәчәктән бал җыйган. Нәтиҗәдә, Айдар быел 200 кг нан артык бал җитештергән. 3 литрлы банканы 1200 сумнан сатканнар. Ә Арчада исә 1500 сум тора икән. Вакытында яңгыр яумыйча, бәрәңгенең бик вак булуы гына бераз эчне пошыра. Калган эшләре гөрләп бара.

 

– Айдарның уена нәрсә килә, ни белән кызыксына, шуны тиз арада тормышка ашыру ягын карый. Әле күптән түгел кәҗә аласы килә дип сөйләнеп йөргән иде. Озак көттермәде, Арчадан кәҗә тотып кайтты, – ди хатыны Гөлфия.

 

Авылның шундый тырыш кешеләре генә үзләрен берничә тармакта сыный аладыр. Айдар көн саен иртәнге сәгать 4 нче яртыда тора, төнге 12 ләрдә генә ята. Шунсыз барысына да өлгерәм димә. Йокыны янга калдырып торырга туры килә.

 

Кош-корт, мал-туарны, бал кортларын, әгәр авырый калсалар, үзе дәвалый ул. Прививкалар ясый, төрле витаминнар эчерә. Авыру дигәннән, Айдар 200 ләп куян да тоткан. Әмма алар арасында чир чыккач, озынколакларны бетергән.

 

– Куян асрау белән кызыксынсам да, әле ике елсыз бу эшкә тотынмыйм. Ояларын чистарттым, дезинфекция ясадым. Киләчәктә тагын үрчетергә исәплим, – ди ул.

 

Хәзерге көндә иң мөџим эше – умарта кортларын кышка әзерләү. Аның барысы да план буенча бара. Кызы Айгөл белән улы Айтуган да шактый булыша. Кортларны карашалар, бал алышалар.

 

– Бытбылдык асрау күңелгә хуш килә, – ди Айдар. – Әгәр клиентлар күбәйсә, ояларны зурайтып, алар санын тагын да арттырырга исәп.

 

...Чуар, чыпчык кебек кечкенә бытбылдыкларга, умарта кортларына, авылның саф џавасын сулый-сулый ишегалларындагы чыршыларга сокланып йөреп, кич җиткәнен сизми дә калганбыз. Урамда утырган абый-апалар: “Яңгыр алып килмәдегезме?” – дип сораган иде. Без килгән дип кенә яңгыр яуса, шәп булыр иде дә бит. Әмма авылны чыкканда да төтен кебек күккә күтәрелгән тузан озатып калды.


Лилия ЙОСЫПОВА
Ирек мәйданы
№ 11 | 10.09.2010
Ирек мәйданы печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»