поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
19.12.2020 Тарих

Татарстанның 100 еллык тарихында Әлифба музее

2020 елда истәлекле юбилейлар шактый булды. Мәсәлән, Әлифба китабына - 55, Бөек Җиңүгә – 75, ТАССРның барлыкка килүенә 100 ел тулды. Шул уңайдан Рус Байтуганы музей-йортында оештырылган барлык чаралар да әлеге юбилейларга багышланды.

Әлифбаның 55 еллык юбилеена карата музейда Сәләй Вагыйзовның китаплары күргәзмәсе оештырылды. Гомерләрен мәгариф хезмәтенә багышлаган күренекле педагоглар Сәләй Гата улы Вагыйзов һәм Рәмзия Гыйлаҗ кызы Вәлитованың иҗади хезмәтләре исемлеге 43 китаптан тора. Алар арасында “Кызыклы грамматика” да бар. Сәләй аганың архив материаллары арасында Сибгать Хәкимнең шигырьләр җыентыгы да сакланган. Китап тышлыгында “Вагыйзов Сәләйгә, шагыйрь һәм тел белгече, студент чорыннан иң нык сокланган якын дустыма. Хөрмәт белән Сибгать Хәким, 29.02.1964 ел” дип язылган. Бу сүзләрдәге хаклык-дөреслекне заман үзе аклаган ич. Әдәбиятыбызның бөек әдибе Сибгать агада алдан күрү сәләте дә, сиземләү дә булган, күрәсең. Нечкә күңелле шагыйрь, тел белгече, га-лим, мөгаллимнең “Кызыклы грамматика” китабындагы “Адашкан авазлар” шигыре ул изге сүзләрнең дәлиле түгелмени?

 
Милләтнең иң беренче күрсәткече – тел. Яратып, якын итеп аны ана теле, туган телебез дип атыйбыз. Теле югалган милләт тә югала, шунысы куркыныч. Самара өлкәсенең татар милли-мәдәни мохтарияте рәисе Әнвәр Горлановның Казанда узган милли җыенда татар телен саклау темасына ясаган чыгышы турында мин “Сәлам” газетасыннан укып белдем. Ул анда: “Милләт телсез була алмый” дигән. Әлеге мәкаләдә телне саклауга кагылышлы төрле уй-фикерләр китерелгән. Әмма, никтер, тел ачкычы булган Әлифба авторы, зур шәхес, якташыбыз Сәләй Вагыйзовны искә алырга оныталар. Моның белән горурлану урынына, фамилиясен еш кына Самара өлкәсенең дан-лыклы шәхесләре исемлегеннән дә төшереп калдыралар.
 
“Бердәмлек” газетасының 1994 елның 15 - 21 февралендә чыккан санында Радик Фәйзиевның “Әлифба - туган йортта” дип аталган бик кызыклы һәм зур мәкаләсе басылган иде. Анда Сәләй Гата улының нинди бөек шәхес икәне бик тәфсилләп язылган, хезмәтен Татарстан Республикасы да бик югары бәяли, безнең авылдагы “Әлифба” музее да, моннан 4 ел элек, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов яр-дәме белән төзелгән иде бит.
 
Җиңү бәйрәменә карата музеебыз ишегалды чиккән яулыклар белән бизәлде, ә капкасына “Бөек Җиңүгә – 75 ел!” дип язылган зур ба-нер эленде. Ел башыннан Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган чаралар шактый күп оештырылды. Мәсәлән, мәктәп укучылары өчен батырлык дәресләре уздырылды. Тарих укытучысы Илфат Бәдретдинов сугыш кырларында һәлак булган ике бабасын искә алды, мин Сәләй Вагыйзов турында сөйләдем, улы Камил Вагыйзов әти-әнисе турында язып калдырган истәлекләрне укып күрсәттем, Людмила Голодяевскаяның “Говорите живым” дип аталган китабы белән таныштырдым. Оныгым, медицина университетының беренче курс сту-денты Альбина Сафиуллина Муса Җәлилнең “Вәхшәт” һәм Иван Радченковның “В день окончания войны” шигырьләрен укыды, көмеш яшьтәге волонтер Гөлфия Ибәтова Юлия Друнина шигыренә мөрәҗәгать итте.
 
Февральдә музеебызда Хәммәтнур Гарипов, Зөлфия Якупова, Әлфия Бәдретдинова, Раилә Сәйдәшева, Мөслимә Хәйрова кебек сугыш чоры балаларына бәйрәм ясадык. Байтуган авылы имамы Хәммәтнур хәзрәт - Коръән сүрәләре укыды, кунаклар сугыш елларында узган балачаклары турында сөйләделәр. Соңыннан зур табын артында Гөлфия Ибәтова пешереп алып килгән искиткеч тәмле бәлеш ашап, хуш исле бал белән чәй эчтек.
 
Камышлыда узган X Бөтенроссия авыл Сабан туе вакытында музеебыз бик күп кунаклар каршы алды. 2020 ел башында безгә Ырынбур өлкәсеннән, Башкортостан һәм Татарстан республикаларыннан килергә теләүчеләр гаризалар язганнар иде. Тик пандемия безнең планнарга үзгәрешләр кертте шул.
 
Район башлыгы Рафаэль Камил улы Баһаутдинов музеебызда һәрвакыт кадерле кунак. Быел ул дәүләт Думасы депутаты Виктор Алексеевич Казаков белән килде. Депутат, бик җылы теләкләр теләп: “Искиткеч музей! Аны булдыру өстендә эшләүчеләргә рәхмәт. Бу - балалар һәм укучылар өчен тормыш мәктәбе, яшьләргә патриотик тәрбия бирү урыны. Игелекле эшегездә уңышлар телим!” - дип Кунаклар китабына язып калдырды. Музей фондына 10000 сум акча да бирде. Шулай ук өлкә губернаторы киңәшчесе Борис Ардалин, Василий Потякин да Сәләй Вагыйзовның аяныч язмышы, авыр тормыш юлы, эшләре белән танышканнан соң, шәхесебезнең хезмәтенә югары бәя бирделәр. Музейга җылы теләкләр, уңышлар теләделәр.
 
Ә сентябрьдә педагогия фәннәре кандидаты Валентина Ивановна Пестрикованы кабул иттек. Аның белән бергә Камышлы китапханәсе җитәкчесе Римма Галимуллина һәм “Туган як” оешмасы президенты Раилә Сафина да килгәннәр иде. Безгә ул грантларда катнашырга тәкъдим итте һәм Кунаклар китабында: “Бөек якташыбыз истәлеген җыйган һәм саклаган кешеләр алдында баш иям”, - дип язып калдырды.
 
Февральдә Сәләй Вагыйзов музеенда “Бердәмлек” өлкә татар газетасы хезмәткәрләре газета укучылары белән бик җылы очрашу үткәрделәр. Татар теле, татар мәгарифе турында фикер алышу милләтне саклау проблемасының гаять зур булуын күрергә ярдәм итте.
 
Ә 64 ел элек читкә китеп, бер дә кайтмыйча яшәгән авылдашыбыз Мигнимулла Мукминов музеебызга килгәч: “Без, шушы авылда яшәгән кешеләр, туган җиребезне яңа күз белән күрдек сыман - асфальт юллар, газлы өйләр, ике катлы мәктәп, олуг шәхесебезнең хезмәт җимешләрен саклаучы музей, әкияттәй табигать – барысы да тормышның яхшыга үзгәрүен күрсәтеп тора”, - дип горурлыгын тыймады.
 
2020 елда музеебызның иң яшь кунагы - Камышлының “Березка” балалар бакчасына йөрүче 6 яшьлек Солтан Галиуллин булды. Ул Сәләй аганың киемнәрен, башка экспонатларны бик кызыксынып карады һәм Әлифба белән фотога төште. Солтанга сокланып карап торганда, күңелемдә изге теләкләр туды: "Раббым, сугышлар гына булмасын, буыннар чылбыры гына өзелмәсен!"
 
Музеебызда Татарстанның 100 еллыгына “Мирас”, “Сөембикә”, “Казан утлары” журналларына багышланган күргәзмәләр оештырылды. Безнең музей-йортыбыз да бит шушы 100 еллык тарихта бар түгелме? Байтуганда туып-үскән Әлифба авторы Сәләй ага Вагыйзовның китабын бөтен татар мәктәпләрендә дә укыдылар, әлифне таяктан аерырга өйрәнделәр. Якташыбызның хезмәтен зурлап, туган авылында музей-йортын булдырырга ярдәм иткән Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка зур рәхмәтемне белдерәм.
 
Кызганычка, куанычлы хәбәрләр арасында кайгылылары да бар. Сәләй Вагыйзов һәм Рәмзия Вәлитованың улы Камил 2020 елның 13 январенда бакыйлыкка күчте. Ул үзе генә дә, гаиләсе белән дә бездә барлыгы 4 тапкыр кунакта булды. Искиткеч пөхтә, тыйнак, чын мәгънәсендә зур һәм талантлы галим. “Әтием Байтуганны бик сагынып яшәде”, - дип сөйли иде.
 
Әлеге язмам Камил аганың, аның әти-әнисе, апасы Римма, әби-бабалары рухына дога булып ирешсен. Музеебызга ярдәм иткән һәрбер кешегә исәнлек-саулык телим, зур рәхмәтемне белдерәм.
 
Нурания АБЗАЛОВА.
 
Рус Байтуганы авылы,
 
Камышлы районы

---
Бердәмлек
№ --- | 19.12.2020
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»