поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Апрель
  • Рафаэль Ильясов (1939 - 2020) - җырчы
  • Мин Шабаев (1913-1963) - язучы
  • Ильяс Гыймадов - эшмәкәр
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
18.12.2020 Җәмгыять

“Әгәр мин президент булсам”

Минем бу язмадагы вак-төяк кенә фикерләр белән кемдер килешер, кемнәрдер килеш­мәс. Дөньяны, анда барган вакыйгаларны, үзгәрешләрне, хәтта кеше­ләр арасындагы мөнәсәбәтләрне дә һәркем үзенчә кабул итә, үзенчә бәяли бит.

Автобуска 65-70 яшьләрдәге бер түти килеп керде. Ишектән кереп җитмәде, буш утыргычлар юк икәнне күреп тузына башлады: “Хәзерге яшьләр, оятсызлар, урын да бирә белмиләр...” Ә автобустагы кешеләр ничек урын бирсеннәр инде, әле бу түтине күреп өлгермә­гәннәр иде бит. Бу күренеш күптән булган бер хәл­не исемә төшерде. Егерменче гасырның сик­сәненче еллары уртасы, 1987дер, мөгаен. Минем студент чак, 9нчы трамвайда Каравай бис­тәсенә барам. Мин транс­портта, гадәттә, утырмый идем, әмма ул көнне аякларым бик сызлады һәм трамвай да буш диярлек, шуңа күрә генә утырдым. Менә әкренләп трамвайда кешеләр күбәйде, буш урын­нар бетте. Тукталышларның берсендә бер әби кергәч, мин аңа урын бир­дем, рәхмәт әйтеп утырды. Бераздан кеше­ләр кими башлады, мин тагын утырдым. Урыным теге әби алдына туры килде. Бервакыт артымда сөйләшү ишетәм: “Кара инде, берсе бер урын бирәм дими бит, ә!” Моңа җавап итеп, мин урын биргән теге әбинең тавышы: “Яшьләр шул. Аңлап бетермиләр. Үзләре картаймас кебек тоеладыр инде”. Баксаң, трамвайда кеше тагын күбәебрәк киткән, арткы ишектән бер әби кергән, буш урыннар юк икән. Минем кебек оятсызлар урын бирмәгән. Ишекләр ачылып ябылган саен артка борылып та карарга кирәк булгандыр инде. Ә теге әби: “Менә бу бала миңа урын биргән иде, сиңа да бирер, шул утыргыч янына бар”, — дип әйткән булса, күңелең булыр иде. Әйтмәде шул. Мин барыбер, торып, урын бирдем. Теге әбигә үпкәлерәк караш та таш­ладым бугай әле. Ә шушы хәлдән соң яртылаш буш булган транспортта да басып кына йөрдем. Хәзер дә сирәк утырам әле. Ә яшьләрме? Күзәтүемчә, алар өлкәннәргә урынны еш бирә. Бирми икән, сәбәбе бардыр: бәлки берәр җире авыртадыр, бәлки тәү­лек буе эшләгәндер дә арып кайтып барадыр, бәлки әле күрмәгәндер. Янына килеп ипләп кенә әйтергә дә була бит...
 
* * *
 
Һәр эшнең мактаулы, файдалы икәнен һәммәбез белә. Шулай да, дөньядан бераз артта калуым сәбәплеме, консерватор фикерләүче кеше булгангадырмы — мин промоутерлар эшенең бер төренең файдасын аңлап бетерә алмыйм. Барасың урам буйлап. Берәр кафе, сәүдә үзәге яныннан узып барганда синең кулыңа реклама кәгазе китереп тоттыралар. Синең кулга да, моннан узучы тагын ун, йөз кешенең кулына да. Шул йөз кешенең туксан тугызы аны укып тормый, 5 метр читтәрәк куелган чүп савытына салып китә. Йөз кешенең берсе исә, күз салып ала да, бөтәрләп кесәсенә тыга. Сәгатьләр буе шулай дәвам итә. Эш нәтиҗәсе булып, теге реклама кәгазьләре якындагы чүп савытын да тутыра, аяк астында да ауный... Промоутерлар оешманы, учреждениене төрлечә рекламалыйдыр. Аларның эше дә файдалыдыр, ләкин мин нәкъ менә шушы төрен аңламыйм.
 
* * *
 
Тукталышларда, тротуар кырыйларына куелган чүп савытлары янында, хәтта юл уртасында да аунап-җәелеп яткан маскалар күренгәли. Бу күренеш тагын бер хәлне искә төшерде. 90нчы еллар ахыры. Укучылар белән шарт фигыль темасын өйрәнәбез. “Әгәр мин президент булсам” дигән тема бирелгән иде, укучылар берничә җөмлә төзергә тиеш. “Чисталык өчен көрәшер идем” дип язды кайберәүләр. Мин балалардан президентның чисталык өчен көрәшергә тиешлеген ничек күзаллауларын сорадым. “Законнар беләнме? Законнар, карарлар, кагыйдәләр бар ул. Әллә ил, шәһәр җи­тәкчесе себерке тотып урамнар буйлап йөрергә тиешме? Менә син автобустан чыккач билетыңны һәрвакыт чүп савытына саласыңмы, әллә очырып кына җибәрәсеңме? Урамда туңдырма ашап барсаң, аның төргәген, кәгазен яки таякчыгын кая куясың?” Чынлап та, чисталык, тәртип һәр кешедән тора бит. Закон үтәлсен дип, чүп савыты саен тәртип сакчысы да куеп булмый. Хәер, законны яки җәмгыять өчен кабул ителгән кагыйдә­ләр­не бозганга тәртип сакчылары җаваплылыкка тарта башласа, аларны да гаепләргә яратабыз... Ә аунап яткан маска ул автобус билеты гына түгел инде, яңгырда эреп җиргә сеңми. Чүпнең төрлесе була бит, кайбер җирдә кипкән яфрак та, агач ботагы да чүп була. Чүп тә төрле, чүпнең зыяны да төрле...
 
 

Гөлфәния НӘҖМИЕВА
Татарстан яшьләре
№ --- | 18.12.2020
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»