|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
13.09.2010 Дин
ҺӘРНӘРСӘНЕҢ ПАРЛЫ БУЛУЫ (МОГҖИЗА)Аллаһ Коръәндә: «Һәр нәрсәне: җир үстергән үсемлекләрне, кешеләрне, һәм кешеләр белми торган нәрсәләрне парлы итеп бар итүче Аллаһ һәр кимчелектән пакьтер» (Йә Син: 36). Бу аятьтә «әзуәҗ» сүзе кулланыла. Бу сүз берничә мәгънәгә ия:
1. Ир һәм хатын җенесеннән булган нәрсәләр.
2. Бер-берсенә капма-каршы булган нәрсәләр (антонимнар), мәсәлән, ак-кара, эссе-суык, изгелек-явызлык, авырлык-җиңеллек, көн-төн һ.б.
3. Бер-берсенә пар булган нәрсәләр: мәсәлән, ике пар канат, ике аяк, ике кул, ике күз һ.б.
Без бернинди авырлыксыз бу дөньяда һәрнәрсәнең, парлы, бер-берсенә капма-каршылыклар белән бар ителгәнен күрәбез. Хәтта кешенең баш мие дә ике ярымшардан тора. Шуңа да карамастан, алар бер бөтенне тәшкил итәләр. Хәтта утның януы өчен дә плюс белән минусның булуы кирәк.
Аллаһ бу аятьтә һәр нәрсәне һәм хәтта кешеләр белмәгән нәрсәләрне дә парлы, ирле-хатынлы һәм бер-берсенә капма-каршы итеп бар итүе хакында безгә хәбәр итә. Аллаһ бу галәмдә барлык нәрсәләрне төрле-төрле, парлы итеп бар итсә дә, Ул Үзе бер ялгызы, Аның пары да, мисалы да, тиңе дә юктыр. Ул болардан бөек һәм пакьтер.
1933 нче елда квантовая физика фәненә нигез салучы, физик Поль Дирак табигатьтә барлык нәрсәләрнең дә парлы булулары хакында ачыш ясый. Бу ачышы өчен ул Нобель премиясенә ия була. Ачыш «Аннигиляция һәм парларның барлыкка килүе» исемен ала. Бу ачышта ул һәрбер әйбернең аннан үзгәре булган каршы әйбере (антивеществосы) барлыгын исбатлый. Мәсәлән, электроннарның тискәре зарядка ия булучы антивеществосы, уңай зарядка ия булган протоннары бар. Галәмдәге бөтен асыл кисәкчеләрнең каршылыклы кисәкчеләре бар. Антивещество да асыл веществоның массасына ия, ләкин тискәре зарядлар белән. Материя белән каршы материя катышу сәбәпле, аларның тискәре зарядлары да кушыла һәм шул сәбәпле энергия барлыкка килә.
Коръән җиргә 7 нче гасырда иңдерелде. Кешеләрнең әле бу хакта бернинди дә белемнәре юк иде. Әмма аятьләрдә галәмдә барлык нәрсәләрнең дә парлы икәнлеге хакында ачыктан-ачык әйтелә.
Үсемлекләрнең парлы булулары
Ботаниклар үсемлекләрнең ирле-хатынлы булулары хакында 100 ел элек кенә белделәр, Коръәндә бу хакта 1400 ел элек инде хәбәр ителгән иде: «Ул Аллаһ күкләрне, күргәнегезчә, бернинди терәүсез бар итте һәм җиргә тауларны урнаштырды, сезне тетрәтмәсен өчен, һәм җир йөзенә төрле җан ияләрен таратты. Без күктән яңгыр яудырып, һәрбер ирле-хатынлы, күркәм үсемлекләрне үстердек» (Локман: 10) Яки башка аятьтә: «Ул сезнең өчен җирне бишек кебек бар итте һәм анда сезгә юллар җәйде һәм күктән яңгыр яудырды. Шуның белән без төрле-төрле, ирле хатынлы үсемлекләрне үстердек». (Та-Һә: 53).
«Үсемлекләргә килгәндә дә, алар дөньяда бик күп төрле һәм шуңа да галимнәр аларны төрле гаиләләргә, төрләргә бүлделәр. Бүләрлек тә, галимнәрнең санавы буенча, үсемлекләрнең генә саны җир йөзендә 400 меңгә җитә, ә хайваннарның төрләре миллионнан арта.
Белгәнебезчә, җимешләр өлгергәнче, алар башта чәчәк ата, ә чәчәкләр ата яки ана чәчәккә аерыла. Ата чәчәкләрнең серкәләре ана чәчәкләргә ирешкәннән соң гына, ана чәчәкләр җимешкә әйләнә башлыйлар. Пәйгамбәребез дә Мәккәдән Мәдинәгә күченеп килгәч, Мәдинә халкының хөрмә агачларын бер-берсенә бөгеп серкәлендергәнен күрде һәм, гаҗәпләнеп: «Сез ни эшлисез»? — дип сорады. Алар: «Әй Аллаһның рәсүле! Әгәр дә без болай эшләмәсәк безнең уңышыбыз булмаячак», — дип җавап бирделәр.
Хәзер исбат ителгәнчә, серкәне кабул итү очраклы рәвештә генә түгел икән. Күп үсемлекләр һавадан мөмкин кадәр күбрәк серкәне кабул итү өчен җайлаштырылганнар. Кайбер үсемлекләр моның өчен ябыштыручы сыекча бүлеп чыгаралар яки серкәләрне тотып алу өчен мыекларын чыгаралар. Мәсәлән, нарат агачын алыйк. Агачның өске өлешендә ана күркәләр, ә астарак бер төркем ата күркәләр булып урнашканнар. Шулай урнашу сәбәпле, агач үз-үзен серкәли алмый. Әмма җил сәбәпле ата чәчәкләрнең серкәләре күрше агачның ана чәчәкләрен серкәли. Әгәр дә инде киресенчә, ата чәчәкләр өстә булып, ана чәчәкләр аста булсалар, өстәге ата серкәләр төшеп ана чәчәкләрне серкәләндерәчәк һәм нәтиҗәдә зәгыйфь, көчсез буын барлыкка киләчәк, дип әйтә галимнәр.
Әгәр парлылык булмаса, бу дөньяда үрчү һәм арту булмас иде.
Галимнәрнең ачышы белән Коръән аятьләренең туры килүе Коръәннең Аллаһ сүзләре икәненә дәлил.
Бу Китап үзе могҗиза, һәм ул мәңге шулай булачак. Аллаһ әйтте: «Без аларга бу галәмдә һәм үзләрендә дәлилләр һәм үзләрендә дәлилләр күрсәтербез хәтта бу Коръән аларга хак икәне ачыкланганчы…» (Фүссыйләт: 53).
Хатын ирнең пары
Аллаһ үзенең мәрхәмәтеннән без кешеләрне дә ирле-хатынлы итеп бар итте. Аллаһ бу хакта: «Аллаһның кодрәтенә дәлил буларак, Ул сезнең өчен үзегездән хатыннар бар итте, алардан тынычлык табуыгыз өчен. Шуның белән сезнең арагызга мәхәббәт һәм мәрхәмәт салды. Аллаһның бу эшләрендә фикерли белгән кешеләр өчен гыйбрәтләр бардыр» (Рум: 21).
Ир белән хатынның никахлашуы сәбәпле, аларның араларында бер-берсенә мәхәббәт һәм мәрхәмәтлек барлыкка килә. Аларның бергә булулары белән күңелләре тынычлана, һәм бер-берсеннән канәгатьлек табалар.
Никахның иң беренче максаты шушыдыр. Шушы мәхәббәт һәм мәрхәмәт эчендә алар балалар үстереп тәрбиялиләр һәм шуның белән бер-берсенә зур файда китерәләр, җәмгыятьне ныгыталар. Фикерләгән кеше өчен монда зур гыйбрәтләр бардыр. Әмма парларның динсез һәм гыйлемсез һәм хикмәтсез булулары сәбәпле, алар Аллаһтан килгән мәхәббәтне сүндерәләр, мәрхәмәтне дошманлыкка алыштыралар. Шулай итеп, гаиләләр таркала, балалар ятим калалар. Аллаһ һәр пар арасына мәхәббәтен дә, мәрхәмәтен дә сала, бу мәхәббәтне саклау һәм ныгыту — ир белән хатынның вазыйфасы.
Әле табигатьнең ачылмаган серләре күп булса да, һәрбер әйбернең парлы булуы хакында ачыш мәгълүм.
Марат хәзрәт СӘЙФЕТДИНОВ |
Иң күп укылган
|