|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
17.12.2020 Җәмгыять
Кәләш туй көнен дәваханәдә үткәреп, 5 көннән вафат булганКәләш COVID-19 белән чирләгән һәм туй көнендә дәваханәгә эләккән. 5 көн үтүгә ул якты дөнья белән хушлашкан. 29 яшьлек Стефани Линн Смит һәм аның булачак ире 31 яшьлек Джейми Бассет туй тантанасын 13 ноябрьгә билгели. Тик гашыйклар өйләнешә алмый. Джейми сүзләре буенча, Стефани 3 ноябрьдә авырый, әмма ул вакытта кәләш үзендә коронавирус билгеләрен күрми. 4 көннән ул кайсыбер ризыкларның тәмен сизми башлый. Ләкин бу симптомнарны ул моңа кадәр дә чирләгән герпес авыруына сылтый.
“Туй өчен бик дулкынланды ул, – дип сөйли кәләшнең әнисе Оралья. – Ул табибка мөрәҗәгать итте, табиб дәвалау чаралары язып бирде”.
Тик дарулар ярдәм итми, Стефаниның хәле начарая, аны хастаханәгә алып китәләр. Дәваханәдә Стефанига COVID-19 һәм пневмония диагнозы куялар. Табиб, витаминнар эчәргә, ял итәргә, канында кислород дәрәҗәсен тикшереп торырга кушып, кәләшне карантинга өенә кайтарып җибәрә.
Әнисе сүзләренчә, 10 ноябрьдә Стефани хәлсезләнгән, көне буена йоклаган һәм берни ашамаган. Икенче көнне аның канындагы кислород дәрәҗәсе кисәк кенә төшә, Стефанины кичектергесез ярдәм бүлегенә алып китәләр.
“Бүген безнең туй көне, – дип яза Джейми 13 ноябрьдә Facebook-тагы битендә. – Бәйрәм итәсе урынга Стефани дәваханәдә ята. Мин аны ике көн күрмәдем. Мондыйны беркемгә дә теләмим”.
17 ноябрьдә Стефани нык өзлегә. Икенче көнне иртән табиблар аның үлеме хакында хәбәр итәләр.
Чыганак: Lenta.ru
Фото: Jamie Bassett
Әлфия ШАКИРҖАНОВА |
Иң күп укылган
|