|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
16.12.2020 Криминал
Балалар китапханәгә кереп, үз-үзенә кул салырга уйлаганЧиләбедә коронавирус белән авыручы бер кеше балалар китапханәсенә кереп, үз-үзенә кул салырга маташкан. Ир бинага "су эчәргә" дигән сәбәп табып кергән. Башта бәдрәфтә бик озак телефоннан сөйләшкән, ә чыккач, кешеләрне аптыратып, чишенә башлаган. Аннан соң, кесәсеннән пычак китереп чыгарган да, үзен яралый башлаган. Китапханә хезмәткәрләре шундук бина сакчыларын чакырганнар, ә алар исә полициягә хәбәр иткәннәр. Эше килеп чыкмагач, бу ир ычкынып качарга уйлаган, әмма полиция хезмәткәрләре аның аягына атып тоткарлаганнар.
Тикшерү һәм сорашу үткәргәннән соң, Чиләбенең туберкулез үзәгеннән качуы ачыкланган. Анда аның ковид белән чирләве дә ачыкланган. Үпкәләренең 20% зарарланган, дигәннәр. Бу хәлләргә түзә алмыйча, мескен ирнең нервлары бирешкән, күрәсең.
Чыганак: Mash
Фото: Mash
Ләйсән КАСПРАНОВА |
Иң күп укылган
|