|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
15.12.2020 Фаҗига
"Мин өч кешене генә коткара алдым..." - 11 кеше янып үлгән
Әбҗәлил районында картлар йортында унбер кеше янып үлгән. Янган йорттан өч кешене коткарган төнлә эшләгән хезмәткәр янгын хәбәрчесенең сигналын ишеткән. «Мин барысын да уятырга йөгердем: беренче катта да, икенче катта да. Тәрәзәне ачтым, куе төтен иде. Ниндидер гаҗәеп көч белән өч ирне тәрәзә аша этеп чыгардым. Әмма, кызганычка каршы, утта 11 кеше һәлак булды», — дип сөйли ул.
Башлангыч мәгълүматларга караганда, шәхси картлар йортында янгында дүрт әби һәм җиде бабай һәлак булган. Тулырак мәгълүмат ачыклана. Тикшерүчеләр тарафыннан җинаять эше кузгатылды. Башкортстан прокуратурасы тикшерү эшен контрольгә алды. Объектның янгынга каршы һәм башка таләпләргә туры килүе, шулай ук контрольлек итүче органнарның эш-гамәлләре тулысынча тикшереләчәк, дип хәбәр иттеләр күзәтчелек ведомствосында.
Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Әбҗәлил районының Ишбулды авылына картлар йортында янгын урынында оператив штаб эшен оештыру өчен юнәлгән.
Фото: Башинформ
--- |
Иң күп укылган
|