поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй (1940-2021) - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
14.12.2020 Җәмгыять

1 гыйнвардан 1 апрельгә кадәр бәяләрне "туңдырмакчылар"

Коронавирус белән мәш килеп, көндәлек кулланыштагы азыкларга бәяләр артуын сизми дә калдык. Былтыр шикәр комының бәясе 25 сум тирәсе тора иде, быел 45 сумга кадәр җитте Икеләтә диярлек артты. Көнбагыш мае белән дә хәлләр шулай тора. Инде бәяләр тагын да ныграк күтәрелмәсә ярар иде дә соң...

Юк, башкача күтәрелмәячәк, бәяләрне тезгендә тотачакбыз дип ышандырдылар бәяләрне тотрыкландыруга багышланган киңәшмәдә Русия Сәнәгать һәм сәүдә, Авыл хуҗалыгы, Икътисади үсеш министрлыклары һәм Федераль монополиягә каршы хезмәт.
Мәгълүматларга ярашлы, эшкуарлык 2021 елның 1 гыйнварыннан алдагы өч айга шикәр һәм көнбагыш маена сатып алу һәм ваклап сату бәяләре үсүен туктата ала.
 
Шулай итеп, бер литр көнбагыш маен җитештерүчедән сатып алганда - 95 сум, ә кибет киштәләрендә 110 сум дип билгеләү планлаштырыла. Ә шикәрнең бер килосы өчен җитештерүчедән 36 сумга һәм кибеттә 45 сумнан билгеләргә тәкъдим ителде. Яңа фикергә килү компанияләр арасында килешү формасында ныгытылачак.
 
Май һәм жир җитештерү союзының башкарма директоры Михаил Мальцев белдерүенчә, әлеге карарны җитештерүчеләрнең күпчелеге хуплаган.
Оешма үзе дә, ниһаять, дәүләтнең бәяләргә кысылуына шат. Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгыннан белдерүләренчә, быел шикәр һәм көнбагыш бәяләре поставщиклар аркасында үскән. Алар сатып алу бәяләрен ике тапкырдан күбрәккә арттырган.
Үткән атнада Русия президенты Владимир Путин азык -төлек бәяләре хакы үсүенә карата хөкүмәткә чаралар кабул итәргә кушкан иде. Ул мәсьәләне чишүгә бер атна вакыт бирде.
 
"Ромир" тикшеренүләр холдингы мәгълүматларына ярашлы, 2020 ел башыннан көндәлек товарларга һәм азык-төлекләргә бәяләр 14 процентка арткан. "Росстат" инфляция 4,42 процентка җитте дип саный.
 
Чыганак: Лента.ру
Фото: www.goodfon.ru

Резида Кадикова
Өмет
№ --- | 14.12.2020
Өмет печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»