|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
14.12.2020 Медицина
"Улыбызны 44 көнгә комага керттеләр..."Кечкенә Сережаның әнисе Юлия Шангина 2018 елның 14 феврален гомерлеккә исендә калдырган. Иртә белән ул улын балалар бакчасына илткән, ә төшке аш вакытында тәрбияче шалтыратып, Сережаның үзен начар хис итүе турында әйткән. Әти белән әни улын алып, балалар поликлиникасына илткән, чөнки балада бераз температура булган һәм ул эч авыртуына зарланган. Малайны, аппендицит булуы мөмкин, дип, хирургка консультациягә җибәргәннәр, ә аннары яңадан педиатрга. Ниһаять, "ОРВИ" диагнозы куйганнар, дарулар язып, өйгә кайтарып җибәргәннәр. Ләкин баланы бераздан яңадан дәваханәгә алып килергә туры килә, чөнки температурасы 40 градуска кадәр күтәрелә. Ул авыр хәлдә була.
- Якшәмбе кичендә Сережа телгә килә башлады: үзенең бармакларын санап утыра, үз алдына шигырьләр сөйли. Безне ирем белән танымый, ә аннары бөтенләй безнең эндәшүгә җавап бирми башлады. Дүшәмбе көнне генә обходта табиб, баланың инде ярым коматозлы хәлдә булуын күреп, Уфадан реаниматологлар чакыртты, - ди ана.
Малайны Уфа балалар клиникасына илтәләр һәм реанимациягә урнаштыралар. Табиблар шунда ук әти-әнине улларының хәле бик авыр булуын кисәтә, һәм алар бернинди фаразлар да бирми.
- Ни өчен бик соң килдегез? Бөре бит Уфадан ерак түгел. Бер-ике көн генә иртәрәк килгән булсагыз... - ди аларга табиб.
Табиблар баланы 44 көнгә ясалма комага кертә һәм ИВЛга тоташтыра. Әмма бала аннан исән-имин чыга алмый. Сабыйны ярдыргач кына аңарда дуңгыз гриппы, аның исә менингоэнцефалит һәм баш мие шешүе кебек җитди катлаулануга китергәнлеге ачыклана.
- Улыбыз үлгәч, безнең белән бәйләнешкә беркем дә чыкмады. Ирем, баш табибка барып, нәрсә булганлыгын ачыкларга тырышкач, алар кулдан килгәннең барысын да эшләүләрен әйткән, - ди хатын.
Хәзер инде кечкенә баланы кире кайтарып булмый. Ата-ананың йөрәгендәге яра сызлавы басылмас кебек...
Фото: ufa.kp.ru
--- |
Иң күп укылган
|