|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
14.12.2020 Мәдәният
Бүген Татарстанның халык артисты Әнәс Галиуллинга 80 яшь тулган булыр иде (ФОТО)14 нче декабрьдә Татарстанның халык артисты Галиуллин Әнәс Сәгыйдулла улының туган көне. Әнәс аганың якты истәлеге, башкарган рольләре, кылган гамәлләре күңелләребездә мәңге сакланачак. Әнәс Галиуллин 1940 елда Әлки районының Чуваш Кичүе авылында туа. Кәрим Тинчурин театрында 1963 елдан бирле эшли. Әмма 2018 елның 9 мартта Татарстанның халык артисты вакытсыз арабыздан китте... "Бер тамчу ярату" спектаклендә Сафуанны, "Американда" Шәех Морзаны, "Гайфи бабай, өйлән, давай" комедиясендә Саттарны, "Йосыф вә Зөләйхада" Кыйтфирны һәм башка бик күп рольләрне уйнаган иде.
--- |
Иң күп укылган
|