поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
13.12.2020 Хәвеф-хәтәр

«Өебез шырпы сыман янып бетте...»

Татарстанның Буа районы Кайбыч авылында өлкән яшьтәге бер гаилә янгын аркасында урамда калган. Хәзер аларга ярдәм итү максатыннан акча җыю игълан ителгән.

Садриевлар могҗиза белән генә исән калганнар, хәзер алар үзләре ярдәмгә мохтаҗ. Садриевлар гаиләсенең йорты янып беткән. 
 
Буа районы Кайбыч авылында 3 декабрь көнне кичке җиделәрдә зур янгын чыга. Залда чыккан ут телләре тиз арада өч бүлмәне дә камап ала.
 
- Ике оныгым белән балалар бүлмәсендә телевизор карап утыра, ә әбиебез аш бүлмәсендә кичке аш әзерләү белән мәшгуль иде. Биш яшьлек оныным йөгереп керде дә, бабай, залда нидер яктырып китте, диде, бирегә керсәм, электр чыбыгы яна, ут диванга күчкән. Мин утны сүндерергә керештем. Ә хатыным Мөгазимә ярдәм сорап күршеләргә чапты. Санаулы минутлар эчендә ут бөтен өйне камап алды. Агач йорт шырпы сыман янып бетте, - дип сөйли Айдар абый.
 
Олы яшьтәге Айдар абый белән Мөгазимә апа кышкы суыкта бер кат кием белән урамда утырып калалар. Хәзер алар туганнарының өендә яшәп торалар. Оныкларын Мәскәү өлкәсендә яшәүче киленнәре үз янына алып киткән. Ә авыл халкы исә янгыннан зыян күргән гаиләгә ярдәм итү йөзеннән акча җыюга керешкән. 
 
- Янгынның нидән чыкканлыгы әлегә билгесез, беренчел мәгьлүматларга караганда, күрәсең, электр чыбыклары төзексез булган, - дип сөйләде безгә авылда китапханәче булып эшләүче Садриевларның күршесе  Рүзинә апа Закирова, -  Янгында аларның бар акчалары, документлары янып беткән. Янгын сүңдерүчеләр бу йортта яшәп булмый, төзекләндереп тә булмаячак ,диделәр. Ә Айдар абый белән Мөгазимә апаның чит өйдә яшиселәре килми, янәдән үз нигезләрендә кечкенә генә булса да бер өй төзү турында хыяллана. Тамчыдан күл җыела, диләр бит, шөкер, авыл халкы да, тирә-як авылларда яшәүчеләр, җирле һәм район үзәгендәге мәчет тә Садриевларга акча җыюда ярдәм итә. Бик күп кием җыелды. Халкыбыз шундый кайгы килгән вакытта, чын йөрәктән ярдәм кулы сузды. Банкта да исәп-хисап счеты ачтык. 
 
Кышка кергәч йортсыз, җирсез калган Айдар абый белән Мөгазимә апа Садриевларга ярдәм итәргә теләүчеләр өчен реквизитлар калдырабыз. Ут-күздән Ходай сакласын.
 
Сбербанк картасы: 4817 7600 5676 6094 (күршеләре Рүзинә Рәшит кызы Закирова исемендә) һәм аның телефон номеры +7927 410-72-32.
 

Лилия ГАЙНУЛЛИНА
Шәһри Казан
№ --- | 12.12.2020
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»